Татар һәм башкортның символы -түбәтәй

Варакия Нургалиевна Кантуганова из 1 Краснояра— МөГАЕН, миндә матурлыкка мәхәббәт балачактан ук салынгандыр. Әтиемнең агачтан бик матур шкафлар ясавы, аларны чәчәкләр белән бизәве, ә әниемнең тәрәзә пәрдәләре чигүе хәтеремдә. Ишегалдында, тәрәзә төпләрендә чәчәкләр күп булуын яратам, — дип башлады сөйләшүне 1 Әрҗәннән Вәрәкыя Нургали кызы Кантуганова. Ул түбәтәйләр һәм хатын-кызлар өчен калфак тегү һәм чигү белән инде берничә ел шөгыльләнә. Барда һәм Казан, татар һәм башкорт түбәтәйләренең бер-берсеннән ничек аерылып торуларын яхшы белә.
Дөрес әйтәләр: «Эшче куллар ял белмәс». Вәрәкыя Нургали кызы да түбәтәйләр чигү белән шө гыльләнгәнче, азык-төлек комбинатында эшли, әмма аны ябалар. Нәрсә белән шөгыльләнергә икән, дип
күп уйланырга туры килми. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә сәнгать әйберләрен (түбәтәйләр һәм калфаклар) ясау буенча курслар үтә, анда преподаватель Пономарева Мөнәвәрә Муллаәхмәт кызы тегергә, чигәргә, рәсем сайларга өйрәтә. Бүген В.Н.Кантуганова пенсиядә, ә түбәтәйләре — хәзер аның яраткан шөгыле, мавыгуы.
Түбәтәй теккән һәм чиккән һәркем яхшы белә, бу бик мәшәкатьле һәм күп вакыт таләп итүче кул эше. Әгәр дә барысын да кагыйдә буенча эшләсәң, бер түбәтәй эшләү өчен җиде көнгә якын вакыт кирәк икән.
— 10 ел эчендә 20гә якын түбәтәй һәм калфак тектем. Элек сатуга куя идем, хәзер заказ буенча гына яки күңел өчен эшлим. Сәйләннәр белән эшләгәндә һәр останың үз сере бар. Кемдер ялтырасын өчен фольга сала, ә мин рәсем күләмле күренсен өчен йомшак, тыгыз тукыма куям. Минем эшләрем арасында лилияләр, тюльпаннар һәм башка чәчәкләр белән бизәлгән Казан һәм Барда баш киемнәре бар, — дип уртаклаша безнең белән Вәрәкыя апа.
һәр халыкның — үз традицияләре, гореф-гадәтләре, культурасы һәм һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, индианканы «сари»дан, кытай кызын кимонодан, татар һәм башкортны түбәтәйдән таныйлар һәм беләләр. Түбәтәй ерактан ук хуҗасы турында күп нәрсә сөйли, аннан хуҗасының милләтен, кайсы яктан булуын белергә мөмкин.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Татар һәм башкортның символы -түбәтәй

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *