Көрәш – яшәү рәвеше

17 ноябрьдә Бардада чираттагы тапкыр Пермь крае беренчелегенә спорт чарасы уздырылды. “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2002-2004 елларда туган (15-17 яшьлекләр) кызлар hәм егетләр; 1999-2001 елларда туган (18-20 яшьлекләр) юниорлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар үткәрелде.
“Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басканнан бирле безнең районда край күләмендә спорт чаралары еш оештырыла башлады. Бу юлы ярышларда 7 район вәкилләре (барысы 88 кеше) үзара көч сынашты: бардалылардан кала Башкортостан республикасы, Кунгур, Оса, Чернушка, Суксун, Уен районнары спортчылары.
Барда муниципаль районы башлыгы исеменнән яшь көрәшчеләрне район администрациясе эшләре белән идарә итүче Р.Р. Мукаев, Пермь краенда билбау көрәше буенча Федерация президенты А.И.Амаева сәламләде, ярышларның баш хөкемдары И.В. Амаев кагыйдәләрне аңлатты.
Менә бил алышулар башланды. Бәйгеләр 23 авырлык категориясендә алып барылды. Кызлар hәм егетләр бер үк вакытта ике келәмдә көч сынаштылар. Егетләр арасында бил алышу гадәти хәл кебек инде, ә менә кызларның келәмгә чыгулары сирәк күренеш. Чернушкалылардан аермалы буларак, безнең районда билбау көрәше белән шөгыльләнә башлауга әле чагыштырмача аз вакыт узган. Шуңа карамастан, Барда районыннан катнашкан 8 егет уңышлы чыгыш ясады: I урынга 1, II урынга 5 hәм III урынга 1 кеше лаек булды. Кемнәр соң алар? Данил Бикмөхәммәтов 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды, тренеры – Исмәгыйл Хәниф улы Бикмөхәммәтов. Айнур Ижбулатов, Эмиль Балтачев, Ренат Атнагулов (тренерлары И.Х. Бикмөхәммәтов), Альмир Адутов, Руслан Искәндәров (тренерлары А.И. Ибраhимов) үз үлчәү авырлыкларында икенче урынга лаек булдылар, Альмир Балтачев (тренеры И.Х. Бикмөхәммәтов) өченче урын алды.
Беренче урын алуга ирешкән 15 яшьлек көрәшчебез Данил әтисе Исмәгыйл Бикмөхәммәтовта тәрбияләнә. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
— Кәефем бик шәп. Ирекле көрәш белән 9, милли hәм билбау көрәше белән 12 яшемнән шөгыльләнәм. Инде өченче ел призлы урыннар алам. Февральдә узган ярышларда да җиңү яулаган идем, — диде Данил Бикмөхәммәтов.

Пермь краенда билбау көрәше буенча Федерация президенты Алина Амаева да Данил кебек әтисе юлыннан киткән, көрәшкә тартылган.
— Бүгенге ярышлар яхшы узды, ныклы хәзерлек оештырылган. Чернушка, Барда районнары командалары уңышлы чыгыш ясады, — диде ул.
Чернушкадан килгән Евгения Калашникова 57 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында I урын алды.
— Кыз балага келәмгә чыкканда куркыныч түгелме соң? — дип мөрәҗәгать иттем мин аңа.
— Юк, — дип кенә җавап бирде ул. — Мин билбау көрәше, самбо, дзюдо белән шөгыльләнәм. Секцияләргә 7 яшемнән йөри башладым, тренерым Алексей Мальцев.
Башкортостан республикасының Тәтешле районыннан килгән Луиза Хәмидуллина 44 килограмм үлчәү авырлыгында җиңү яулады.
— Чыгышымнан бик канәгатьмен, беренче тапкыр кубок яуладым. Биш ел көрәшкә йөрим, энем дә шөгыльләнә. Көчле булу миңа бик ошый. Декабрьдә Уфада булачак ярышларга әзерләнәм. Киләчәктә МЧС службасында хезмәт итәсем килә.
Менә шундый җаваплар ишеттек без көрәшче яшьләребездән, чыннан да, көрәш аларның яшәү рәвешедер ул. Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев сүзләренчә, билбау көрәше буенча край ярышларында райондаш егетләребез сынатмаган. Без аларның алга таба да уңышлы чыгыш ясауларын, максатларына ирешүләрен телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *