Һәрвакыт гадел булырга тырыштым
БАРДА районы авыл хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә шактый көч, сабырлык һәм үҗәтлелек салган үз уллары белән хаклыча горурлана ала. Җитәкче Вазыйфаларда эшләп, вакыт белән, кайвакыт хәтта сәламәтлекләре белән исәпләшмичә, олыгайганчы бөтен көчләрен куеп хезмәт итәләр — алар өчен куелган максат барыннан да өстенрәк була. Туган районы өчен эшләүче шундый хезмәтчәннәрнең лаеклы вәкилләренең берсе итеп Уймуж авылында туып-үскән Наил Галим улы Имайкинны атарга мөмкин. Кырык ел стажы булган Наил абый кайда гына эшләмәгән. Хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда гади тракторчы булып








