Фестивальнең муниципаль этабы

20 октябрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында “Мәктәп спорт клубы» проектын тормышка ашыру кысаларында фестивальнең муниципаль этабы узды. Чарада округның сигез урта мәктәбеннән 8 команда катнашты. Балалар үзара җитезлек, тизлек һәм көч буенча ярышып кына калмады, ә “ГТО” комплексы нормаларын да уңышлы тапшыра алды.

Ярыш көне дәвамында башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары җиңел атлетика эстафетасын, йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, өслектән этелү, скакалкада сикерү, тумбага сикереп менүдән торган ГТО эстафетасын вакытка йөгерде, шулай ук егет һәм кызлар дартста үз төгәллекләрен сынады, ә чара командаларның аркан тартуы белән тәмамланды.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Р.Р. Мусалева сүзләренчә, фестивальнең максаты — мәктәпләр янында үз эшчәнлеген алып баручы спорт клубларының эшен күрсәтү. “Округ территориясендә барлыгы ун мәктәп спорт клубы, ягъни барлык урта һәм бер төп мәктәптә үз эшен алып бара. Бүген командалар берничә этапта ярыша. Җиңел атлетика эстафетасы стадионда, ә калган этаплар “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында уза. Барлык командаларга да уңышлар телим”, — диде Роза Рәфил кызы.

Барда гимназиясенең физкультура укытучысы Әлфия Рифат кызы Черникова билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар мондый юнәлештә беренче тапкыр үткәрелә. “Беренче чиратта укучыларны әзерләү физкультура дәресләрендә уза. Аннан иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар белән дәресләрдән соң шәхси занятиеләр үткәрелә. Бүген гимназияне спорт белән җитди мавыгучы балалар тәкъдим итә. Мәсәлән, Кәрим Трутнев һәм Лида Хәсәнова җиңел атлетика белән шөгыльләнә, волейбол уйный, егет шулай ук йөзә дә. Башлангыч сыйныф укучылары әлегә өйрәнә генә, әмма, минемчә, алар өлкәннәргә лаеклы алмаш булачак. Команда бүген яхшы нәтиҗә күрсәтер, дип ышанам”.

Нәтиҗәдә, Үдик мәктәбе командасы тизрәк, көчлерәк һәм иң җитез булды, фестивальдә икенче нәтиҗәне Төнгүк мәктәбе командасы күрсәтте, гимназистлар өченче булды. Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы 18 ноябрьдә Кунгур муниципаль округында узачак фестивальнең муниципальара этабында территориябез исеменнән чыгыш ясаячак.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *