Горурлык хисләре белән

Научно-практическая конференция в Барде по истории гайнинских башкир
Гәйнә башкортларының тарихы hәм бүгенгесенә багышлап Бардада үткәрелгән фәнни-гамәли конференция бу мәсьәлә белән кызыксынулы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Пермь краеның башкорт корылтайлары эшләүче сигез район hәм шәhәреннән килгән делегатлар Уфа hәм Пермь галимнәренең, Свердловск өлкәсе башкортлары hәм җәмәгатьчелек вәкилләренең теманы төрле яклап яктырткан чыгышларын тыңладылар. Пермь крае башкорт корылтае, “Гәйнә“ башкорт җәмгыяте, район башкорт корылтае тарафыннан край губернаторы администрациясе, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Барда муниципаль районы администрациясе булышлыгында оештырылган форум Башкортостан Республикасының 100 еллыгы уңае белән үткәрелүче мәдәни-мәгълүмати акцияләр кысаларында әhәмиятле чара булды.
Конференция сәламләүләр белән башланды. Барда районы администрациясе эшләре белән идарә итүче Р.Р. Мукаев, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Д.Ә. Гайнуллин, Башкортостан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш hәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе О.В. Әхмәдрәхимова h.б. чыгыш ясады. Рафис Рәмис улы район башлыгы С.М. Ибраев исеменнән сәламләп, конференциягә уңышлы эш теләде.
— Бу җир – күп шәхесләр биргән җир. Биредә башкортлар да, татарлар да яши, бер телдә сөйләшә. Халыкның киләчәктә милли үсешен тәэмин итү тарихны, hәркемнең үз шәҗәрәсен белүенә дә бәйле. Бүгенге конференция шушы эштә мөhим булачак, — диде Данир Әүхәди улы.
— Гәйнәләр башкортлар дөньясында зур урын алып торалар. Телебездә аерымлыклар булса да, hәркайсыбыз гомуми язмыш белән берләшкән бердәм Рәсәй халкының бер вәкиле, — дип билгеләде Олеся Вәкил кызы hәм Башкортостан мәдәният министры Ә.И. Шафикова сәламен тапшырды.
Конференцияне Пермь крае башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Р.Т. Мөхәмәтьянов алып барды.
Мәгълүм булганча, 2019 елда Башкортостан Республикасы оештырылуга 100 ел тула. Шул уңай белән республикада hәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә күптөрле чаралар үткәрелә, әйтелгәнчә, “Гәйнә башкортларының тарихы hәм бүгенгесе“ конференциясе дә әлеге истәлекле вакыйгага багышланды. Беренче башкорт мөхтәрияте ничек hәм нинди шартларда оешуы, аның тарихи әhәмияте турында С.И. Хәмидуллин сөйләде. Салават Ишмөхәммәт улы – тарих фәннәре кандидаты, “Шәҗәрә“ оешмасы директоры, Башкортостан телевидениесенең танып-белү программалары редакциясе җитәкчесе, башкорт ырулары, шул исәптән “Гәйнә“ ыруы турында хезмәтләре белән зур танылу алды. Конференциядә катнашучылар игътибарына тәкъдим иткән чыгышында ерак 1917-1919 еллар вакыйгаларын, Башкортостан Республикасын оештыру буенча алып барылган эшне документаль чыганакларга нигезләнеп яктыртты.
Башкортостан галимнәре – филология фәннәре докторы, БДУ профессоры Ф.Т. Кузбеков – милли яңарыш потенциалын, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты И.Р. Сәетбатталов – гәйнә башкортларының милли рух формалаштыруда өлешен тарихи фактлар hәм мисаллар аша чагылдырдылар. Башкорт рухы, аның чыганаклары hәм көче, гәйнәләрне зурлаучы үрнәкләр турында бу чыгышлар конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Пермьнән тарих фәннәре кандидаты, ПНПУ доценты Г.Д. Селянинова чыгышы егерменче йөзнең беренче яртысында башкорт рухи укытучылары эшчәнлеге мәсьәләсенә мөнәсәбәтле булды.
Конференциядә узган гасырларда танылган якташлар – күренекле промышленник, Рәсәйдә беренче югары техник белем бирү уку йортына нигез салучы Исмәгыйл Тасимов, Гәйнә волосте старшинасы, Уложенная комиссия депутаты Туктамыш Ижбулатов шикелле затлар исемнәре аталып, алар эшчәнлеге турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Добрянка районы башкорт корылтае рәисе А.Ә. Кәримов берничә районда үткәрелгән генеалогик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Пермь шәhәре башкорт корылтае җитәкчесе Р.Р. Гарипов крайда башкорт мәдәниятен үстерү мәсьәләләренә кагылды. Наил Габдушев форум уңае белән язган шигырен укыды. Барда районы башкорт корылтае рәисенең урынбасары
Ә.С. Мәүликаева гәйнә башкортларының традицияләрен hәм диалектын саклауның әhәмияте турында эмоциональ чыгыш ясады.
— Туган телне башка тел белән алыштырып булмый. Үз телебезне сакламага hәм балаларыбызга, оныкларыбызга түкми-чәчми тапшырмага, ата-бабаларыбызның иң изге мирасы итеп калдырмага кәрәк, — диде ул.
“Тарихыбыз зур hәм бай, горурланырлык нәрсәләр, ил hәм халык үсешенә өлеш керткән шәхесләребез бар. Шул тарихны яңа эш-гамәлләр баетыйк, киләчәк турында уйлап яшик hәм эшлик. Халкыбыз тагын да зуррак үсеш алсын, алдагы көннәребез тагын да эчтәлеклерәк, яктырак булсын“ – Конференциядәге чыгышларны берләштерүче уртак фикер әнә шундый булды.
* * *

Бу көнне шулай ук Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе иҗат төркеменең hәм край башкорт үзешчән коллективларының концерты булды. Тамашачылар Башкортостанның атказанган артистлары Лилия Ишемьярова, Заhир Исәнчурин җырларын h.б. чыгышларны җылы кабул иттеләр.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *