Мәдәният яши икән, халык та, аның үткәне дә, киләчәге дә бар

Фестиваль полотенца «Узоры тастымала».һәР ХАЛЫКНЫҢ мәдәниятендә үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар һәм аларда сөлге аерым урын алып тора. Ул, кеше гомеренең төп мизгелләрен билгеләп, аны туганнан алып картайганчы озата. Элек һәр йортта тукылган бизәкле озын сөлге булган, ул «тастымал» дип атала, көндәлектә нигездә чигелгән сөлге кулланылган.
Ата-бабаларыбызның өйләрендә тастымал иң күренгән урында: стена буенда, тәрәзә өстендә, тәрәзә арасында эленгән, аның белән көзгеләрне һәм стенадагы фотографияләрне чорнап куйганнар. Бүген бу сөлгеләр — сирәк күренеш, хәтта реликвия. Хәзер аларны туйлар һәм бәйрәмнәр вакытында гына күрергә мөмкин.
16 октябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм «59 регионның 59 фестивале» край проекты кысаларында «Тастымал бизәкләре» фольклор фестивале үтте.
Чара декоратив-кулланма сәнгать осталарының фойеда оештырылган күргәзмәсеннән башланды, биредә шулай ук чигүчеләрнең мастер-класслары, тамашачылар белән интерактив уен үтте.
— Соңгы елларда дәүләт материаль-мәдәни мирасны саклауга аеруча игътибар бирә. Россия территорияләрендә халык йолаларын, традицияләрен, бәйрәмнәрен тергезүгә юнәлдерелгән чаралар күп үтә. Бездә тастымал бәйрәмен үткәрү идеясе күптән туган иде. һәм авторы Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Елена Николаевна Кәлимуллина булган проект Мәдәният министрлыгы тарафыннан хуплангач, теләгебезне тормышка ашыру мөмкинлеге туды, — дип билгеләде үзенең сәламләү сүзендә район мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова.
Бәйрәмгә һәр килүче мәдәниятнең, халык иҗатының нинди бай булуын күрә, үткән белән хәзергенең элемтәсен тоя, күргәзмәдә катнашучыларның хезмәтен, төсләрнең байлыгын бәяли алды. Тәкъдим ителгән эшләр төрле иде, алар арасында сөлгеләр, тастымаллар гына түгел, ә чигелгән мендәр тышлыклары, картиналар, түбәтәйләр, сугылган паласлар, бәйләнгән пледлар һ.б. бар иде.
Катнашучылар районның барлык поселениеләреннән килгәннәр. Шулай да алар арасыннан Бардадан Илнара Әскәр кызы Илкәеваның эшләрен аерым билгеләп үтәсе килә. Аның картиналарыннан, тере диярсең, песиләр «карап тора», ә чәчәк бөреләре менә-менә ачылыр сыман тоела. Аның 2 группа инвалид булуына ышанмыйсың да, ул алты яшеннән кул эше белән шөгыльләнә башлый һәм инде 20 елдан күбрәк практикасы булган мастер, район һәм региональ дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый.
Гимназия каршындагы этнографик музей җитәкчесе Д.Н.Монасыйпованың сүзләре буенча, алар тастымаллар өйрәнү белән инде алты ел шөгыльләнәләр. Музей фондында 73 тастымал саклана, алар арасында узган гасырның 30-40 елларының уникаль экспонатлары бар. Ул сөлгеләрнең төрлелеге, аларны куллану, бизәкләрнең мәгънәсе турында сөйләде. Нигездә ачык төсләрдән файдаланган күрше район тастымалларыннан аермалы буларак, безнең осталар кызыл һәм кара төсләр файдаланганнар. Барда тастымаллары икедән җиде метрга кадәр булулары белән аерылып торалар. Традицион тастымалларда бизәкләр сыйфатында төрле геометрик фигуралар, ә Барда районы тастымалларында күбәләк, кояш, йолдыз кебек бизәкләр урын ала.
Чараның икенче өлеше залда үтте, анда районның фольклор коллективлары гаилә гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәреннән өзекләр белән чыгыш ясадылар, аларның үзәгендә тастымал булды. Тамашачылар армиягә озату, кичке утырулар, килен төшү, сөлгеләр белән биюләр күрделәр, автор Я.И.Рәсүлева башкаруында хәтта шигырь дә тыңладылар. Алардан тыш, үзләренең концерт номерлары белән «Дуслык» (җит. Г.Ф.Нуриханова), «Җәүһәр» (җит. Д.М.Камакаева), «Нурлы» (җит. 3. Ә.Нурыева) ансамбльләре һ.б. чыгыш ясадылар.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *