Хоккей — спорт кына түгел, ул чын тормыш мәктәбе, биредә яшь спортчылар авырлыкларны җиӊәргә, командада эшләргә hәм ахырга кадәр көрәшергә өйрәнә. Яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча турнир — яшь уенчыларны, тренерларны, ата-аналарны hәм тугрылыклы җанатарларны берләштерүче мавыктыргыч вакыйга. Бу турнир бозда үз күнекмәләреӊне күрсәтү, яӊа дуслар табу, команда рухын ныгыту hәм уеннардан ләззәт алу мөмкинлеге.
5-7 март көннәрендә “Барда” боз аренасында 2008-2009 елларда туган яшь хоккейчыларныӊ “Алтын алка” Бөтенрәсәй ярышларыныӊ төбәк этабы финалы узды. Ярышларда Пермь, Губаха, Соликамск, Чайковский hәм Барда командалары катнашты.
— Хоккейга тугыз ел йөрим, ә мин якынча биш ел. Тренировкалар бездә көн саен диярлек, хәтта ял көннәрендә дә күнегүләр ясыйбыз. Бардада без беренче тапкыр, барысы да бик ошады. Әлбәттә, яхшырак уйный ала идек, әмма беренче уен ничектер барып чыкмады. Алга таба тагын да күбрәк hәм тырышыбрак шөгыльләнәчәкбез, — дип уртаклашты Губахадан яшь хоккейчылар Илья hәм Степан.
— 30 ел тренер булып эшлим. Тырышып hәм җиӊ сызганып эшләү — уӊыш нигезе. Балалар инде зурлар, алар белән атнага биш тапкыр очрашабыз, өстәвенә гомуми физик әзерлек буенча күнегүләр ясыйбыз. Яшүсмерләр өчен уеннар, турнирлар стимул булып тора. Алар теләп уйный, спортчыларныӊ күзләре янганда барысы да килеп чыга. Әлеге турнирны оештыручыларга рәхмәт, барысы да югары дәрәҗәдә, балаларга уеннарга әзерләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, турнир хуҗалары үзләре дә бик яхшы күӊелле кешеләр, – диде Губаха спорт мәктәбе тренеры Владимир Николаевич Колесников.
— Турнирдан бик күп хис-кичерешләр алдым. “Кызыл октябрь” командасы финалда лаеклы уен күрсәтте. Финал шундый киеренке булырга тиеш дип уйлыйм. Командага уен өчен рәхмәт. Атнага алты тапкыр шөгыльләнәбез, безнеӊ шәhәрдә ябык боз сарае төзелде — барлык уеннарга да ныклап әзерләнәбез, — диде Соликамск шәhәренеӊ “Аюлар” командасы капитаны.
— Балаларны уйнарга ничек өйрәтүемнеӊ бөтен серләрен дә ачмаячакмын — hәрвакыт интенсив күнегүләр уза. Яшьләрдә профессиональ хоккейчыларныӊ ничек уйнавын аӊлау формалашсын өчен тактик гамәлләр өстендә эшлибез. Ә алга таба тизлек-көч сыйфатларын үстерү мөhим, болар барысы да нәтиҗә бирә. Беренче чиратта, сезне котлыйсым килә, сездә шундый матур боз аренасы төзелгән. Балалар өчен бик шатмын, алар уӊайлы шартларда хоккей белән шөгыльләнә ала. Турнирны оештыру hәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә, без Барда җирендә беренче тапкыр гына түгел. Биредә безне җылы каршы алалар, уеннардан канәгатьбез, — диде Соликамск шәhәренеӊ “Аюлар” командасы тренеры Аркадий Владимирович Онопин.
Финал уеннары йомгаклары буенча “Губаха спорт мәктәбе” хоккей командасы 3 урын яулады, Пермьнән “Кызыл октябрь” командасы 2 урынга иреште, Соликамск шәhәреннән “Аюлар” командасы чемпион булды.
Яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча турнир, якты истәлекләр hәм онытылмас хисләр калдырып, ахырына якынлашты. Бу берничә көн чын спорт, дуслык hәм үҗәтлек бәйрәменә әверелде. Яшь хоккейчылар үзләренеӊ спорт осталыкларын гына түгел, ә чын команда рухын, җиӊү теләген күрсәтте hәм җанатарларын сөендерде. Бу турнир зур юлныӊ башы гына, алда әле җиӊүләр hәм казанышлар күп булачак. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга hәм тамашачыларга бу искиткеч вакыйгага керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Киләсе турнирларда очрашуга кадәр!
Венера Уразова.
Ибраhим Тимганов фотолары.