Матурлыкны сурәтләп
Март аенда Барда балалар сәнгать мәктәбендә “Кама өстендә салават күпере” балалар hәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсында җиӊүчеләрнеӊ күчмә күргәзмәсе урнаштырылды. Әлеге конкурс 2022 елда Пермь шәhәренеӊ “Сәнгать училищесы (техникумы)” Дәүләт бюджет hөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителде. Конкурста 5тән 18 яшькә кадәрге 500дән артык автор катнашты, ә эшләр бөтен Пермь краеннан килде. Жюри әгъзалары карары нәтиҗәсендә, беренче дәрәҗә диплом белән 41 катнашучы бүләкләнде, икенче дәрәҗәгә 60 бала, ә өченче дәрәҗәгә 108 бала лаек булды. Барда балалар сәнгать мәктәбе укучысы







