Патриотик рухтагы спорт чарасы
“Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында 3 февральдә 2007-2009 елларда туган (15-17 яшьлек) егетләр hәм кызлар арасында сугыш хәрәкәтләрендә hәлак булганнар истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенрәсәй турниры уздырылды. Ел саен үткәрелүче бәйге Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруныӊ 35 еллыгына да багышланды. Чара Пермь крае физик культура hәм спорт министрлыгы, “Батыр” билбау көрәше федерациясе, Барда муниципаль округы администрациясе булышлыгы ярдәмендә оештырылды. Рәсәйнеӊ төрле төбәкләрендә яшәүче спортчылар Бардага әле иртәгә ярыш буласы көнне үк җыйнала башлады, аралар шактый ерак шул. Иртәгесен иртә белән әзерлек эшләре алып