Бардымский театр стал лучшим

27 -28 февраля в Республике Башкортостан состоялось масштабное и значимое событие — заключительный этап зонального фестиваля сельских самодеятельных театров «Театр. Творчество. Талант.», посвященный 115-летию со дня рождения заслуженного артиста РСФСР, заслуженного деятеля искусств БАССР Тимербулата Губайдулловича Имашева. По итогам были определены 11 лучших творческих коллективов – финалистов, которые показали свои постановки на заключительном II этапе. Пермский край представил наш Бардымский народный театр. Под руководством режиссера Эльмарта Наилевича Мавлютова коллектив покорил сцену мелодрамой Хабира Ибрагима «Сглаз одинокой березы» (Ялгыз каен кєзе)

Подробнее

“Умелые руки”

Исполком Всемирного конгресса татар объявляет конкурс «Оста куллар-2023» («Умелые руки-2023»). Работы принимаются до 8 марта. Конкурс проводится в двух номинациях: «Алтын куллы хатын-кыз» («Мастерица-рукодельница»), «Аш-су остасы» («Мастер кулинарии»). Участие в конкурсе могут принять женщины в возрасте старше 21 года. Участник должен разместить видео или фото со своими работами в группе «Оста куллар-2023» в социальной сети ВКонтакте. Под видео (длительностью не более 3 минут) и фото указываются имя, фамилия, отчество, возраст, номинация, а также адрес электронной почты. Участница в номинации «Алтын

Подробнее

Сайлаган hөнәргә тугры калып

Февраль аеныӊ 14-15 көннәрендә Бөтенроссия “Ел укытучысы” hөнәри осталык конкурсыныӊ муниципаль этабы уздырылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Быелгы чара “Укытучы hәм остаз” елына hәм Барда округыныӊ 100 еллыгына туры китерелүе белән дә истәлекле булды. Бу бәйге мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп hәм урта гомуми белем бирүнеӊ федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, мәгариф эчтәлеген яӊарту буенча педагогик хезмәткәрләрнеӊ иҗади эшчәнлеген, hөнәри осталыгын үстерүгә, мәгариф эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләргә ярдәм итүгә, җәмгыятьтә мәгариф өстенлекләрен раслауга юнәлдерелгән. Округ мәктәпләреннән, мәгариф

Подробнее

Бардада — Өмет кубогы

Барда округында хоккей буенча Пермь крае Хоккей федерациясе hәм округ администрациясе тарафыннан оештырылган «Өмет кубогы» край ярышлары узды. Дүрт көн буена Кама буеныӊ төрле почмакларыннан килгән балалар командалары бозга чыкты, үзләренеӊ осталыкларын, характер ныклыгын hәм җиӊүгә омтылышларын күрсәтте. Яшь спортчылар сүзләренчә, бу чара алар өчен киләчәктә зур җиӊүләргә тагын бер этәргеч булачак. Без дә кайбер боз «көрәшләрендә» булу бәхетенә ирештек. Яшь егетләрнеӊ нинди җиӊеллек hәм җитезлек белән бозда йөрүләрен күрү шатлыклы булды. Ә алар көндәшнеӊ капкасына кергән hәр алкага сөенде.

Подробнее

Милли көрәш алдынгылары

“Батыр” физкультура сәламәтләндерү комплексында 2005 елда туган hәм аннан кечерәк егетләр арасында милли көрәш буенча Пермь крае беренчелеге уздырылды. Ярышларда Кунгур, Уен, Суксун, Октябрь hәм Барда округларыннан илледән артык спортчы бил алышты. Чара Ә.Т. Габҗәлилова җитәкчелегендәге “Альфа” чир-спорт төркеме чыгышы белән башланды. Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев ярышта катнашучыларны сәламләп, уӊышлы бәйге теләде hәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубин исеменнән Хөкүмәт телеграммасы эчтәлеге белән таныштырды. Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев спортчыларга сәламәтлек,

Подробнее

Авыр сынаулар аша

Авыр сынаулар аша   18 февральдә Бардада Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган “Искә алсыннар өчен” дип исемләнгән чара узды. hәлак булган якташларыбызга рәхмәт белдерү hәм аларны искә алу йөзеннән, сугышчы-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләрдә, локаль сугышларда hәм кораллы конфликтларда катнашучылар hәйкәленә веноклар hәм чәчәкләр салынды. 1989 елныӊ 15 феврален Рәсәй халкы беркайчан да онытмаячак. Бу көнне Совет Армиясе хәрби техникасыныӊ, солдатларыныӊ hәм офицерларыныӊ соӊгы колонналары Әфганстан территориясеннән чыгып, өйләренә кайтты. Без Әфган сугышыныӊ авыр сынаулары аша үткән батыр сугышчыларыбыз

Подробнее

Аталы-уллы Алешкиннар

Әниемне« сөйләве буенча, әти сугыштан 1945 елныӊ 28 июль иртәсендә кайтып кергән. Куеда станциясеннән җәяүләп кайтканга, бик кичкә калган. Шуӊа Башап Түз авылында юл өстәге бер өйгә кереп йоклап чыккан. Моӊа йорт хуҗасыныӊ әлерәк кенә фронттан кайтуы да роль уйнагандыр инде. hәм әти иртүк торып Сөҗән авылына – гаиләсенә юл тоткан. Еллар үткән. 1964 елда апам Рәсилә, бу вакыйгадан соӊ 19 ел үткәч, әти сугыштан кайтып килгәндә хәл алырга туктаган йортка килен булып төшкән. Инде бу вакытта йорт хуҗасы Алешкин

Подробнее

Онытылмас очрашу

Без, “Таӊ” газетасы хезмәткәрләре, край татарлары яшәгән төбәкләрдә оештырылган чараларда катнашырга тырышабыз. 3 февральдә Октябрь шәhәр округы Ишим авылында узган әдәби кунакханәгә — “Шигъри альманах” әдәби-нәфис җыентыгын тәкъдир итүгә җыйналдык. Чараны Пермь крае Октябрь шәhәр округы администрациясе, “Пермь крае Октябрь шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге“ коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасы, “Пермь крае Октябрь шәhәр округы мәдәни-ял үзәге“, “Октябрь үзәкләштерелгән китапханәләр системасы“, “Ишим авылы мәдәни-ял үзәге” учреждениеләре оештырды. 2000 елдан бирле 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнеп үтелә. Без барып күргән

Подробнее

Этләрегезне бәйдә тотыгыз

Округныӊ торак пунктларында яшәүчеләр арасында караучысыз калган хайваннар турындагы мәсьәлә күп бәхәсләр уята. Бер яктан, сукбай этләр агрессив булырга мөмкин, икенче яктан, кешеләр үзләре дә мондый хайваннар өчен җаваплы. Кешедән башка, кем аларга ярдәм итәр, ашатыр яки яшәр урын бирер? Бу мәсьәлә беркемне дә битараф калдырмый hәм чишелеш таләп итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эт өерләрендә бөтен хайваннар да йортсыз түгел, күпләрендә муенчак бар, димәк, аларныӊ хуҗалары да бар. Закон кысаларында округ администрациясе hәм “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе

Подробнее

Награда нашла героев

2 февраля заместитель начальника Главного Управления МЧС России по Пермскому краю, полковник Денис Николаевич Говоров в здании 91-ПСЧ Октябрьского городского округа провел комплексную тренировку по гражданской обороне. После нее состоялось торжественное мероприятие, где были вручены награды, благодарственные письма. Среди счастливых получателей отмечены и трое юношей из Бардымского округа. Ильнар Имайкин и Эмиль Шарипов за спасение детей на пожаре награждены медалью «За спасение погибавших», а Эмилю Максутову данная медаль будет вручена позже. Напомню, вечером 20 ноября 2020 года в селе 2-Краснояр

Подробнее