Киләчәк яшьләр кулында

Кадровый резерв Пермского края
20 ОКТЯБРЬДә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышында 23 санлы сайлау округы буенча Пермь крае Яшь кадрлар резервына сайлап алу үтте.
Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының эше тәмамлануга якын. Яшьләр парламент хәрәкәте активлаша бара hәм инде край буенча ике меңнән күбрәк яшьләрне берләштерә. Инициативалы, энергияле, яңа идеяләр белән тулы егет-кызларның. Пермь краеның Яшь кадрлар резервы hәм Яшьләр парламенты проектларын тормышка ашыру буенча тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектлары да куллана башлады.
“Яшь кадрлар резервы“ проектының максаты — үз территориясен үстерүдә кызыксынган hәм Пермь краеның киләчәгенә битараф булмаган яшьләр, максатчан кешеләр формалаштыру. Декабрьдә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышының пленар утырышында өченче чакырылыш край Яшьләр парламентының персональ составы расланачак.
Бүгенге көндә край Яшь кадрлар резервы формалаша. Исегезгә төшерәбез, моның өчен кандидатлар Яшьләр парламенты сайтында теркәлү үттеләр. Ресурс ачык, шуңа күрә hәр теләүче, шул исәптән власть вәкилләре hәм потенциаль эш бирүчеләр эшкә урнашу тәкъдиме белән яшьләрнең анкетасын карый ала.
Пермь крае Яшь кадрлар резервына 23 санлы бер мандатлы сайлау округыннан катнашучыларны сайлап алу традиция буенча комиссия тарафыннан тормышка ашырыла, анда Барда, Елово, Оса hәм Чайковский районнарыннан башкарма hәм вәкаләтле власть органнары вәкилләре, шулай ук җәмәгать кабул итү җитәкчеләре керде. Комиссияне Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 санлы сайлау округы депутаты Валерий Сухих җитәкләде.
Пермьгә hәр районнан делегация килде. Катнашучылар докладларын тәкъдим иттеләр, аннан соң конкурс комиссиясе утырышы булды, резервка дәгъва итүчеләр кандидатуралары тикшерелде. Комиссиянең эше буенча край Яшь кадрлар резервына Барда муниципаль районы администрациясе мәгариф идарәсенең укыту эшләре буенча белгече Айгөл Зәйләеваны, Оса районыннан Пермь шәhәре Ленин районы администрациясенең җәмәгатьчелек эшләре буенча бүлекнең җитәкче белгече Наталья Аспидованы, Чайковский районыннан Чайковский районы буенча “Бердәм Россия Яшь гвардиясе“ ВООсы җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары Анастасия Иванованы hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты ярдәмчесе Мария Неустроеваны тәкъдим итәргә карар ителде.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *