Мөхәммәтгата хәзрәтнең әтисе — Әрмәнша Әхмәди улы Мансуров
Әрмәншаныӊ әтисе (Гатаныӊ картәтисе) — Әхмәди Габдрәшит улы Мансуров 63 ел (1791-1854) яшәгән. Без аныӊ кем булуы турында мәгълүмат тапмадык. 1850 елгы Метрика китабыннан аныӊ улы игенче булуы билгеле. Димәк, Әхмәди дә крестьян булган дип уйларга нигез бар. Әхмәди ике тапкыр өйләнгән, аныӊ җиде баласы булган (шәҗәрә агачын карагыз). Әрмәнша Әхмәдинеӊ икенче хатыны Мирвафадан өченче баласы була hәм 1818 елда туа. Мирвафаныӊ туган елында киткән хатаны билгеләп үтик, ул Әрмәншаны бала чагында таба алмаган бит. Бу hәм түбәндә китерелгән башка




