Июнь — сабантуйлар ае
Слушайте Жэйге сабан туе — Зо-Лэй-Лэ на Яндекс.Музыке Дуслык бәйрәме Чернушка районы сабан туе Сулмаш авылында 11 июньдә гөрләде. Бу бәйрәмнең төп сыйфаты шунда ки: мәйданга килүче һәркем халык уеннарында һәм бәйгеләрдә катнашып көч-егәрлеген сынап карый, сәхнәдә чыгыш ясап осталыгын күрсәтә, яисә гап-гади тамашачы, җанатар була ала. Безнең сабантуй сәхнәсендә Сулмаш мәдәният йорты, күрше Павловка, Ананьино, Слудка поселениеләре үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады, район татар иҗтимагый үзәге һәм башкорт корылтае коллективлары җыр, биюләре матур булды, чуваш ансамбле сәламләде. Татарлар, башкортлар,









