Сатып алучылар да күп булды, һава торышы да сынатмады…

Ярмарка в Барде - Весна 2018
ҺӘР БАКЧАЧЫ язны түземсезлек белән көтеп апа. Җир әле кар астыннан күренә генә башлый, ә аларның тәрәзә аллары һәм теплицалары үрентеләр белән тулы була. Язгы эшләр аз түгел, шуңа һәр минут кадерле. Үз участогыңда нәрсә һәм кайчан утыртуны билгеләргә, кирәкле инвентарь сатып алырга, орлыкларны әзерләп чәчәргә хәзер иң яхшы вакыт. Кирәк-яракны ярминкәдән башка кайда табырсың инде?
Район администрациясе авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгече Р.В. Адутова сүзләре буенча, бу көнне үз продукцияләрен барысы 68 катнашучы: шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары, Оханск, Оса, Ижевск, Кунгур шәһәрләре, Пермь районы, Сверловск өлкәсе һәм, әлбәттә, Барда районы ОООлары, шул исәптән Каенавыл һәм коррекция мәктәпләре тәкъдим итте.
Бу чара 10 елдан күп вакыт эчендә популяр һәм гадәтигә әверелде. Монда теләсә нинди, хәтта декоратив культураларның да үсентеләрен сатып алырга, шулай ук үсемлекләрне утырту һәм карау буенча киңәшләр алырга мөмкин.
— Кызганыч, бар сатучылар да намуслы түгел. Ярминкәдә тиешле документларсыз, районлаштырышмаган, ягъни көньяк сортлары үсентеләре очрады, шуңа күрә газета укучыларга мөрәҗәгать итеп, беренчедән, элмә тактасындагы контакт мәгълүматка һәм бәяләргә игътибар итәргә (түбән бәя сагайтырга тиеш), икенчедән, сатучыдан сорт идентификациясе һәм сыйфат сертификатларын, шулай ук үсентеләрнең бу партиясендә авырулар, карантин организмнары булмавын дәлилли торган документларны сорарга оялмаска, өченчедән, җирле, край питомникларына өстенлек бирергә киңәш итәм, — диде Роза Венер кызы.
Шулай ук 24 майда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәген исегезгә төшерәбез.
ДҮШӘМБЕ иртәсендә район башлыгы С.М.Ибраев уздырган аппарат киңәшмәсендә язгы кыр эшләре барышы, сөт савымы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә эшләр хакында, торак пунктларны газлаштыру, узган спорт һәм мәдәни чараларның нәтиҗәләре турында һ.б. сораулар каралды. Аеруча игътибар ремонт эшләре башлануга, шул исәптән юллардагы
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА. 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *