Июнь — сабантуйлар ае


Дуслык бәйрәме
Сабантуй в Сульмаше 2016
Чернушка районы сабан туе Сулмаш авылында 11 июньдә гөрләде. Бу бәйрәмнең төп сыйфаты шунда ки: мәйданга килүче һәркем халык уеннарында һәм бәйгеләрдә катнашып көч-егәрлеген сынап карый, сәхнәдә чыгыш ясап осталыгын күрсәтә, яисә гап-гади тамашачы, җанатар була ала.
Безнең сабантуй сәхнәсендә Сулмаш мәдәният йорты, күрше Павловка, Ананьино, Слудка поселениеләре үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады, район татар иҗтимагый үзәге һәм башкорт корылтае коллективлары җыр, биюләре матур булды, чуваш ансамбле сәламләде. Татарлар, башкортлар, руслар, удмуртлар, чувашлар, башка милләт вәкилләре — сабантуй барысын берләштерде, халыклар дуслыгы бәйрәме булуын янә бер дәлилләде.
Сабантуй в Сульмаше 2016
Сабантуйда һәркем үзенә ямь таба ала. Халык уеннары, бәйгеләр шау-гөр килеп бара, җыр-моң агыла… Төп бәйге — милли кө рәш, быел сабантуй батыры исемен Сулмашлы Илгать Сафин яулады.
Бәйрәмдә котлаулар белән Чернушка районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенче урынбасары Е.Е.Омелина, татар иҗ тимагый үзәге рәисе Р.Н.Сәлахова, край башкорт корылтае рәисе Р.Т.Мөхәммәтьянов, Сулмаш поселениесе башлыгы Х.Я.Рәхимҗ анов чыктылар. Традиция буенча сабантуйны Сулмаш мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Суфиев ачты.
Бәйрәм бүләк иткән мизгелләр күңелләрдә озак сакланыр.
Сабантуй в Сульмаше 2016
Земфира ӘХМӘТОВА.
 
Бәйрәм шатлыгы
Сабантуй в Аитково
Быелгы сабантуйны үткәрү көне әле көздән үк 4 июньгә билгеләнгән иде. һава шартлары уңай килү бу вакытка авыл хуҗ алыгы хезмәтчәннәренә чәчүне, ә авыл халкына язгы бакча эшләрен тулысынча төгәлләргә мөмкинлек бирде. Бәйрәмгә хәзерлек авып баруда шулай ук барысы уңай булды.
Сабан туе ат чабышлары белән башланды. Бәйгене оештыручылар зур тырышлык куйганнар иде — бәйрәм бизәге булып торучы бу ярышта төрле категорияләрдә унөч ат катнашты, алар арасында колхоз эш атлары да, чабышлар өчен махсус үстерелгән
юртаклар да, хәтта пони аты бар иде. Үз төркемнәрендә беренче урынны Вадим Хлебниковның «Швед»ы һәм «Труд» хуҗалыгының «Гранит»ы яулады. Икенче урында — Виктор Чудинов куйган «Фрося» һәм Мария Чудинованың «Зита»сы, өченчедә — Марина Сергееваның «Лесть» аты һәм Александр Плетневның «Листопад «ы. «Тор» кушаматлы кечкенә пони да (Анна Анисимованың) бүләксез калмады.
Ат чабышларыннан бәйрәм төп сәхнәгә күчте. Сабан туен «Труд» хуҗалыгы директоры Илшат Асанов ачты, ул флаг күтәрү хокукын колхоз алдынгысы Нияз Низаметдиновка тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларны Лысьва шәһәр округы администрациясенең территорияләрне үстерү буенча начальнигы Борис Закиров, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Александр Братухин сәламләделәр. Лысьва металлургия заводы идарәче директоры Виктор Родионов котлады, ул милли көрәштә җ иңгән батырга тәкә дә бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин котлаулар белән бергә бүләккә татар телендә китаплар тапшырды.
Сәхнәдә «Шауба» милли-мәдәни үзәге, Березовка районының Байтирәк авылы, Лысьвадан «Бәхет» ансамбле һәм Пермьнән «Арслан» студиясе артистлары чыгыш ясаган арада уен мәйданчыкларында халык уеннары күпләрне җәлеп итте. Сабан туенда капчык киеп, көянтәгә сулы чиләк элеп, йомырка салынган кашыкны авызга алып йөгерүче — ярышучылар беркайчан да кимеп торганы юк. Ә ир-атлар һәм үсмерләр капчык белән сугышуда көч сынаштылар. Биредә Равил Рахметовка тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Айнар Ишметов һәм Динар Сөбеханов алды. Милли көрәштә Айвар Кабышев батырга чыкты. Раниф Латыпов -икенче һәм Радик Кабишев өченче булдылар. Муен ярдәме белән аркан тартышуда Динар Сөбеханов, Алик Сайранов, Руслан
Сәлахов уңышка ирештеләр.
Бәйрәм бик күркәм үтте, халык рәхәтләнеп күңел ачты. Шушы бәйрәм шатлыгын бүләк итүчеләргә — оештыручыларга, финанс ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәм.
Дилүсә НАРИМАНОВА, «Шауба» милли-мәдәни үзәге директоры.
 
Маныш авылы татар һәм башкортларын яраткан бәйрәмебезгә җыйды

Invalid Displayed Gallery


Табигатьнең искиткеч матур төбәгендә урнашкан Маныш авылы 29 майда Куеда районы татар һәм башкортларын яраткан бәйрәмебезгә җыйды. Авыл халкы сабан туен яхшы хәзерлек белән каршы алды: урамнар чистартылган, җыештырылган, барысы да тәртиптә — кунак көткән йорттагы шикелле үк. Ә кунаклар, чыннан да, күп булды: краебызның күрше шәһәр һәм районнарыннан, Башкортостанның Тәтешле районыннан, башка төбәкләрдән.
Сабан туе авыл янәшәсендәге урман аланында үткәрелә. Урын бик ямьле, килү юлы әйбәт, узган ел мәйданда сәхнә дә ясадык. Ә иң әһәмиятлесе — бәйрәм программасы кызыклы, һәркемнең күңеленә хуш килерлек.
Куеда имамы Галихан хәзрәт Гайсин, район башлыгы Александр Горбунов, Пермь крае башкорт корылтае рәисе Рәсил Мөхәмәтьянов, башка хөрмәтле кунаклар котлауларыннан соң спорт бәйгеләре, уеннар, концерт чыгышлары башланды. Капчыклар белән сугыш, гер күтәрү, күз ябылган хәлдә бауга эленгән әйберләрне кисү, озынлыкка сикерү, баганага менү шикелле бәйге һәм уеннарда катнашучылар күп булды. Концерт чыгышлары берсеннән-берсе матур иде. Үзебезнең «Сандугач», «Грация», «Гүзәл» ансамбльләре һәм Чернушкадан Илнар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге «Яшьлек» ансамбле җыр һәм биюләре бәйрәм бизәге булды. Тамашачылар Альбина Сәмиева, Лилия Харисова, Венера Гиндуллина, Алсу Гатафурова, Римма Камалова чыгышларын аеруча яратып кабул иттеләр. Ә программаны алып баруда Куедадан мәктәп китапханәчесе Зөхәйрә Әхмәтвәлиева зур ярдәм күрсәтте.
Сабан туен үткәрүдә булышлык итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт, бигрәк тә спонсорларыбыз Флорид һәм Земфир Бадертдиновларга, Александр Сергеевка, авыл старостасы Мөбарәк Гариповка, Кыямовлар гаиләсе әгъзаларына, район һәм поселение җитәкчеләренә, Андрей Переславцевка, һәр эшебездә ярдәм итүче Шамил Сафинга ихтирамыбызны белдерәм.
Алия САФИНА, Куеда районы татар һәм башкортлары иҗтимагый үзәге рәисе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *