Сиксән биштә дә шул ук Имаш

 Масгут ИмашевТАТАРСТАННЫҢ Дәүләт Советы депутаты һәм халык шагыйре Роберт Миңнуллин язган бу сүзләр танылган композитор, җырчы һәм мөгаллим якташыбыз Мәсгут Имашевка ничек туры килә! Чыннан да, ничә яшьтә булуына карамастан, Мәсгут абый һәрвакытта «формасын саклый», ул һәрдаим иҗатта һәм эштә. Сиксән биш яшьлек кеше дип уйламассың да!
16 ноябрьдә Г. Камал театрында — җылы һәм дулкынландыргыч, җырлы-моңлы бәйрәм кичәсендә дә яңгырады ул шигырь юллары. Мәсгут абый, һаман да «шул ук Имаш» булуын раслап, кич буе сәхнәдән төшмәде: юбилее уңае белән тәбрикләүләр кабул итте, сөйләде, җырлады һәм хәтта «Барда түбәтәйләре» көенә биеп тэ алды. Кичә югары дәрәҗәдә, бик матур булып үтте.
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев котлавын һәм рәхмәт хатын мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды, ул котлауда Мәсгут Габдрахмановичның халыкчан иҗатына зур бәя бирелгән иде. Айрат Миңнуллович шулай ук үз исеменнән җылы котлады һәм «Җ ырланмаган әле Сезнең җыр» дип, юбилярга иҗат илһамы теләде.
М.Г. Имашев исеменә кичәдә котлаулар яуды гына! Кукмара район башлыгы Мәсгут абыйга иҗаты һәм аеруча «Кукмара» җыры өчен аеруча рәхмәт хисләрен белдергән иде, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров «Сез — легендар зат!» дигән сүзләр белән медаль тапшырды, Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Әсхәт Хисмәт — Камал театры коллективы, Рәсәйнең атказанган һәм Татарстанның халык артисты, «Кыр казлары артыннан» җ ырын иң беренче башкарган Исламия Мәхмүтова Тинчурин театры коллективы исеменнән котлауларын җиткерделәр. Район администрациясенең эшләр белән идарә итүчесе Рафис Мукаев, район делегациясе әгъзалары Сәлим Назин, Җәүһәрия Габдулхакова, Ринат Әмиров, Казанда яшәүче бардалылар Элеонора Портнова, Рафис Иманаев һәм башкалар чыгышлары тәэсирле булды.
Ә күпме җыр яңгырады бу кичәдә — Мәсгут Имашев җырлары! Аларны Әсхәт Хисмәт, Илнур Нуриев, Айгөл Хәйри, Рөстәм Маликов, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова, Рөстәм Асаев, «Болгар кызлары», студентлар ансамбльләре һәм әлбәттә, Айрат, Фатыйма һәм Мәсгут абый Имашевлар башкарды. Әминә Имашева башкорт кызлары биюен күрсәтте. Мәсгут Имашев музыкаль бизәгән «Назлы кияү» спектакленнән күренеш тә кызыклы булды.
һәр чыгыш ясаучы юбилярга бәхетле озын гомер, дәвамлы һәм илһамлы иҗат теләде. Мәсгут Габдрахманович:
— Ихлас теләкләрегез белән сез мине җиденче катка гына түгел, җиде меңенче катка күтәрдегез, рәхмәт сезгә! Ходай озын гомер биргән икән, туксан яшемне дә шушы сәхнәдә үткәрергә язсын. Барчагызны бүген үк биш елдан булачак юбилей кичәмә чакырам! — диде.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *