Бәйрәмнәрне каршылап

Встречая праздники
Милли бәйрәмнәребез якынлашкан бу көннәрдә күңелләр аеруча күтәренке. Ел буена сагынып көтеп алган Барда җыенына санаулы гына көннәр калып бара, бу ялларда кайбер авылларда Сабан туйлары гө рлиячәк тә инде.
— Хәзер клубта репитицияләр бара, бәйрәмнәргә әзерләнәбез. Дүртенче июньдә сөрән суктык. Халык бүләкләрне күп бирде, 5000 сумнан артык акчалата да җыелды, зур рәхмәт, — дип сөйли Сөҗән авылы клубы сәнгать җитәкчесе Раушания Әширова. — Авылдашлар бәйрәм буласы урында эскәмияләр ясады. Агач материаллары белән «Мир» хуҗалыгы җитәкчесе Мөбарәк Галиев һәм «Галиев Рим» КФХсы ярдәм күрсәтте. Юлларга таш та түшәлде. Сабан туе Сөҗәндә 12 июньдә якшәмбе көн үткәреләчәк, чакырып калабыз сезне. Бәйрәмнәр күңелле узсын, котлы булсын!
Сабантуйлар гомер бакый иң яраткан бәйрәмнәрдән саналган. Әзерлек эшләре алдан ук башланган: хуҗалыгыңны төзекләндерү, юу-чистарту, кием-салым әзерләү, кунаклар өчен табын хәстәрләү һ.б. Ни генә дисәң дә, күңелле мәшәкатьләр. Элек ничек булса, хәзер дә шулай. Кайсы авылга гына шалтыратма, хәзерлек эшләре алып барыла.
— Якынлашып килүче зур бәйрәмнәребез белән райондашларны һәм авылдашларны тәбриклим, тазалык, бәхет телим. Яңавыл поселениесенә кергән авылларда яшәүчеләр өчен Сабан туе бәйрәме Барда җыеныннан соң 19 июньдә уздырылачак. Башлану вакыты — көндезге сәгать бердә, якташларны, кунакларны чакырып калабыз, — дип мәгълүмат җиткерә Яңавыл поселениесе башлыгы Р.З. Надыров. -Авылларда төзекләндерү эшләре, өмәләр үтте. Үзара салым акчасына урамнарны яктырту мәсьәләсенә тотындык, алга таба эшләрне дәвам итәбез. Яңавылда сөрән сугу үткәрелде, Башап Башта 12 июньгә билгеләнгән. Спонсорлар белән эшлибез, кунакларга чакырулар җибәрдек. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Озын Ялан авыл поселениесе районның көньягына урнашкан, иң зур җирлекләрнең берсе санала. Авыл поселениесе администрациясе башлыгы Р.Ә. Исмакаев сүзләренчә, торак пунктларда бәйрәмнәргә әзерлек тулы куәткә гөрли:
— Төзекләндерү эшләре дәвам итә, юлларны тигезләү белән шөгыльләнәбез. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү йөзеннән су алу урыннары әзерлибез. Үрнәк хуҗалык алып бару буенча конкурс игълан ителгән иде, җиңүчеләр ачыклана. Озын Яланда сөрән сугу үткәрелде, авылларда әле дәвам итә. Спонсорлардан бүләкләр көтәбез, алдан ук рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм барча кунакларны бәйрәмнәргә чакырып калабыз. Сабантуйлар Өчкулда 10 июньдә сәгать биштә, Бардабашта 11 июньдә сәгать уникедә, Озын Яланда 19 июньдә унике сәгатьтә башланачак. Килмичә калмагыз!
Үдик авылында сөрән сугу өч көн рәттән үткәрелә икән, быел ул 8-10 июньгә туры килгән. Милли бәйрәмнәрне каршылап бу җирлектә дә байтак эшләр башкарылган.
— Әрәмәавылда һәм Искирдә юллар төзекләндерелде, Үдиктә һәм Тауавылда алга таба дәвам итәчәкбез. Сабантуйлар буласы мәйданнар каралды, сәхнәләр ремонтланды. Халык үз хуҗалыгында мәшгуль, чистарту эшләрен башкара. Спонсорлар белән элемтәдә торабыз. Үдик авылы бәйрәменә Нефтекама филармониясе һәм Татарстаннан артистлар килүен көтәбез. Сабантуйлар 11 июньдә Тауавылда, 12 июньдә Искирдә һәм Үдиктә 19 июньгә билгеләнгән, башлану вакыты өч авылда да сәгать 11дә. Бездә бәйрәмнәр бик күңелле уза, рәхим итегез, — дип дәште Үдик авыл поселениесе башлыгы С.М. Садыртдинов.
Калган поселениеләрдә дә бәйрәм чаралары билгеләнгән. Вакытында аларны уздыру өчен җаваплы затлар, мәдәният хезмәткәрләре бөтен көчләрен һәм осталыкларын эшкә җигәчәк. Милли бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, изге ураза көннәре икәнлеген истән чыгармыйча дус-туганнар белән күрешеп, концерт карап, төрле уеннарда катнашып күңел ачырга язсын. Елның яме Сабантуйлар белән дуслар, шул турыда онытмыйк!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *