Әнкәм үрнәгендә үз балаларыбызны тәрбиялибез
Йөрәгемнеӊ иӊ түрендә Иӊ кадерлем — әнием. Яхшылыкта, матурлыкта Үрнәк миӊа әнием. Җәвад Тәрҗеманов. Бу шигырь юлларын hәркем үз әнисенә багышлар иде. Минем белән Г. Тукай исемендәге гимназияне быел алтын медальгә тәмамлаган, бүгенге көндә Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетыныӊ стоматология факультетында белем алучы Алсу Галина да килешәчәк, чөнки аныӊ әнисе Эльнара Хатмулла кызы аӊа чын үрнәк: ул дүрт кыз (!) анасы, Рөстәм Наиф улыныӊ тугъры тормыш иптәше, нәни сылулары үскән йортныӊ тырыш хуҗабикәсе. — Минем әни дөньяда иӊ









