Кырларда эш кайный

На полях - горячая пора
РАЙОН авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең иң кызган чагы — язгы чәчү тулы куәткә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсенә 15 майга кабул ителгән оператив мәгълүматлар буенча 2189 гектарда бөртеклеләр чәчелгән, бу планга карата 47 процент. 2851 гектарда күпьеллык үләннәр тырматылган, дым каплату 3197 гектарда башкарылган. Кырларда 70 трактор, 16 чәчкеч эшләгән.
«Мир» хуҗалыгы хезмәтчәннәре (җитәкчесе М.Н. Галиев) сабан культуралары чәчүне тәмамлаган да инде. «Искир» хуҗалыгы (җитәкчесе Н.И. Лушников) чәчү планын 32 процентка (380 гектар), «Триумф» хуҗалыгы 35 процентка (300 гектар) үтәгән. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «Ибраһимова С.Ә.», «Дускаев И.Н.», «Чурмаев А.А.», «Рәхмәтуллин И.М.», «Сакаев А.Ф.», «Кучукбаев Р.Ю.» алдынгылар рәтендә бара.
«Ибраһимова С.Ә фермер хуҗалыгы мәйданда бәрәңге башкарган.
14 майда редакциянең иҗат төркеме «Триумф» ОООсы кырларында булды. Кыр эшләрен башкаручылар солы чәчәләр иде. Барысы 7 техника җәлеп ителгән. Апар басуларга 3 майда чыкканнар, тырмалаудан башлаганнар. Андрей Сурсяков, Николай Постников, Сергей Жаров, Рәшит Ибраһимов тапшырылган эшләренә җаваплы карыйлар. Край политехник колледжы студентлары Вадим Садыков, Ра-нис Мостаев, Марсель Мансуров тырышып эшлиләр. Кырларда эшләүчеләрне Рафаэль Әтнәшев, Николай Постников иген белән тәэмин итә. Илнар Кучукбаев һәм Галимхан Исмәгыйлов игеннәрне агулыйлар. Механизаторларга ике тапкыр кайнар азык тәкъдим ителә. «Триумф» хуҗалыгы инженеры А.З. Сарбаев: «Булган сорауларны вакытында хәл итәбез, әйбәт кенә эшлибез», — диде.
«Язның бер көне ел туйдыра», -ди халык әйтеме. һәм бу чыннан да шулай. Туфракта дым барында, оптималь срокларда язгы кыр эшләрен башкарып өлгерик.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *