Бер акыл иясе болай дигән: “Берничә айдан уӊыш алыйм дисәӊ – иген чәч; 10 елдан җимеш ашыйм дисәӊ – агач утырт; гомерем буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәӊ – балалар укыт”. Бу сүзләр педагогик эшчәнлекнеӊ нигезедер, ахрысы. Укытучы hөнәренә берьяклап кына бәя биреп булмый. Гади генә күренсә дә, аӊлатып бетерә алмаслык катлаулы бу hөнәр ияләре баланы hәрьяклап аӊларга, аныӊ мөмкинлекләрен, сәләтен ачарга, аларга дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күӊел, олы йөрәк hәм балаларны ярату кирәк.
Укытучыларныӊ яраткан эшләре никадәр катлаулы булса да, ачык дәресләр, семинарлар, төрле конкурслар, конференцияләр, дип күпме йокысыз төннәр уздырсалар да, алар үзләре сайлаган hәм яратып башкара торган hөнәрләренә тугры кала. Округыбызда ел саен башкаларга остаз булырлык иӊ сәләтле укытучыларны ачыклауга, аларга мотивация өстәргә юнәлдерелгән “Рәсәй ел укытучысы” hөнәри конкурсы уздырыла. Бу бәйгедә укытучылар актив катнаша. Үзен күрсәтергә hәм башкаларны күзәтергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бу!
Агымдагы ел да искәрмә булмады hәм 19 февраль иртәсендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ актлар залында тантаналы рәвештә “Рәсәй ел укытучысы — 2025” Бөтенрәсәй конкурсыныӊ муниципаль этабы башланды. Бирегә күп укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укучылар җыелган иде.
— Бүген беренче урын hәм абсолют җиӊүче урыны өчен чын педагогик көрәш булачагына ышанам. Барыгызга да уӊышлар, ачык дәресләрегезне яхшы үткәрүегезне, методик күзлектән үз-үзегезгә дөрес анализ ясавыгызны телим. Быел бирегә иӊ көчле укытучылар, педагоглар җыелган. Сезнеӊ hәрберегезнеӊ үз методикасы, үзенчәлеге, эш тәҗрибәсе бар. Кемнеӊдер тәҗрибәсе азрак, кайберләрегезнеӊ — зур, әмма сез барыгыз да көчле укытучылар, үзегезне күрсәтә беләсез. Мин сезгә, конкурста катнашучылар, уӊышлар, ә безнеӊ жюри әгъзаларына гадел булуларын hәм hәр баллыгызныӊ бәхәссез булуын телим. Конкурсыбыз педагогик осталык бәйрәме булсын, — диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Таӊсылу Мукаева.
Тантаналы өлештән соӊ бер-бер артлы 20 мөгәллимәнеӊ ачык дәресләре үтте. Безгә дә ике ачык дәрестә булу бәхете елмайды. hөнәри бәйгеләргә тәрбиячеләр hәм укытучыларныӊ hәркайсы үз теләк-омтылышлары, максатлары белән килә, билгеле. Аларныӊ hәркайсыныӊ әйтер сүзе, бүлешер мул тәҗрибәсе бар.
Барда балалар бакчасыныӊ “Малышок” структур бүлекчәсенеӊ 15 ел педагогик стажы булган тәрбиячесе Эльза Кадыйм кызы Рангулова да үз тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул мәктәпкә әзерлек төркеме сабыйларына “Яшь сугышчы курслары” квест-уенын тәкъдим итте. Квест-уен интерактив ысуллар кулланып, бер сулышта узды. Балалар бер-бер артлы килгән “сынауларны” актив, күтәренке кәеф белән үтте.
— Миӊа квест-уен бик ошады. Биредә без истребитель самолетын, кораб ясадык, чикне чыктык, танк өлешләрен эзләдек, төнге күккә йолдызлар элдек hәм нәтиҗәдә штаб начальнигына булыштык. Тәрбиячебез мондый уеннар еш уздыра, без аны бик яратабыз, – диде киләчәктә яшерен полиция агенты булырга теләүче 6 яшьлек тәти малай Вадим Әбделмәнов.
— Конкурста икенче тапкыр катнаштым. Ачык дәрес биргәндә дулкынландым. Квест-уенга әзерләнү авыр булмады, үткәрүе авыр булды: hәр сүземне, эшемне хезмәттәшләрем, жюри әгъзалары бәяләде. Ике коллегам да конкурста катнашты. Әлбәттә, җиӊүгә омтылам. Бу конкурс ел саен үткәрелә, яшь коллегаларым биредә актив катнашсын, үз-үзләрен күрсәтсен, актив булсыннар иде, — диде Эльза Кадыйм кызы.
Заманалар үзгәрә тора. Әйтергә кирәк, мәгариф тә бик зур үзгәрешләр кичерә. Яӊа кануннар чыгып кына тора. Традицион уку-укыту алымнары белән җәмгыятькә яраклы камил шәхесләр тәрбияләп булмый, үзгәрергә, заман таләп итә торган технологияләрне кулланырга кирәк. Әйе, мәгълүмати технологияләрнеӊ ниндиләре генә юк! Ләкин, әгәр укытучы белән укучы арасында дустанә мөнәсәбәт, бер-берсенә хөрмәт булмаса, компьютер, проектор, интерактив такта, гомумән, иӊ-иӊ яхшы методика да бернинди нәтиҗә бирмәячәк. Ә яхшы мөнәсәбәт булсын өчен, укытучы бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Мондый хәбәрдар, замана таләпләренә туры китереп белем бирүче, балаларны сөюче укытучы Гүзәл Илфат кызы Туктамышева белән “Гасырлар, еллар аша истә тотыгыз” дип исемләнгән ачык класс сәгатендә таныштым.
— Бу конкурста беренче тапкыр тәрбияче буларак катнашкан булсам, бүген инде класс җитәкчесе сыйфатында мин. 2025 ел Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләнгәнгә күрә, моӊа яраклы тема да сайлап алдым. Бу класс сәгатендә укучылар батыр якташларыбыз турында белде. Дәрескә куелган бурычлар барысы да үтәлде, максат ирешелде. Беренче урын алуга өметләнәм, дулкынланам. Минем әнием hәм туганнарым барысы да педагогик белемле, педагогик династиядән мин, шуӊа күрә бу hөнәрне сайладым да. Эшем ошый, балаларны яратам, — диде 12 ел педагогик стажы булган рус теле hәм әдәбияте укытучысы Гүзәл Илфат кызы.
Конкурста шунысы игътибарны җәлеп итте — төп жюри әгъзалары белән бергә укучылар арасында да аерым жюри төркеме төзелгән иде. Алар да үз күзлегеннән укытучыларны билгеләде hәм бәйге ахырында фикерләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Яшь жюри әгъзаларыныӊ берсе икенче Барда урта мәктәбенеӊ 10 сыйныф укучысы Дәрия Кадырматова иде.
— Балалардан торган жюри төркеме укучы күзаллавын билгеләр, аӊлар өчен ясалган дисәм дә була. Укытучы теманы җиӊел, уен алымнары белән, балаларга яраклы итеп ачыкларга, аӊлатырга тиеш дип уйлыйм. Мин мондый чарада беренче тапкыр катнашам. Төрле укытучылар дәресләрендә булдык, алар hәрберсе үзенчәлекле, — диде киләчәктә телләр белгече булырга өметләнгән тыйнак кыз.
Ачык дәресләр узгач төрле осталык дәресләре үткәрелде. Мәсәлән, Төнгүк урта мәктәбенеӊ I категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сәмигулла кызы Кодирова “Функциональ грамоталылыкны үстерү чарасы буларак “Кроссенс” алымы” дип исемләнгән осталык дәресен тәкъдим итте hәм теманы ачты. Шулай ук ул үз номинациясендә беренче урын яулады.
— Әлбәттә, шушы уӊышыма бик тә сөенәм. Мондый абруйлы конкурста катнашу күп көч, әзерлек, вакыт таләп итте, — диде ул.
Аннан укытучылар, жюри әгъзалары кабат актлар залына җыелды. Бу юлы биредә җиӊүчеләр билгеләнде. Конкурсантларны котларга округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Гөлназ Илфат кызы Акчардакова да килгән иде.
— Барыгызны да Барда округы башлыгы Хәлил Газбулла улы Алапанов исеменнән hәм шәхсән үз исемемнән сәламлим. Округыбыз территориясендә талантлы педагоглар эшләвенә мин бик шат. Сезнеӊ казанышларыгыз күп. hәр катнашучыны җиӊүләре белән котлыйсым килә, минем өчен сез бүген барыгыз да җиӊүче. Педагог булу, балаларны ярату, кабул итү өчен зур йөрәк кирәк. hәрберегезгә күӊел тынычлыгы, нык сәламәтлек, зур иҗади уӊышлар, бәхет телим. Хезмәтегез, казанышларыгыз өчен зур рәхмәт, — диде Гөлназ Илфат кызы.
Аннан конкурс җиӊүчеләре билгеле булды. Быел 6 номинациядә 20 педагог катнашты, 6 профессиональ, 3 балалар, 3 ата-аналар жюрисы эшләде.
“Мәктәпкәчә белем бирү педагогы” номинациясендә Барда балалар бакчасы “Петушок” структур бүлекчәсенеӊ физик культура буенча инструкторы Лидия Рамил кызы Маматова беренче урынга чыкты, икенче урынга шушы ук балалар бакчасыныӊ “Малышок” структур бүлекчәсе тәрбиячесе Эльза Кадыйм кызы Рангулова лаек булды, ә аныӊ коллегасы Элиза Рушан кызы Абдулова өченче урынга иреште.
“Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинациясендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ рәсем дәресе укытучысы Гөлнара Галимҗан кызы Рахмангуловага тиӊнәр булмады, икенче урынны шул ук мәктәпнеӊ башлангыч класс укытучысы Лилия Мөхәммәтнур кызы Мөрсәлимова алды, ә өченче урынга Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ башлангыч класслар укытучысы Айгөл Рифнур кызы Кучумова иреште.
“Гомуми белем бирү укытучысы” номинациясендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ инглиз теле укытучысы Лилия Миргалим кызы Әмирханова беренче урынны яулады, икенче урынга Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ биология укытучысы Эльвина Илгиз кызы Барсаева лаек булды, ә өченче урынны Печмень урта мәктәбе Бөреҗле төп мәктәбе структур бүлекчәсенеӊ инглиз теле укытучысы Алина Фаил кызы Әлимова алды.
“Туган тел hәм әдәбият укытучысы” номинациясендә Төнгүк урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сәмигулла кызы Кодировага тиӊнәр булмады, Үдик урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы Римма Ильяс кызы Адутова икенче, ә икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Лариса Миргалифан кызы Кучукбаева өченче урынга ирештеләр.
“Тәрбия өлкәсендә белгеч” номинациясендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ тәрбия hәм балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча директор советнигы Алсу Мәүлит кызы Сакаева беренче урынга чыкты, икенче урынны Озын Ялан урта мәктәбенеӊ социаль педагогы, җәмәгать дәресе укытучысы Дилбәр Равил кызы Ибраhимова алды, өченче булып икенче Барда урта мәктәбенеӊ рус теле hәм әдәбияты укытучысы, класс җитәкчесе Гүзәл Илфат кызы Туктамышева танылды.
“Яшь педагог” номинациясендә Барда балалар бакчасы “Петушок” структур бүлекчәсенеӊ укытучы-логопеды Надежда Николаевна Барсукова беренче урын яулады, Озын Ялан урта мәктәбенеӊ биология укытучысы Линара Салават кызы Камалова икенче урынга иреште, Барда коррекция мәктәбенеӊ укытучы-дефектологы Алсу Альфред кызы Кучукбаева өченче булды.
Шулай ук Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе
Ф.Ф. Корбангалиева да депутат исеменнән махсус бүләк тапшырды. Бу бүләкнеӊ бәхетле иясе булып Печмень урта мәктәбенеӊ Бөреҗле төп мәктәбе структур бүлекчәсе башлангыч класс укытучысы, класс җитәкчесе Ильфира Фарик кызы Миргазетдинова танылды.
Икенче Барда урта мәктәбенеӊ инглиз теле укытучысы Лилия Миргалим кызы Әмирханова абсолют җиӊүче булды. Төп җиӊүче белән аралашып, хис-кичерешләрен белдек.
— Үз эшемдә hәр баланыӊ йөрәгенә үтеп керергә тырышам. Әгәр нидер эшлим икән, мин моны бик яхшы башкарырга тиеш: уеннарда җиӊәргә телим, бию турында сүз барса, балаларны башкалар белән ярышырга өйрәтәм, укучыларыма үрнәк булырга тырышам. Әгәр син үзеӊ андый түгел икән, ничек башкаларга үрнәк була аласыӊ?! Үз-үземә коллегаларым миӊа ышанган кебек ышанмадым, рәхмәт аларга. Аларныӊ өметләрен акламам дип курыктым, максатым конкурста катнашу гына иде, җиӊү турында уйламадым. Хәзер исә, әгәр тырышсам, барысын да булдыра алачагымны аӊладым. Бик бәхетлемен, чөнки хезмәттәшләремнеӊ hәм мәктәпнеӊ өметләрен акладым, — диде Лилия Миргалим кызы.
“Ел укытучысы” конкурсын читтән карап, шуны аӊладым: конкурсныӊ кыска гына вакыт аралыгында укытучы үзенеӊ ачык hәм осталык дәресләрендә бөтен эш алымнарын, тәҗрибәсен күрсәтергә тырыша. Әгәр ул моӊа ирешә алса, бу жюрида кызыксыну уятса, аныӊ нәтиҗәсе югары була. Җиӊү hәрберсенә татымаса да, бу – зур тәҗрибә.
Гүзәл Илкәева.