Беренче урында — гаилә һәм балалар

Семья Габдушевых
һәР ЕЛ ноябрьнең соңы якшәмбесендә россиялеләр әниләрен бәйрәм белән котларга ашыгалар. «Әни» — һәр бала өчен иң кирәкле, мөһим һәм төп сүз, чөнки әни ул һәр минут, һәр көн чиксез кайгыртуын, чын күңелдән яратуын, сабырлыгын һәм тугрылыгын сиңа бүләк итә.
Гөлнар Мәхмуд кызы Габдушева гомере өйдә дә, эштә дә балаларга багышланган, чөнки ул «Колос» балалар бакчасы өлкән группа тәрбияләнүчеләре өчен «икенче әни» булып тора.
— Минем профессиональ эшчәнлегем үз балаларымны тәрбияләүдә дә ярдәм итә. Мәсәлән, һәркем «пожалуйста», «рәхмәт» кебек тылсымлы сүзләрне белә, аңа һәр бакчада өйрәтәләр, ә без баланы юату яки ярдәм итү өчен башка тылсымлы сүзләр дә кулланабыз. Без, күп балалы гаилә, шуңа күрә тәртип безнең өчен иң мөһиме. Тәртипкә өйрәтү, бездә бакчадагы кебек үк: һәркемнең әйберләр өчен үзенең билгеле урыны бар, һәркем үзеннән соң савыт-сабасын җыештыра. Болар барысы да беренче карашка вак-төяк кебек тоелса да, мөстәкыйльлек һәм җ аваплылык нәкъ менә шуннан башлана да инде. Мин тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм, мин һәрвакыт балалар янында булырга яратам, алар — минем байлыгым, — ди Гөлнар Мәхмуд кызы.
Габдушевлар гаиләсе 21 ел элек барлыкка килә. Бүген Гөлнар Мәхмуд кызы һәм Рафис Хәмит улы зур, уң айлы йортта яшиләр, биш бала тәрбиялиләр. Иң өлкәне Гүзәлгә 20 яшь, әнисе әйтүенчә, ул балачактан җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, химия белән мавыга, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Хәзер ПГНИУда укый,
Гүзәл — булачак химик-технолог. Рушанга 16 яшь, 10 класста укый, ул волейбол һәм баскетбол буенча район ярышларында актив катнаша, теннис белән мавыга. Ләйләгә 14 яшь, 8 класста укый. Яраткан шөгыле — бию, гимнастика һәм җиңел атлетика. Өченче класс укучысы Артур теннис, шахмат уйный, көрәш белән шөгыльләнә. Иң кечесе Ләйсәнгә 6 яшь, ул биергә һәм җырларга ярата.
— Безнең балаларыбыз тәртипле, тәрбияле, тыңлаучан, киң күңелле. Рушан белән Артурны опекага алдык, әмма алар безнең өчен иң кадерлеләре. Тормыш иптәшем белән малайларны үз гаиләбезгә алыр алдыннан күп уйландык — булдыра алырбызмы, бөтенесен дә бирә алырбызмы? Ә иң борчыганы — аларны кемгәдер чит гаиләгә бирүдән курыктык. Бүген алар — бөтен эштә төп ярдәмчеләребез, ирем белән тракторда эшләргә өйрәнәләр, аңа утын әзерләгәндә дә ярдәм итәләр, печән дә бергәләп чабалар, — дип уртаклаша күп балалы ана. — Без балаларны әти-әниләребез, картәни-картәтиләребез безне тәрбияләгән кебек тәрбияләргә тырышабыз. Бәлки кемгәдер бу креатив күренмидер, әмма, минем уйлавымча, ата-бабаларыбыз тәрбиясенә барысы да салынган, ул лаеклы яшәргә ярдәм итә.
Ә хуҗалыкта эшләр барысына да җитәрлек. Габдушевлар 10 үгез асрыйлар, һәр ел симертү өчен бройлерлар сатып алалар, өч бакча эшкәртәләр. Җәен урманга җиләк-җимешкә йөриләр. Хезмәттән тыш, гаилә ял итү өчен дә вакыт таба, еш кына барысы бергә Пермьгә баралар, ә быел Кара диңгездә ял иткәннәр.
— Барлык әниләргә үз балалары белән аралашып яшәүләрен, бер-берсен «ишетүләрен», барысын да аларга аң латуларын, күбрәк игътибар бирүләрен телим. Аларны яратыгыз, тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз, үз кызларыгызны искиткеч хатын-кыз, кайгыртучан әни, яхшы хатын булырга өйрәтегез, — дип теләде бәйрәм алдыннан стажлы тәрбияче Гөлнар Мәхмүд кызы Габдушева.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *