Бакчавылда Картуп бәйрәме

Соңгы елларда округыбызда милли ашларыбызга багышланган бәйрәмнәр үткәрү күркәм традициягә әйләнеп бара. 20 февраль көнне Бакчавылда гөрләтеп Картуп бәйрәмен уздырдылар. Тол елгасы буенда, табигатьнең сихри почмагында тыныч кына яшәп яткан кечкенә генә авылда округ күләмендә бәйрәм оештырылар дип кем уйласын?! Булдыралар бит, әйдәгез, шунда юл тотыйк.

Бардадан Пермь ягына китүче олы юлдан Бакчавылга таба борылгач ук кышкы гүзәллеккә, бәс кунган агачларга сокланып, аннан әле ачыклыкта ялтырап яткан карга, әле алда горур тезелешеп торган тауларга карап сөенеп барасың. Машина тәгәрмәчләре ашыкмыйча гына шыгыр-шыгыр карлы юлдан әйләнә. Күп тә үтмәде, авыл үзәгендә яңа төзелгән мәдәният йорты янына барып туктадым. Сер түгел, бала чагыбызның матур хатирәләре бу концерт мәйданчыгы белән шактый бәйле, аның сәхнәсендә җырлаган, биегән, Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле персонажларга киенеп йөргән чаклар күп булды. Ә хәзер клуб өчен сөенергә генә кала, кирпечләре ак сырга буялган мәдәният учагы тирә-юньгә ямь өстәп, җәлеп итү урыны булып тора.

Клуб эченә керүгә үк бәйрәм атмосферасы сизелә, концертлар залыннан таныш көйләр яңгырый, кунакларның бер-берсе белән җанлы итеп сөйләшүләре ишетелә, бәйрәмгә багышлап күргәзмәләр оештырылган, аңлавыгызча, өстәлләр түрендә бәрәңгедән эшләнгән мич ашлары, төрле ризыклар урын алган.

Бәрәңгене бездә икенче икмәк, дип юкка гына әйтмиләр. Нинди генә ризыклар пешермибез шул бәрәңгедән! Сөт белән каймакка изелгән пюре, балалар яраткан нәзек итеп киселеп, майда кыздырылган фри бәрәңгесе, мичтә пешкән шәңгә, кыстыбый, бәрәңге белән ит бәлешләрен күз алдыңа китерсәң, авыз сулары килә. Ашларыбызда да, тукмач ашы булсынмы ул яки кызыл ашмы, төп ингридиент – бәрәңге. Көз башы белән аны җирдән казып алганда бакчада бөтен гаилә, күршеләр белән учакта “картуп өтү” дигәне дә бар әле! Аннан шул бәрәңгене корымга буяла-буяла рәхәтләнеп ашыйсың!

Бакчавылда Картуп бәйрәмен үткәрү идеясен җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе тәкъдим итеп, ул коммерция булмаган сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары җәмәгать оешмасы ярдәме белән “Актив озын гомер” региональ проекты буенча тормышка ашырыла. Коммерция булмаган җәмәгать оешмасы үз эшчәнлеген өлкән буын вәкилләре мәнфәгатьләрен кайгыртып алып бара, аларның ихтыярларын, проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирә, ветераннарның мәдәни, социаль тормышын тулыландыру юлында эшли.

Оешма җитәкчесе Әнисә Габдушева бәйрәмгә җыелучыларга матур теләкләрен җиткерде:

Хәерле көн, кадерле ветераннар. Бүген без шундый ямьле, мәгънәле, эчтәлекле бәйрәмгә җыелдык. Картуп чыннан да төп ризыгыбыз, ә Барда бәрәңгесе гомер-гомергә танылган булды һәм шулай кала бирә. Матур, истәлекле итеп ял итик, җырлап, биеп, шигырьләр укып, такмаклар көйләп утырыйк. Бакчавыллыларга идеяләрне күтәреп алырга әзер булулары өчен рәхмәт, һәрвакыт җылы кабул итә беләләр. Гомумән, барлык ветераннарыбыз да актив, бөтен чараларны хуплап каршы алалар, шундый тиктормас булуыгыз, олы яшьтәге кешеләрне кайгыртып яшәвегез, аларга ярдәм кулы сузуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу чаралар безне берләштерә, күмәкләштерә, аралашырга күрешергә сәбәп булып тора, — диде Әнисә Шәрифхан кызы һәм үз чыгышын территориядә күпләп бәрәңге үстерүчеләр турында мәгълүмат белән тулыландырды. Бакчавыл ветераннар оешмасы рәисе Әнисә Камил кызына Картуп бәйрәмен оештыруга, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен коммерция булмаган Барда округы ветераннары иҗтимагый оешмасы, Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге һәм Барда округы “Ак калфак” хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмне концерт номерлары бизәде, алып баручылар Рәсәйдә бәрәңге тарихын сөйләп барды, өлкән абый-апаларның матур костюмнарда булуы, мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында җылы сөйләшүләр, хәл белешүләр күңелне күтәрде.

Нинди бәйрәм оештырыйк икән дип күп уйладым. Картуп исә безнең өчен икенче икмәк. Авылдашыбыз Факия апа Уразованың картупка багышланган шигырьләре, такмаклары да бар, шуңа бәрәңгедә тукталдык. Авылыбыз исеме дә Бакчавыл булгач, исеменә туры китереп, бакчаларыбызда төп урын алган яшелчәгә багышлап бәйрәм ясарга булдык. Бүгенге чарага миш ашлары пешердек: кыстыбый да бар, картуп, пикан шәңгәләре дә әзерләдек. Күп еллар Себердә яшәдек, андагы дусларым Белоруссиядән, Украинадан иде, алар безгә “колдуны по-белорусски”, “драники” ясарга өйрәттеләр — шуларны да өлгерттек. Мәдәният йортыбыз каршында 11 кешедән торган “Сүнмәс өметләр” төркемен оештырдык, яңа клуб төзгәнгә бик сөендек, шуңа күрә хәзер бик теләп йөрибез, атнага 2-3 мәртәбә чыгабыз, концертларга әзерләнәбез, репетицияләр үткәрәбез. Авылыбыз яшәсен дигән теләктә калам, — дип уртаклашты газета белән Бакчавыл ветераннар оешмасы рәисе Әнисә Балтаева.
Аның сүзләренә җирле концерт мәйданчыгы җитәкчесе Фидәния Акбашева кушылды: “Кыска гына вакыт эчендә Бакчавылда яңа клуб төзелде. Биредә җылы, чиста, якты, эшкә киләсе килеп тора. Авылыбыздагы апалар белән кичләрен кул эшләре тотабыз, бәйлибез, чигәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыябыз. Былтыр башлап Нәүрүз бәйрәмен оештырдык, бик отышлы булды, аны уздыруны традициягә кертербез дип уйлыйбыз, бүген менә округ дәрәҗәсендә Картуп бәйрәме үтә”, — дип шатлыгын белдерде Фидәния Акбашева.

Үз тәэсирләре белән Күчтәнти авылы ветаннар советы әгъзасы Әлфия Таразова да уртаклашты.

Бакчавыл гел бакчадай матур икән, беренче кабат монда. Буш кул белән килмәдек, традицион азык-төлекләрне дә пешердек һәм бүгенге көндә актуаль, балалар ашый торган чипсы да ясадык, дучмак дигән нәрсә дә бар. Авыл халкы буларак бәрәңгедән башка бер көн дә яши алмыйбыз, ул гел почетлы урында. Моны каян беләбез дисәгез, Пермь шәһәренә базарга барып, “бездә Барда бәрәңгесе”, дисәң, чират торып алалар, аны хәтта Казан шәһәрендә дә беләләр. Биредә инде өстәлләр сыгылып тора, монда нинди генә азык-төлек юк, уйлап карасак, алар бары да бәрәңгедән эшләнгән. Йомры гәүдәле, түгәрәк бәрәңгедән нәрсә генә пешерергә булмый икән! Ят азыклар да күрәм, чит милләт халыклары ашларын да үзләштергәннәр, барысы да тәмле төсле. Мондый бәйрәмнәр үткәрү уңай, әлбәттә, округның коммерция булмаган ветераннар советы рәисе Әнисә Габдушева бу эшләргә җитди карый, безне авыллардан тартып китерә, барлык чараларда бик теләп катнашабыз. Үзебезнең традицияләрне югалтмыйча, гореф-гадәтләрне түкми-чәчмичә саклап яшик. Оештыручыларга, шушы матур клубның хуҗабикәсенә, Бакчавыл халкына рәхмәт, монда бик күңелле һәм рәхәт булачак дип хис итәм, — диде ул.
Шулай ук сәхнәдән котлау сүзләре белән округ ветераннар советының элеккеге җитәкчесе Тәлгать Ишморатов чыгыш ясады, район тарихына кагылышлы кызыклы истәлекләрен сөйләде, Әнисә Габдушевага шундый чаралар оештыруга керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде: “Әнисә Шәрифхановна, сез дөрес юлда. Сезнең белән яшәреп китәм. Шундый чаралар үткәрүегез өчен рәхмәт. Гореф-гадәтләребезне истә тоту яшьләр өчен мөһим”, — диде ул. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтер Роза Ибраһимова да чакырылган иде, ул да ветераннарга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп сүз алды, сугышчыларыбызга кирәк әйберләр турында мәгълүмат бирде.

Бакчабыз хәзинәсе — бәрәңгене данлап оештырылган бәйрәм менә шулай ихлас теләкләр, якты чыгышлар, матур көйләр белән бер сулышта үтте, ул безгә янәдән бер-берең белән җылы аралашуның кадерен, җыр-моңга бай халкыбызның күркәм традицияләрен искә төшерде.

Ләйсән Кучукбаева.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *