Бергә эшләгән көннәр кадерле
Район администрациясендә район яшәеше мәсьәләләре хәл ителә. Монда эшләү өчен белгечләр дикъкать белән сайлап алына. Апрель аенда администрация аппаратында җаваплы эшләр башкарган, озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр Р.И. Уразованы һәм Ф.Т. Мәсәгутованы һ.б. тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар. Танып кызы Резида Илгать кызы Уразова район администрациясендә 28 елга якын эшләде. Башта район Советы рәисе Ә.Ә.Яруллин, аннан район хакимияте башлыклары Р.Ә. Исмәгыйлов, И.Ш.Урстемиров һәм муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев белән эшли ул, секретарь Вазыйфасын үти. — Район башлыгының секретаре булуны җиңел хезмәт









