«Иллюзион» — Бардада

Барда приняла театр-студию «Гистрион» со спектаклем «Иллюзион»МАРТТА Кама буе лукойлчыларының һәм Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясенең Җиң үнең 70 еллыгына һәм вузның 40 еллыгына багышланган бердәм хәйрия акциясе старт алды. 12 майда Барда сәхнәсе рус совет драматургы Александр Галичның «Матросская тишина» спектакле белән «Гистрион» театр-студиясен кабул иткән иде инде.
13 октябрьдә Бардага инде таныш булган труппа янә килде, бу юлы яшь актерлар бардалыларга Андрей Курейчикның пьесасы буенча «Иллюзион» спектаклен тәкъдим иттеләр, аның режиссеры — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Виктор Ильев.
Беренче карашка, тамашачыга алты дусның цирк оештырырга карар итүе турындагы гади тарих кебек тоелырга мөмкин, берсенә — дан, икенчесенә акча кирәк, өченчесенә — күңелле. Әмма иң хәлиткеч вакытта алар дигәнчә булмый, очраклылык, төрле хәлләрнең бергә туры килүе, һәм нәтиҗәдә — бер нәрсә дә килеп чыкмый. Әгәр уйлансаң, бу тормышка, башка кешеләргә карата мөнәсәбәт турындагы тарих. Баш герой һәм мәзәкче Сандерс иллюзиянең һәм мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламый. Аның өчен бөтен төшенчәләр урыннары белән алмашынган. Цирк чынга, ә реаль тормыш һәм хисләр — иллюзиягә әверелә.
Тамашачылар спектакльне яхшы кабул иттеләр, көчле алкышлар озак тукталмады. Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ибраев барлык тамашачылар исеменнән постановканы күрү мөмкинлеге биргән өчен «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсына, «Гистрион» театр-студиясенә рәхмәт белдерде һәм коллективка рәхмәт хаты, чәкчәк һәм Лилия Осипованың «Барда курантлары» китабын тапшырды.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *