Укытучы дигән даны бар

Лариса Владимировна Мельникова
Лариса Владимировна Мельникова

Пеликан – рәхимлелек, үз-үзеӊне корбан итү, ата-ана мәхәббәте hәм шулай ук “Рәсәй ел укытучысы” конкурсы символы — районныӊ иӊ яхшы педагогларын чакырып кабат канатларын җәйде. 20 hәм 21 февральдә 2 санлы Барда урта мәктәбе, коррекция мәктәбе, 3 hәм 4 санлы Барда балалар бакчалары базасында “Ел укытучысы” конкурсы узды. Ике фәhемле hәм киеренке көн дәвамында 13 балалар бакчасыннан, мәктәптән hәм структура бүлекчәсеннән килгән өч дистәдән артык конкурсант үзләренеӊ сәләтләрен hәм белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә белән бүлеште, ачык дәресләр, класс сәгатьләре hәм осталык дәресләре үткәрде, метапредмет сынаулар узды.
Миӊа да ачык дәресләрдә булу бәхете елмайды. 3 санлы балалар бакчасыныӊ өлкән төркем балалары Сараш балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Тимганова дәресендә суны төрле төсләргә буяды, кәгазь чәчәкләрне “терелтте” hәм тавык йомыркалары суда батмасын өчен эксперимент башкарды. Аларныӊ тырышлыгы өчен бүләккә вулкан атылуы күрсәтелде. Бакча балалары вулканныӊ нәрсә булуы, аныӊ ничек ясалуы hәм нигә атылуы турында белде.
Коррекция мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Гөлнара Рангулованыӊ математикадан ачык дәресе кушу hәм алу буенча мәсьәләләр чишүгә багышланды. Укучылар Абдулла Алишныӊ “Сертотмас үрдәк” әкияте геройлары белән бергә куштылар hәм алдылар, мәсьәләләр, тестлар чиштеләр, танграм-башваткыч җыйдылар. “Минем карашка, дәрес яхшы узды, укучылар эше белән мин канәгать. Рус телен белүче балалар аеруча аерылып тора. Материалны аӊлатканда уку әсбаплары белән генә түгел, шулай ук төрле күрсәтмә материаллар белән файдаланам, бар нәрсәне гади hәм аӊлаешлы итеп бирергә тырышам. Минем дәресләрем гадәттә уен яки ярыш рәвешендә уза.
hәр бала индивидуаль, hәркайсыныӊ сәләте булуын истә тотарга hәм аны табарга hәм башкаларга күрсәтергә кирәк, шул чакта балалар ачыла, үзләре белемгә тартыла башлый”, — дип үз тәэсирләре белән бүлешә 27 еллык стажы булган педагог.
Гимназиянеӊ башлангыч класслар укытучысы Айгөл Кучумова җитәкчелегендә технология дәресе бер сулышта узды. 4 класс укучылары үз куллары белән буярга яраклы китаплар эшләде. “Яхшылык бүләк ит” акциясендә катнашу hәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләрне сәхнәләштерү өй эше булды…
Менә иӊ дулкынландыргыч мизгел — конкурсны ябу hәм җиӊүчеләрне игълан итү җитте. Методик hәм матди-техник тәэмин ителеш үзәге директоры Г.И. Имайкина беренче нәтиҗәләр ясады.
— Быел метапредмет беренчелеген уздыру hөнәри осталык конкурсыныӊ үзенчәлеге булды. Биредә катнашучылар билгеле булмаган хәлдә яраклашу, максат кую hәм дәлилләү, үз стратегиясен hәм тактикасын эшләү, төрле текстларныӊ мәгънәләрен аӊлау hәм хезмәттәшлек күнекмәләрен күрсәтте. Шундый ук белемнәрне без укучыларыбызда да тәрбияләргә тиеш, шуӊа күрә бу сынау безгә, оештыручыларга, бик әhәмиятле булды, — диде Гөлфизә Исмәгыйль кызы.
Беренчелек берничә этаптан торды: модельләү hәм мәгънәле уку, hөнәри хезмәттәшлек. Беренче номинациядә Ләйсән Мукаева иӊ яхшысы булды, икенче булып Гүзәлия Юсуфкулова игълан ителде, Минзилә Имайкина өченче булды (барысы да коррекция мәктәбеннән). “Мәгънәле уку” номинациясендә иӊ яшь педагог, бары ике ай гына эшләгән Виктория Миропольская (2 санлы Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы) җиӊүче булды, Гөлнара Хәлилова икенче булды (Сараш мәктәбе), өченче урынны Айгөл Кучумова яулады (гимназия).
“hөнәри хезмәттәшлек” номинациясендә Айгөл Кучумова, Лариса Мельникова, Гөлчәчәк Әҗмәгулова составындагы команда лидер булды, Гөлнара Хәлилова, Розалина Абракова hәм Эльмира Назарова командасы икенче урында, Гүзәлия Юсуфкулова, Екатерина Рожкова hәм Зилә Уразаева составындагы команда өченче урынга лаеклы булды.
Җюри рәисе Р.Ф. Елисеенко (6 санлы Барда балалар бакчасы тәрбиячесе, тәрбиячеләрнеӊ район методик берләшмәсе җитәкчесе) сәхнәгә “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы” номинациясендә җиӊүчеләрне hәм призерларны игълан итәргә чыкты. Бу номинациядә 4 санлы Барда балалар бакчасы тәрбиячесе Эльбина Әхмәрова лидер булды. Икенче урынны Лилия Барсаева (“Кояшкай” балалар бакчасы) алды, Зөлфия Хәлилова (6 санлы Барда балалар бакчасы) өченче урында.
Жюри рәисе Г.Х. Исмәгыйлова (район мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы) “Гомуми белем бирү укытучысы” номинациясендә җиӊүчеләрне игълан итте.
Конкурсантларга hөнәри осталык бәйрәме үткәрүләре hәм hөнәрләренә тугры булулары, аларныӊ балаларга карата мәхәббәт hәм күӊел юмартлыгы өчен рәхмәт белдерде hәм иӊ яхшыларны игълан итте. Пьедесталныӊ өченче урынында Екатерина Рожкова (Печмень мәктәбе), икенче урынында Гөлчәчәк Әҗмәгулова (Сараш мәктәбе), ә беренче урынында Розалина Абракова (гимназия) булды. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева Валерий Александрович исеменнән Үдик мәктәбе укытучысы Эльмира Назаргуловага махсус приз – сертификат тапшырды.
“Яшь педагог” номинациясендә призерлар hәм җиӊүче белән таныштыру өчен сәхнәгә жюри рәисе Р.Р. Камакаева (Озын Ялан мәктәбе директорыныӊ укыту-тәрбия эше буенча урынбасары, география укытучысы) чакырылды. Алина Габдукаева (Каенавыл мәктәбе) лаеклы өченче урын алды, икенче урынны Лилия Акбашева (Үдик балалар бакчасы) яулады. Айгөл Кучумова (гимназия) җиӊүче булды. Ике номинациядә дә җиӊүчене сайлаганда балалар жюрие өлкәннәр жюрие белән теләктәш булды, балалар фикеренчә гимназиянеӊ башлангыч класслар укытучылары Розалина Абракова hәм Айгөл Кучумова иӊ яхшылары булып танылды.
Жюри рәисе А.Р. Зәйләева (район мәгариф идарәсенеӊ укыту эше буенча белгече) “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар педагогы” номинациясендә җиӊүчеләрне атап китте. Ул барлык укытучыларга көн саен илебез киләчәгенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Өченче урынны Минзилә Имайкина алды, Гүзәлия Юсуфкулова икенче булды. Бу номинациядә катнашучыларныӊ икесе коррекция мәктәбе вәкиле иде, ә берсе — 2 санлы Барда урта мәктәбенеӊ укытучы-дефектологы Лариса Мельникова, ул җиӊү таҗына ия булды да инде.
Методик hәм матди-техник тәэмин ителеш үзәге медодисты Г.М. Рангулова “Социаль-педагогик” номинациясе җиӊүчеләренеӊ исемнәрен яӊгыратты. Барлык сынаулардан соӊ өченче урынга Әлфия Бәширова лаек булды (Каенавыл мәктәбе), икенче урында Илзирә Моталлапова (2 санлы Барда урта мәктәбе), ә 3 санлы Барда балалар бакчасы укытучы-логопеды Лилия Мөсәгыйтова җиӊүче булды.
Конкурс ахырына якынлашты, номинация җиӊүчеләре билгеләнде, ләкин “Ел укытучысы-2019” конкурсыныӊ абсолют җиӊүчесен билгеләү өчен финалга чыгучыларга тагын бер этап үтәргә туры килде. Халык алдында чыгыш ясаганда hәрберсе заманча белем бирүнеӊ актуаль темасын билгеләде. Берәүләр өчен бу балаларны социализацияләү hәм педагогныӊ эмоциональ интеллекты, башкалар өчен — вакыт белән бергә атлау. Лариса Мельникова заманча белем бирүдә иӊ актуаль итеп сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшне саный. Аныӊ шундый мөhим hәм катлаулы теманы яктырткан чыгышы өлкәннәр жюриен битараф калдырмады. hәм Лариса Владимировна тагын да — инде абсолют җиӊүче булды.
Район башлыгыныӊ беренче урынбасары Татьяна Владимировна Балтаева барча катнашучыларны, җиӊүчеләрне hәм призерларны ихлас күӊелдән котлады: “Ел укытучысы” конкурсы бик кызыклы hәм интеллектуаль вакыйга. Без яӊа педагоглар, яӊа технологияләр, яӊа хәлләрдә балалар үзләрен ничек күрсәтүләрен күрәбез. Сезгә оптимизм, иҗади эшчәнлек, сүнмәс энергия телим.”
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.

Лариса Владимировна Мельникова Бардада туа. 1989 елда өлгергәнлек аттестатын алгач, Оса педагогия училищесына укырга керә. Ә 1997 елда Пермь дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соӊ башлангыч класс укытучысы hәм мәктәп психологыныӊ хезмәт биографиясе Пермьдә башлана, аннан Бардада дәвам итә. Биредә Лариса Владимировна социаль өлкәдә, аннан озак еллар район яшьләр профориентациясе үзәгендә hәм узган елныӊ көзеннән 2 санлы Барда урта мәктәбендә эшли. Педагог сүзләренчә, ул барлык буш вакытын үзенеӊ туганнарына багышлый. Бөтен гаиләсе белән бергә Пермь крае тарихын өйрәнә, илнеӊ төрле тарихи урыннарында булганы бар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *