Агач эше остасы

Дамир Акманаев из Чалково
hӘР КЕШЕНЕӉ яраткан шөгыле була. Бакчавылда яшәүче Дамир Акманаев агачтан төрле әйберләр ясый. Аныӊ белән без көзге ярминкәдә таныштык — халыкка үзе җитештергән эшләнмәләрне тәкъдим итә иде ул.
Агачтан калак, кашык, тукмак, уклау, тартмачык (шкатулка) hәм башкалар зур осталык белән башкарылган. Еллар узу белән шөгыле камилләшә генә бара. Әле кечкенә чагында ук агач кабыкларыннан төрле әйберләр ясап карый ул.
— Бакчада эшләремне күрсәтсәм, тәрбиячеләр ышанмыйлар, синеке түгелдер бу, диләр иде, — дип искә ала Дамир Мөхтәр улы.
Әтисенеӊ әтисе дә агач эшләре остасы була аныӊ, агачтан скрипкалар ясый, уйный да. Султанай авылында яшәүче Әнвәр абыйсы да тәгәрмәчләр, чана, арба ясый торган була.
Дамир Мөхтәр улы Султанай авылында туган. Бер яшендә әти-әниләре белән Нытва районы Новоильинск поселогына күчәләр. 42 яшендә биш баласын калдырып әтиләре вафат булгач, әнисенә ярдәмче булып үсә. Ул чагында аӊа унөч яшь кенә була. Мәктәпне тәмамлаганнан соӊ автослесарь белгечлеге ала. Армия хезмәтен БАМда үткәрә, “БАМ төзелеше өчен“ медале белән бүләкләнә. Армиядән соӊ агач эшкәртү станогында эшләүче hөнәре ала hәм заводка эшкә урнаша. Киӊ профильгә ия була, урындыклар, җиhаз җитештерә, хезмәтен яратып башкара. Тик 1991 елда цех таркала hәм ул мөстәкыйль эшли башлый. Мәктәп елларында хезмәт дәресләрендә токарьлык эше белән танышуы аӊа бик ярап куя. Бу шөгыль аӊа ошый, мавыгуы hөнәр сайлауга алып килә, гомерлек эше булып кала. “Альянс“ кооперативына агачны кисеп бизәкләп ясаган (резьба по дереву) әйберләрен, шкатулкалар тапшыра. Җитештергән продукция Германиягә hәм Польшага да җибәрелә. Игезәк туганы Ренат белән үзләре остаханә төзәләр, акрынлап эш җайлана.
Моннан 7 ел элек хатыныныӊ авылы Бакчавылга кайтып кирпич-тән йорт салуга тотыналар. Яӊа йортта яшәүләренә икенче ел гына. Йорт белән янәшә генә остаханәдә ике төрле станогы бар. Дамир Мөхтәр улы безгә эш барышын күрсәтте, зур игътибар, вакыт hәм сабырлык таләп итә торган хезмәт бу.
— Җитештергән эшләрем белән күбрәге яз, җәй hәм көз айларында төрле ярминкәләрдә катнашам. Уинск, Елово, Оса, Чернушка, Кун-гур, Чайковский, Пермь h.б. авыл hәм шәhәрләргә барам.
— Сез нинди агачлар кулланасыз? — Агач материалларын алдан хәзерлим, корытыр өчен вакыт таләп ителә. Калак, кашыклар өчен юкә кирәк, Урман хуҗалыгыннан рөхсәт алам. Уклау, тукмак, пилмән ясый торган әсбапларны каеннан ясыйм. Шулай ук корычагач (ясень), имән, бүк агачлары кулланам, аларны сатып алам.
Менә шундый оста яши Бакчавылда. Аныӊ улы Эльдарны әтисе юлыннан киткән дисәк тә була. Ул да оста куллы, Пермьдә рәсем hәм сызым дәресләре укытучысы булырга укый. Кызы Диана 4 класс укучысы. Матурлык тудыручы, иҗат белән шөгыльләнүче осталар династиясе шулай дәвам итә.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *