Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?
Ничек кенә моңсу яңгырамасын, әмма җәй, ә аның белән бергә мәктәп каникуллары да ахырына якынлаша, бусагада 1 сентябрь — Белем көне. Яңа уку елы алдыннан кибетләр буенча йөреп беренче класс укучысының “мәктәп җыелмасы” күпмегә төшәчәген белергә булдым. Мәкаләм ахырында килеп чыккан нәтиҗәне узган елгы бәяләр белән чагыштырачакмын. Шулай итеп, сумкалардан башлыйбыз. Кибетләр киштәләрендә алар күп: төрле һәм бер төстәге, кыйммәтле һәм арзан, зур һәм компактлы, танылган брендлардан һәм аз таныш компанияләрдән. Бәяләр аермасы да шактый киң, шуңа күрә һәркем товарны




