Яңгырасын гармун моңы

Ахнаф Мидхатович Булатов
ГАРМУН тавышына битараф кеше бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Бу моңга кушылып я биисе, я җырлыйсы килә. Белмим, кемгә ничектер, миңа элеккеге җырлар, атап әйткәндә «Сарман», «Зәңгәр күлмәк», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Ике аккош» һ.б. аеруча күңелгә якын. Күпме тыңласаң да, һич тыңлап туеп булмый аларны.
Түбәнавылда яшәүче Әхнәф Мидхәт улы Булатов гармунда уйнарга әтисеннән өйрәнә. Бу вакытта ул әле икенче класста гына укый.
— Әти гармунчы иде, әтинең абзые да гармунда уйнады. Башта тальянда, аннан хромкада, баянда уйнадым. Авылдашыбыз Булатов Наиф абыйның баянында уйнарга өйрәндем. Сәхнәдә 7-8 классларда укыганда уйный башлаганмындыр. Элек авылларда гармунчылар күп була торган иде. Бездә Мостаев Мөсабих, Илкәев Рәис, Мөстәкыймов Рәүхәт, бертуганнар Дамир белән Габдрафикъ Илкәевларны әйтеп була. Комбайнер Минниәхмәт абзый гел беренче урынны ала иде, Гарибҗан абзый да яхшы уйнады. Булатов Габдрафикъ иң оста гармунчыларның берсе булды. Башкалардан матуррак уйныйсы килеп, әй тырышып өйрәнәсең инде. Казан артистлары концерт куйган чакларында өздереп уйнап күңелгә дәрт салып китә торганнар иде.
Гомер буе гармун дустыннан аерыла алмый Әхнәф абый. Төрле конкурсларда катнаша, Уфа, Самара, Казан сәхнәләрендә «Түгәрәк уен»да чыгыш ясый, Пермь краеның бик күп шәһәрләрендә гармун моңын тарата. 1987 елда Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә, «Уйна, гармун!» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясый.
— Гармунда уйнау күңелемә ял, тынычлык бирә. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер сирәгрәк уйнала инде, чакырсалар кунакларга, туйларга барам. Соңгы елларда гармунчылар кимүе җанны борчый. Ярый әле безнең авылдан өч бала Барда балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, гармун серләренә төшенә. Бик сөенәбез.
— Нинди көйләрне якын күрәсез, Әхнәф абый?
— Барда көен уйнарга яратам. Якташыбыз Рәшит әйтә торган иде, бу көй безнең якларда гына таралган, дип. Димәк, чын фольклор әсәре бу. Элек халыкны сугышка озатканда шул көй яңгыраган. Егетләр армия сафларына киткәндә дә шул көйне башкарабыз. (Әхнәф абый кулына гармунын алып көйне уйнады.)
— Гомер эчендә нинди кызык, мәзәк хәлләргә тарыганыгыз булды?
— Шулай, бер егет гармунда уйнарга чакырды, хатынының әнисенең юбилее икән. Кунакка барып кердек. Безне күрүгә барысы да гаҗәпсенеп калдылар, аптырап торалар. Баксаң, мине чакырып бу егет якыннарына сюрприз ясарга уйлаган икән. Икенче бер чакта туйга чакырдылар, киенеп әзерләнеп көтеп утырам. Билгеләнгән вакыт та узып китте, болар юк. Шалтыратып карарга булдым. Ә анда тулы куәткә туй гөрли, икенче гармунчы тапканнар да, миңа әйтеп куярга да онытканнар. Була шундый чаклар, туй, я башка тантана башланыр алдыннан гына эзләп киләләр. Төрле хәлләр була инде, тормыш бит бу.
һөнәре буенча әңгәмәдәшем шофер, укып чыккан булса да, ул бу хезмәтне үз итмәгән. Төрле эшләрне үтәгән, клубта гармунчы булган. Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, кыш һәм көз айларында кочегар хезмәтен башкара. Буш вакытларында газета һәм журналлар укырга ярата. Моңлы көйләр сузарга һәрчак җаен таба.
— Бер генә мәдәни чарабыз да Әхнәф абыйдан башка узмый. Күрше авылларда сөрән сугулар дисеңме, сабантуйлар уздырумы, Барда җыенымы, я башка бәйрәмнәрме — тирә-як гармун моңына күмелә. Без бу яктан бәхетле. Кешелекле, ярдәмчел зат ул, 90 яшен арткан әтисен тәрбияли. Аңа сәламәтлек, куанычлы озын гомер телибез, — ди Түбәнавыл клубы мөдире Айсылу Аптукова.
…Яңгырый гармун моңы. Тирә-юньгә шатлык нуры, бәйрәм рухы тарала. Күңелне аерым бер җиңеллек, күтәренкелек хисе урап ала. Шул гүзәллекне тоя белүебез белән дә бәхетле без. Ә бу халәтне тудыра алучылар күп тапкырлар бәхетледер.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *