Округта беренче кадет классы ачылды
8 ноябрьдә Төнгүк урта мәктәбе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен, Барда округы җитәкчеләрен h.б. мәртәбәле кунакларны каршы алды. Сәбәбе кадет классында укучыларны тантаналы рәвештә кадетлыкка багышлау иде. Чара РФсе гимны астында илебезнеӊ флагын алып чыгу белән башланды. Аннан 6 сыйныфта укучылар кадет антын бирде. Алар РФсе Конституциясе буенча яшәргә, Ватаныбызга фидакарь хезмәт итәргә, тугры иптәш булырга, үзләренеӊ hәм кадет сыйныфы намусын сакларга, яхшы укырга, үзләрендә иӊ яхшы кешелек сыйфатларын тәрбияләргә, кадет исемен лаеклы йөртергә, мәктәп уставын, кадетларныӊ васыятьләрен hәм бурычларын





