Ярату һәм кайгырту дөньясында

“Лучшая многодетная семья года” и “Лучшая замещающая семья”
2008 ЕЛДАН башлап Пермь краенда гаилә мөнәсәбәтләрендә, әхлакьй башлангычларны гаиләдә бербереңне аңлау, ихтирам итү, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату максатында «Иң яхшы күп балалы гаилә» һәм «Иң яхшы алмаштыручы гаилә» край конкурслары үткәрелә. Алар традицион рәвештә ике этаптан тора — сайлап алу (район яки округ) һәм край.
3 ноябрьдә Барда районы социаль яклау бүлегендә күп балалы һәм алмаштыручы гаиләләр арасындагы конкурсның сайлап алу турының йомгаклау чарасы үтте. Бүлек начальнигы Ләйсән Имайкина гаиләләрне котлап, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Чарада һәр гаилә презентация ясады, һәм без аларның ничек яшәүләре, балаларны ничек тәрбияләүләре һәм аларның уңыш сере нинди булуы турында белдек.
Вәсилә һәм Нәҗмегалим Балтачевларның алмаштыручы гаиләсе 2004 елда барлыкка килә. Бүген алар алты бала тәрбиялиләр һәм Вәсилә Вәсил кызы белән Нәҗмегалим Ахунҗан улы аларга бар тырышлыкларын, күңелләрен һәм энергияләрен бирәләр. Алар балаларга хәзерге вакытта бары тик үз хезмәтең, акылың һәм булдыклылыгың белән генә уңышлы булырга мөмкин булуын төшендерергә омтылалар. Тәрбияләнүчеләрен хуҗалык алып барырга, җирдә эшләргә, үз өсләренә җаваплылык алырга өйрәтәләр.
«Тәрбиягә алган балаларның төрлесе төрле характерда, шуңа күрә аларга аерым игътибар, зур тырышлык таләп ителә. Балтачевлар аларны тәрбияләүдә үзләренең бай тормыш тәҗрибәләреннән актив файдаланалар, аларны шәхси уңай үрнәкләре ярдәмендә тәрбиялиләр», — дип характерлады бу гаиләне Ләйсән Фәим кызы. Бу гаиләдә тик кызлар гына тәрбияләнә. Алар, тәрбиягә алган әниләре Вәсилә апа кебек, барысы да тырыш, җитди, башкаручан, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Спорт белән мавыгалар, чаңгыда йөриләр, бию һәм «Оста куллар» түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр, гадәти булмаган ризыклар пешерергә яраталар, чигәләр, бәйлиләр. Иң өлкәннәре Светлана һәм Фәнисәгә — 17 шәр яшь, Викториягә — 15, Дарьяга — 14, Лианага — 10, Рәмиягә — 9.
Фаил һәм Гәүһәрия Хәсәновлар Күчтәнтидә яшиләр. Аларның гаиләсе 2004 елда барлыкка килә. Бүгенге көндә алар биш бала тәрбиялиләр, моңа кадәр унны тәрбияләп, олы тормышка озатканнар инде — кемдер эшли, кемдер белем ала. Чын нык гаиләнең төп билгесе — ул ишек бусагасыннан өйгә үткәч үк сизелүче уңайлылык һәм җылылык. Ата-ана яратып һәр бала өчен шәхси пространство булдырганнар. «Барлык бу елларда Гәүһәрия Хәмит кызы үзен яхшы һәм җаваплы тәрбияче итеп кенә күрсәтеп калмады, ул балалар өчен чын-чынлап якын һәм кадерле кешегә әверелде. Балаларны тәрбияләү һәм карау буенча вазыйфаларга ул җитди карый, аларның физик һәм рухи сәламәтлеге турында кайгырта», -дип ассызымлыйлар социаль яклау бүлеге белгечләре. Алик, Эльвина, Айсылу, Рәдис, Артем — бик активлар һәм хәрәкәтчәннәр. Спорт, иҗади эш, хезмәт акцияләре — барысы да аларның хәленнән килә. Ата-ана балаларына бар яктан ярдәм итәләр, аларның үсеше өстендә эшлиләр, уңышларына һәм якты хыялларына сөенәләр. Печмень поселениесе башлыгы Даниф Тякин алар турында менә нәрсә сөйләде: «Фаил һәм Гәүһәрия Хәсәновлар — Күчтәнтидә иң хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе һәм авылда прием балалар караучы бердәнбер гаилә. Аларның йортында һәрвакыт чисталык һәм тәртип, өстәл тәмле ризыклардан сыгылырга тора. Ата-ана бергәләп ял оештыруга, нәкъ менә балаларны музыкаль үстерүгә зур игътибар бирәләр. Тату гаилә атмосферасында балалар игътибарлы һәм кайгыртучан булып үсәләр».
Төнгүктән Рафис һәм Таңсылу Мукаевларның күп балалы гаиләсе 1993 елда барлыкка килә. Эш сө ючән ата-ана үз балаларын — Алиса, Тимур һәм Аделияне дә шул рухта тәрбияләргә тырышалар. Үз хуҗ алыкларында сыер, казлар һәм башка терлеклек асрыйлар. Таңсылу Мукаева билгеләгәнчә, кешене акыллы, зирәк итеп бары тик хезмәт кенә тәрбияли ала, балаларны иртә яшьтән үз йортыңда, хуҗалыгың да матурлык һәм уңайлылык тудыру максатында эшләргә өйрәтү мөһим.
Назиф һәм Ләйсәнә Кульмашевлар 2000 елда кавышалар. Бүген дүрт бала тәрбиялиләр. Гөлназ, Нияз, Ләйлә һәм Әминә инде кечкенә яшьтән әти-әниләренә хуҗалыкта тырышып ярдәм итәләр. Кульмашевлар гаиләсендә беркем дә эшсез түгел, барлык вазыйфалар һәркемгә бүленгән. Гаиләнең зур булмаган шәхси бизнесы бар, шуңа күрә балалар акчаның ничек килүен белеп үсәләр.
Гаиләләрне котлап, Ләйсән Фәим кызы конкурста катнашучылар адресына матур теләкләр белдерде, аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Күп балалы гаиләләр конкурсының край этабында район намусын Рафис һәм Таңсылу Мукаевлар яклаячак, чара 26 ноябрьдә булачак. Ә алмаштыручы гаиләләр конкурсы кысаларында 4 декабрьдә Пермьдә форум узачак, анда бездән ике гаилә бара.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *