“Биредә бердәм халык яши“

Округ үзәгеннән ерак түгел, Чернушка ягында өч торак пункты урнашкан, алар Бөреҗле территориаль бүлегенә карый. 2021 елныӊ январеннан бу як белән Алина Фирдәвис кызы Галиева җитәкчелек итә, ул 2016 елдан бирле авыл җирлеге администрациясе белгече булып эшли.

— Мин тумышым белән Сараш авылыннан, инде берничә ел Сөҗәндә яшим, эшкә Бөреҗлегә йөрим. Шуны билгеләргә кирәк, биредә җирле халык хезмәтне ярата, бердәм яши hәм бу буш сүзләр түгел. Мәсәлән, өмәләр вакытында hәр кеше катнашырга тырыша. Беркем дә читтә калмый, — дип әӊгәмәне башлады территория начальнигы.

Соӊгы җанисәп мәгълүматлары буенча, биредә 776 кеше яши. Бөреҗледә — 315, Батырбайда — 126 hәм Сөҗәндә — 335. Шуларныӊ 40ы — мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар, 56сы – 14 яшькә кадәрге балалар, 111е – яшүсмерләр, 30 яшькә кадәрге яшьләр hәм 277се — пенсионерлар. Гади математик исәпләүләр ярдәмендә халыкныӊ 50 проценты эшкә яраклы яшьтәге кешеләр икәнлеген аӊларга мөмкин. hәр кечкенә авылда еш кына эшкә урнашу мәсьәләсе туа. Моны Бөреҗле территориаль бүлегендә ничек хәл итәләр соӊ? Биредә авыл хуҗалыгы яхшы гына үсеш алган, “Мир” ОООсы, Рим Галиевныӊ крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, умартачылар бар. Күпләр үзләренеӊ шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчәләр үстерә, мөгезле эре терлек асрый, ә артык яшелчәне, сөтне hәм итне сата. Бөреҗле авылыннан ерак түгел “ЛУКОЙЛ-Пермь” ОООсыныӊ нефть hәм газ чыгару цехы урнашкан, биредә җирле халык хезмәт куя, вахта буенча эшләүчеләр дә бар, акча табу өчен Себергә китәләр. Моннан тыш, территориядә фельдшерлык-акушерлык пункты, Сбербанк офисы, почта бүлекчәсе, кибетләр, ике балалар бакчасы, ашханә бар.

— Узган ел безнеӊ өчен истәлекле булды, “Мәгариф hәм яшьләр сәясәте” дәүләт программасы кысаларында Бөреҗледә 60 урынга исәпләнгән яӊа мәктәп төзелеше башланды. Без 1 сентябрьдә яӊа, якты, иркен бина үз ишекләрен ачар hәм мәктәп балалар көлүе белән тулыр дип өметләнәбез hәм көтәбез. Берничә ел элек үзәк клубыбыз тышланган иде, без бу юнәлештә алга таба барырга булдык. Үзсалым программасы кысаларында бина эчендә ремонт эшләре башкарылды: стеналар, идәннәр, түшәм, сәхнә h.б. яӊартылды, яктырткычлар, сәхнә пәрдәләре алмаштырылды. Шулай ук әлеге программа кысаларында Тынычлык, Яшьләр, Ленин урамнары буенча тротуар салына башлады, аныӊ гомуми озынлыгы 1 километр 142 метр, эшләр быел тәмамланачак,- дип уртаклашты Алина Фирдәвис кызы.

Үзсалым — универсаль программа hәм аныӊ аша төрле проектларга акча юнәлтү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, узган ел сөҗәнлеләрнеӊ ял паркы барлыкка килгән, ә Батырбайда Сабантуй уздыру урыны төзекләндерелгән. Биредә бу программа гына уӊышлы тормышка ашырылмый. Мәсәлән, “Сыйфатлы сәламәтлек саклау” программасы кысаларында Сөҗәндә яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән. Пункт әлегә эшләми, ләкин тиздән ул үз ишекләрен ачачак.

— “Цифрлы тигезсезлекне бетерү” программасы буенча төбәк бюджеты хисабына Батырбай авылында операторы — “Теле-2” булган кәрәзле элемтә вышкасы урнаштырылды. Әгәр элек биредә “бөтендөнья челтәре”нә чыгу түгел, ә шалтырату да зур проблема булса, бүген җирле халык 4G челтәрен куллана. Моныӊ белән тукталып калырга уйда юк. Әйе, территориябез динамик үсештә. Бала туу күрсәткечләре уӊай, яшь гаиләләр саны арта. Бу сөендерә. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз hәм планнар төзибез,- дип билгеләп үтте территория җитәкчесе.

Күптән түгел генә курантлар яӊгырады, ә биредә инде актив рәвештә 2023 елгы проектларны гамәлгә ашыру бара. “Пермь крае – уӊайлы край” программасы буенча “Мәдәни яӊарту (реновация)” өстенлекле проекты кысаларында Бөреҗле клубында ремонт эшләре дәвам итә. Быел эшләр беренче каттагы бүлмәләрдә hәм икенче катта башкарылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 150 урынлык тамаша залы булган бина 1972 елда төзелгән. Түгәрәк эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен өч бүлмә бар. Бүген җирле халык вокал, бию, декоратив-кулланма сәнгать, театр hәм фольклор түгәрәкләренә йөри. Моннан тыш, Бөреҗледә ял паркы булдыру, суүткәргечне ремонтлау, Сөҗәндә клубны ремонтлау hәм үзсалым кысаларында Ленин урамында тротуар салу, Батырбайда җирле клубны төзекләндерү планлаштырыла. Шулай ук барлык авылларда да юлларны ремонтлау дәвам итәчәк.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *