Спортка багышланган гомер

Наталья Бурдыга
Наталья Бурдыга, фото с сайта www.biathlon.com.ua

Ил һәм Европа күләмендә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясау өчен нинди физик әзерлеккә ия булырга кирәк? Ә Олимпия уеннарында катнашу өчен? Ил данын яклаучылар арасында Уралдан, Пермь краеннан чыккан якташларыбыз шактый. Биатлончылар Владимир Аликин, Евгений Гараничев (икесе дә Нытва районы Новоильинский поселогыннан), Михаил Девятьяров, чаначы Альберт Демченко (икесе дә Чусовой шәһәреннән), фшуралы шуу осталары Максим Траньков, Татьяна Тотьмянина (чыгышлары белән Пермьнән) һ. б. Узган ел Сочида үткәрелгән Олимпиадада Чусовой шәһәреннән Татьяна Иванова чанада икенче урын, Александр Смышляев ирләр могулында өченче урын яулады, ә Евгений Гараничев шәхси узышта бронза медальгә лаек булды.
Алар белән горурланабыз, аеруча җан атып уңыш телибез. Кем ничектер, ә мин күп ярышларны күзәтеп барырга тырышам. Әлбәттә, телевизор экраннары аша. Узган елда Олимпия уеннарын күзәтеп куансак, быел дөнья
Кубоклары этапларын, дөнья чемпионатын карадык һәм карыйбыз.
 
Леонид Павлович Бурдыга
Леонид Павлович Бурдыга

Күптән түгел шундый дөнья күләмендәге зур ярышларда катнашучы якташыбыз — Оса кызы Наталья Бурдыга турында белдем. Башта ышанмыйчарак тордым, безнең шартларда да шундый спортчылар туып-үсә икән! Биатлоннарда чыгыш ясаучы якташыбызның җанатарына әйләндем, әйтерсең трассада күптәнге танышым. Биатлон — чаңгыда тиз һәм оста шуу өстенә төз атуны да таләп итә торган спорт төре. Осада яшәүче туганнарым аша биатлончы кызның беренче тренеры һәм әтисе Леонид Павлович Бурдыга белән очрашу көнен билгеләдем. Безнең белән бик теләп әңгәмәгә риза булды ул.
Пермь дәүләт педагогия институтының (хәзер университет) физик тәрбия факультетын тәмамлаганнан бирле сайлаган һө нәренә тугры кала. Педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы, ул әле хәзер дә балалар белән шөгыльләнә, Оса балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә чаңгы буенча күнегүләр алып бара. Педагогик эшчәнлеген башлауга быелның августында 50 ел тула! Инде ярты гасыр буе балаларга өзлексез физик тәрбия дәресләрен укыта. Үзен спортның күп төрләрендә сынап карый. «Аттестат алгач та туган мәктәбендә укытырга кала ул, 1971 елда югары уку йортын тәмамлый. Аның инициативасы белән Осада беренче спорт классы, соңрак аның катнашында беренче спорт лагере һәм спорт мәктәбе ачыла. Леонид Павлович бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия, тормыш тәҗрибәсе зур, үз-үзенә таләпчән булуы, югары эш сәләтлелеге, хезмәткә бирелгәнлеге белән аерылып тора», — дип языла аның турында район газетасы битләрендә. Спорт мастерлары Дарья Воронцова, Ксения Драчева, Кристина Дудина аның укучылары. Сүз уңаеннан, Леонид Павловичның тормыш иптәше дә укытучы, балаларга математика фәненнән белем биргән.
Хәл белешеп күрешкәннән соң Леонид Павлович безне кызына бирелгән медаль һәм кубоклар, истәлекле бүләкләр белән таныштыра башлады. Алар исә чиксез күп, һәрберсе шкаф киштәләренә тәртип белән урнаштырылган. «Кайчандыр санаган идем, 170 ләп грамота һәм диплом булды», — диде ул. Ә бит аларның һәркайсы ифрат зур тырышлык, көч һәм сабырлык исәбенә яуланган.
— Наташа чаңгыга беренче класста укыганда басты. Спортка аны сәламәтлеген ныгыту максатыннан тарттым. Инде 25 ел чаң гы спорты белән шөгыльләнә ул, бөтен көчен спортка бирә. Осталыгын камилләштерә барып, нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра. Наталья башта Осада үткән ярышларда җиңде, аннан өлкәдә. (Бу җиңүләр турыда газета битләрендә дә языла). Беренче истәлекле уңышы 1995 елда булды, кросс буенча өлкә чемпионы булып танылды. Унике яшьлек кызның бу җиңүенә ышанмыйча тордылар — «кистереп чыккандыр», — диделәр. Шулай акрын гына күтәрелдек. 1998 елда шулай ук өлкә кроссында җиңү яулады. Күрсәткече бик яхшы — 500 метрны 1,16 вакытта үтте. Бишенче класста укыганда ук чаңгыда 15 км лы дистанцияләрне уңышлы уза иде.
10 класста чагында спорт мастерлыгына кандидат булды. Мин аны һәрвакыт алга дәштем, тагын да югарырак үрләр яуларга ө ндәдем. Сирәк күрешәбез, ул гел сборларда, ярышларда.
Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, кая укырга керергә, дип озак уйламый Наталья. Спорт белән мавыккан кыз башка юлны күз алдына да китерми.
— Гимназияне тәмамлагач, Чайковский дәүләт физик тәрбия институтын сайлады. Үзең уйла, карарны үзең кабул ит, дидем мин аңа. Шуннан башлап барысын да ул үзе хәл итә, — ди Леонид Павлович. — Беренче медален 2000 елда Кемерово шәһәрендә үткәрелгән Рәсәй беренчелегендә яулады — бронза медальгә лаек булды. Бик куандык — бу бит ил беренчелеге!
Наталья өлкәнең иң көчле чаңгычыларыннан санала, берничә тапкыр өлкә чаңгы ярышларында җиңү яулый. Кызлар арасында ике тапкыр Рәсәй беренчелеге призеры. Шул ярышларның берсендә «Урал-2» командасы составында эстафетада кечкенә батырлык ясый: икенче этапны узганда команданы уникенче урыннан икенче урынга алып чыга, нәтиҗәдә алар өченче урынга лаек була. Спортчыны чаңгыда оста шуарга, максат куярга һәм җиңәргә әтисе өйрәтә, биатлон буенча тренеры — И. А. Каринцев, ул аны беренче курсны тәмамлагач үзендә шөгыльләнергә дәшә. Бер ел ярымнан Наталья спорт мастеры, тагын ел ярымнан халыкара класслы спорт мастеры булуга ирешә. Яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр Европа чемпионы булып таныла. 2003 елның январенда Италиядә узган Бөтендөнья Универсиадада европалыларны таң калдырып, биатлон буенча алтын һәм бронза медаль иясе була. Шул ук елның мартында үткән чемпионатта һәм Европа беренчелегендә биатлон буенча өч алтын медаль яулый! Башта ул 7,5 км лы дистанциядә җиңә, аннан 12,5 км лы бәйгедә лидер була. Өченче алтын медален Форни-Авольтри шәһәрендә (Италия) эстафетада ала. Йомгаклау этабын узганда финишны ил флагын күтәреп тәмамлый. Бу адымы белән әти-әнисенә, якташларына зур бүләк ясый. Унтугыз яшьлек спортчы өчен чын мәгънәсендә зур җиңү була бу. 2004 елда Минск шәһәрендә үткән Европа чемпионатында алтын һәм көмеш медаль яулый. 2005 елда Венада узган Универсиадада дүрт бронза медальгә ия була. Бу бит дөнья чемпионаты! һәм монда яуланган бүләкләр иң кадерлесе, иң дәрәҗәлесе дә. 2006 да җ әйге биатлон буенча Рәсәй чемпионатында җиңү яулый. 2009 елда Рәсәй җыелма командасына чакырыла, майдан декабрьгә кадәр ил командасы составында шөгыльләнә. Шул ук елда биатлон буенча Рәсәй чемпионатында шәхси беренчелектә алтын медаль ала. 2010 елда Ванкуверда үтәчәк 21 кышкы Олимпия уеннарына кандидат итеп теркәлә. Тик катнашу бәхетен татырга туры килми. Җиңүләр җиңел генә бирелми шул, спортта бигрәк тә. Аңа җиңү шатлыгын да, югалту ачысын тоярга да туры килә. 2010 елдан Наталья Украина командасы өчен чыгыш ясый башлый. 2012 елда көмеш, 2014 елда бронза, быел Эстониядә Европа чемпионатында алтын, эстафетада бронза медаль яулый ул. Сочида узган Олимпиадада катнаша, эстафетада алтынчы урын алалар.
— Кызыгыз белән ничек шөгыльләндегез? — дип сорыйм остаздан.
— Башкалар белән ничек булса, аның белән дә шулай ук. Баланы кызыксындыра, җәлеп итә белергә кирәк. Рухын күтәрергә. Спортчылар шундый ук кешеләр бит. Шунысы кызганыч, хәзер балаларның спорт күнегүләренә вакытлары аз кала. Аларга БДИга хәзерләнергә кирәк, репетиторлар белән шөгыльләнүчеләр бар. Наташага килсәк, ул инде карьерасын тәмамлау турында сүз алып бара. Төрле илләрдә булды, төрле ярышларда чыгыш ясады. Алга таба ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Кызларының һәр бүләге — медаль һәм кубоклары көч һәм тир түгеп яуланган. Шуңа да кадерле алар. Европада, дөньяда ил данын якларлык спортчылар тәрбияли алырбызмы тагын? Моның өчен ай-һай тырышырга, күп нәрсәдән баш тартырга -язмышыңны чын мәгънәсендә спортка багышларга туры киләчәк. Танылган спортчыларыбыз кебек, хәер, нигә ерак китәсе -якташыбыз Наталья Бурдыга кебек. Без аның булган уңышларына сокланабыз, киләчәктә үзе кебек максатчан, көчле, талантлы спортчылар әзерләр, дип ышанабыз.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосында Леонид Бурдыга.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *