Онытылмас вакытлар, онытылмас фильмнар
Без, бүгенге өлкән буын кешеләре, совет чорында төшерелгән фильмнарны карап, аларның геройлары рухында тәрбияләнеп үстек. Ул вакытта совет кино сәнгате, чыннан да, халыкны тәрбияләүче дә, оештыручы да иде. В.И.Ленин «Сәнгать төрләренең иң мөһиме — кино сәнгате» дигән сүзләрен юктан гына әйтмәгәндер. Хәтердә, авылга кино килсә, ул көн чын бәйрәм шикелле була, бар халык шатланып, гәпләшә-гәпләшә клубка кино карарга ашыга иде. Сугыштан соңгы елларда тавышсыз кинолар күрсәтелгән вакытлар да истә. Экранда артистлар сөйләшәләр, тик тавышлары чыкмый, астарак сүзләре генә язылып бара









