Сораулар игътибарга алынды

Барда округы башлыгы Х.Г. Алапановныӊ авылларда халык белән мәгълүмати очрашуларыныӊ соӊгылары 3 майга туры килде. Бу көнгә очрашулар Шермейка hәм Үдик территориаль бүлекләренә караган авылларда, Сүҗдедә планлаштырылган иде. Җыелышларда округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, депутатлар, территориаль бүлек җитәкчеләре катнашты.

Шермейка авылында халык шактый җыелды. Бу юлы да иӊ башта 2022 елда администрациянеӊ эшчәнлеге, территорияләрне үстерү турында мәгълүмат тыӊланды, бу хакта округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев җиткерде.

Үзәк больницаныӊ баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин халыкка медицина ярдәме күрсәтелү, сәламәтлеккә нинди факторларныӊ зыян ясавы турында сөйләде.

Хәрби комиссар А.В. Богородский язгы чакырылыш барышы h.б. сораулар белән таныштырды.

Оса hәм Барда округлары буенча 17енче күзәтчелек эшчәнлеге hәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ә.Р. Корбангалиев янгын куркынычсызлыгы хакында аӊлатты. Быел 2 майга кадәр округта 17 янгын булган, бәла-казага кешеләрнеӊ ваемсызлыгы – коры, җилле көндә чүп-чар өемен яндыру, тәмәке төпчеген сүндермичә җиргә ташлау h.б. атарга була, шулай ук электр чыбыгы төзексезлеге дә янгынга китерергә мөмкин.

— Хәзер округ буенча махсус янгынга каршы режим игълан ителде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта штраф салына, хәтта бер елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган, — диде белгеч.

Авылларда халык борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Шермейкалылар интернет эшләмәве, юлныӊ трассага кадәр өлешендә юл билгеләре куелмавы, медицина хезмәте күрсәтелү (больницада компьютер томографы юклыгы), чүп түгү өчен контейнерлар булмавы, электр баганаларын алмаштыру, атнага бер булса да округ үзәгенә автобус рейсын йөртү hәм башкалар турында әйтте.

Ә Үдик территориаль бүлегенә караган Искир авылында халык концерт мәйданчыгына җыелды. Бу авылда яшәүчеләрне буш йортлар күплеге борчый. Иске йортлар авылныӊ ямен бозып кына калмый, янгын куркынычы да тудыра — территориядә үскән үләннәрне вакытында кистерергә, яисә чистартырга кирәк.

Тауавылда очрашу сыйфатлы ремонт ясалган авыл клубында уздырылды. Биредә телефоннарныӊ элемтәне начар тотуы, балаларга педиатр кабул итүе оештыру, буш (хуҗасыз) йортлар, чүп җыю, юлдагы карны чистарту, асфальт түшәү, газлаштыру, китапханә хезмәте оештыру, спорт мәйданчыгы булдыру hәм башка сораулар күтәрелде. Аларга җитәкчеләр hәм җаваплы затлар тарафыннан җаваплар бирелде, алга таба хәл итү өчен игътибарга алынды.

Округ башлыгы Хәлил Газбулла улы hәр торак пунктта территорияләрне чисталыкта hәм тәртиптә тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга каз, үрдәк, күркә, йомырка салучы тавыклар, сыер hәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр алуда тәкъдим ителгән субсидияләрдән файдалану кирәклегенә тукталды, үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә аӊлашып эшләргә чакырды. Авыллар тормышында актив катнашучыларга җитәкчеләр Рәхмәт хатлары тапшырды.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *