Барда командасына тиӊнәр булмады

Округыбызда үсеш алган спорт төрләренеӊ берсе дип хаклы рәвештә көрәш дияргә була, hәм территориябез еш кына бу спорт төре буенча төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыра. 2 ноябрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында ирекле көрәш буенча Дөнья чемпионатыныӊ көмеш призеры Маматов Наил Ваhап улы истәлегенә багышлап яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча IV Бөтенрәсәй ярышлары узды. Чараныӊ географиясе киӊ булды, безнеӊ hәм Пермь крае командаларыннан тыш, спортчылар Ижау, Башкортостан hәм хәтта Ханты-Мансийск округы, Омск, Воронеж hәм башка шәhәрләрдән дә килгән иде.

Спорт бәйрәме “Алтынай” бию ансамбленеӊ дәртле чыгышыннан башланып китте. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Батыркаев hәм Наил Ваhаповичныӊ улы, ирекле көрәш буенча Рәсәй спорт мастеры, көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәш буенча Рәсәй чемпионы Руслан Маматов катнашучыларны сәламләп, гадел, имин көрәш, сәламәт көндәшлек теләде.

Аннан инде төп вакыйгалар келәмдә дәвам итте. Бер-берсен сөзәргә җыенган үгезләрдәй әйләнгән үсмер егетләрне каравы үзе бер кызык икән! Ә инде кечерәкләрнеӊ хәрәкәтләре күпкә кызурак, алар көндәшләре каршына ялт итеп атылып керә дә, я аягыннан ега, я бөтенләй аркасына күтәреп салып та куя! Менә шулай залдагы атмосфера кызганнан-кыза барды, ә без исә читтән килгән кайбер тренерлар hәм аларныӊ тәрбияләнүчеләре белән аралашу ягын карадык.

— Ханты-Мансийск округы, Лянтор шәhәреннән килдек, бу якларда инде 3-4 тапкыр. Турнир балаларыбызга да, безгә дә бик ошады, финалга әлегә җиӊелүләрсез барабыз, моннан чемпион алып кайтырбыз дип өметләнәбез. hәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алдылар, — диде ирекле көрәш буенча тренер Магамедсаид Рөстәмов.

— Бу турнирда без беренче тапкыр, 16 кеше килдек. Сезгә кадәр Пермьдә ярышларда булдык, күпләр белән очрашып, танышырга өлгердек. Аннан бирегә дә чакырдылар. Оештыру мәсьәләсендә бары да югары дәрәҗәдә, зал зур, кешеләр кунакчыл, гомумән, балалар канәгать, көрәшәләр. hәр ярыш безнеӊ өчен тупланган тәҗрибә ул, — дип уртаклашты Воронеж өлкәсе, Лиский шәhәреннән тренер Андрей Клепинин.

— Әле бу якларда булганыбыз юк иде. Атна элек Санкт-Петербургта, аннан элегрәк Смоленскида, ә бу көннәрдә Пермьдә көч сынаштык, менә шулай йөреп Бардага да эләктек. Ярышлар отышлы, яхшы кабул иттеләр, командабызда 6 кеше, — диде Омскидан тренер Ачаган Магомедов. Остазыныӊ сүзләренә кушылып, Тигран Багдасарян да чараныӊ ошавы, көндәшлек тә бик көчле булуы турында әйтте.

Күргәнегезчә, спорт бәйрәме масштаблыгы чыннан да искитмәле булды, монда hичшиксез оештыручыларныӊ да роле зур.

— Ярышлар дүртенче кабат уздырыла, бирегә якынча 200 кеше җыелды. Яӊалыкларга килгәндә, быел яӊа төбәкләр өстәлде, Воронеждан, Омскидан килүчеләр бар. Ярышларныӊ географиясе киӊәя, бу бик куандыра, алга таба да катнашучылар саны арта барыр дип уйлыйм. Әтиемнеӊ хәтере яшәвенә, танышлары, укучылары килеп, аны искә алуына, онытмауларына сөенәм, — диде ахырда Руслан Наил улы.

Ә нәтиҗәләр нинди булды соӊ? Барда округы көрәшчеләре арасыннан беренче урынга Ринар Иткинов, Артем Әхмәров, Эльнар Хәсәнов иреште. Призлы икенче урынны Арсений Голдырев, Риназ Фатыков, Илназ Үтәгәнов, Мөхәммәд Кучукбаев яулады. Өченче урынга Айвар Мөэминов, Азамат Әбделманов, Рөстәм Фатыков, Илназ Мостафинов чыкты. Команда зачетында Барда муниципаль округы командасына тиӊнәр булмады, икенче hәм өченче урынны Омск hәм Сургут шәhәрләре командалары алды.

Спортчыларыбызга киләчәктә дә спорт җиӊүләре, уӊышлар телибез.

Барда җирендә hәм бөтен Пермь краенда көрәшне үстерүгә актив өлеш керткән Маматов Наил Ваhап улы кебек искиткеч тренерлар онытылмасын.

Ләйсән Кучукбаева.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *