Бар нәрсә мөмкин

9 декабрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Тигез мөмкинлекләр территориясе” дигән спорт чарасы узды. Сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ Барда округы оешмасы рәисе Р.Р. Таhиров, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Р.Р. Мусалева чыгыш ясады. Алар чарага карата кызыксыну белдерүчеләргә рәхмәт әйттеләр, ярышларда катнашучыларга сәламәтлек, озын гомер, җиӊүгә омтылыш, куелган максатларына ирешүләрен hәм шат күӊел белән яшәүләрен теләделәр. Бәйрәмне Рәсәй Федерациясе гимны ачты, үзләренеӊ иҗади номерларын “Альфа” төркеме бүләк итте.

— Безнеӊ округта hәркем, шул исәптән инвалидлар hәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә уӊайлы яшәсен өчен күп эшләр башкарыла. Төрле спорт объектлары, воркаут мәйданчыклары төзелә, округныӊ социаль объектлары яраштырыла. Бүгенге бәйрәм оештыручылар өчен дә, катнашучылар өчен дә мөhим вакыйга. Биредә без яӊа нәтиҗәләр күрәбез, талантлар ачабыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, халыкныӊ барлык катламнарын системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, без hәркемнеӊ тигез мөмкинлекләре булсын өчен тырышабыз, — диде Таӊсылу Мирза кызы.

Раушан Рафис улы сүзләренчә, мондый чаралар катнашучыларга үз көчләренә ышанырга, авырлыкларны җиӊәргә булыша, ә аларныӊ уӊышлары башка кешеләр өчен үрнәк булып тора. “Бүген hәркем биредә тырышлыгы, батырлыгы hәм сабырлыгы белән көчле кеше барлык киртәләрне дә җиӊеп, югары нәтиҗәләргә, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга ирешә алуын исбатлады”, — диде Раушан Рафис улы hәм чараны оештыручыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

— Бүгенге ярышларга мин берүзем түгел, әнием Надежда Ванкаева белән килдем. Үз көчемне дартста hәм беренче тапкыр ук атуда сынап карарга булдым. Узган елларда дартс hәм динамометриядә даими көч сынаштым, призлы урыннар яуладым. Мондый ярышларга бик теләп йөрибез, биредә күптәнге танышларны очратабыз, аралашабыз, исән-сау булуыбызга шатланабыз. hәрчак күтәренке кәефтә, көч җыеп кайтып китәбез, кыска вакыт эчендә дәрт алырга өлгерәбез, бу безнеӊ өчен бик мөhим, — дип уртаклашты Таус Акманаева hәм барысына да ярышларда уӊышлар теләде.

Әйтергә кирәк, быел катнашучылар узган ел белән чагыштырганда күбрәк җыелды. Өлкәннәр hәм балалар дартс, йөгерү, урыннан сикерү, динамометрия, гер күтәрү, яӊа спорт төре — уктан атуда призлы урыннар өчен көрәште. Үз яшь категорияләрендә Оксана Балтаева hәм Денис Батыркаев йөгерүдә, Айгиз Кәримов, Энҗе Шәмгунова, Рафикъ Шабаев hәм Розалия Рангулова дартста, Надежда Ванкаева hәм Айдар Зимасов уктан атуда, Фаика Кадыйрова, Оксана Балтаева hәм Денис Батыркаев урыннан озынлыкка сикерүдә, Мөсәлия Илкәева динамометриядә, Фаил Азманов гер күтәрүдә иӊ яхшылар дип танылды. Җиӊүчеләргә медальләр, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *