Мөмкинлекләрдән файдаланып, буш вакытыбызны актив үткәрик!

Соӊгы елларда округыбызда спортка аеруча зур игътибар бирелә, төрле спорт объектлары төзелә, булганнары төзекләндерелә hәм җиhазландырыла, спорт чаралары оештырыла. Шунысы мөhим, Рәсәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли про-ектлар кысаларында бу эшләрне башкаруга федераль ярдәм күрсәтелә.

Округныӊ спорт инфраструктурасын модернизацияләү төбәк hәм федераль программаларда актив катнашу, бизнес белән хезмәттәшлек итү ярдәмендә мөмкин булды. Территориябездә спорт мәйданчыкларын төзү hәм объектларны спорт җиhазлары hәм инвентарь белән тәэмин итү буенча төбәк программалары уӊышлы тормышка ашырыла. Шулай ук Елена hәм Геннадий Тимченко хәйрия фондыныӊ “Игелекле боз” проекты кысаларында тренерларыбыз hөнәри осталыкларын камилләштерә. “Йөзә беләм!”, “Безнеӊ ишегалды тренеры” про-ектлары ярдәмендә Барда мәктәпләренеӊ 3нче класс укучылары йөзәргә өйрәнә, ә “Безнеӊ ишегалды тренеры” проекты җәйге вакытта яшьләр hәм өлкәннәр ялын файдалы үткәрү мәсьәләсен хәл итте.

Округта спорт буенча массакүләм эшне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе алып бара. Территориябездә ел саен 200дән артык спорт чарасы үткәрелә, елдан-ел спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Бүгенге көндә округныӊ 4964 кешесе ГТО нормативларын үтәүдә катнашты.

Рәсәй Спорт министрлыгыныӊ “Спорт — тормыш нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ноябрь аенда округыбыз муниципаль берәмлекләр арасында физик культура hәм массакүләм спорт өлкәсендә иӊ яхшы муниципаль тәҗрибәгә нигезләнгән Бөтенрәсәй конкурста катнашып җиӊүгә иреште. Гомумән, округта физик культура hәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән шартлар аркасында спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр саны шактый
артты.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган “Демография” милли проекты нигезендә 2030 елга ил халкыныӊ 70 проценты системалы рәвештә физкультура hәм спорт белән шөгыльләнәчәк. hәм монда безнеӊ округ лидерлар рәтендә.

2023 елныӊ февраль аенда Беренче Әрҗәндә яӊартылган хоккей мәйданчыгы ачылды. 2018 елда ук төзелгән объект, түбә астына кертелеп, уӊайлырак шартларда уйнарга hәм күнегүләр үткәрергә мөмкинлек бирде.

Биредә балалар белән тренер-педагог Эльмарт Илфат улы Имайкин hәм аныӊ ярдәмчесе Илсур Фидәис улы Исмәгыйлов шөгыльләнә. Тренер эше, алда командаларны нәрсә көткәне белән кызыксынып Эльмарт Илфат улына мөрәҗәгать иттек.

— Округныӊ 6 территориясендә хоккей бортлары белән махсус мәйданчыклар бар, hәрберсендә 2 яшь төркемендә балалар шөгыльләнә, хәзер алар арасында округныӊ эчке чемпионаты, шулай ук яшь хоккейчыларныӊ “Алтын алка” Бөтенрәсәй турнирыныӊ төбәк этабы кысаларында чемпионаты бара. Алга таба безне Башкортостан Республикасыныӊ Салават шәhәрендә узачак Рәсәйнеӊ авыл командалары арасында чемпионат көтә, аннан соӊ Бөтен-дөнья татар конгрессыныӊ “Ак Барс” Кубогы h.б., — диде ул үз эшчәнлеге белән таныштырып.

Тренерныӊ балачагы Себердә үтә, Олимпия резервы мәктәбен уӊышлы тәмамлый ул. Екатеринбург шәhәренеӊ “Динамо-Энергия” командасы составында югары лигада уйнарга өлгерә. Туган якларына әйләнеп кайткач, җирле “Факел” командасы белән танышып, аныӊ составында 2002 елга кадәр уйный. 2018 елда Әрҗәндә шугалак ачылгач, ул шунда тренер итеп билгеләнә.

— Башта балалар мине нәкъ менә тренер буларак кабул итте. Остазлыгым укулар барышында күренекле педагоглар, фән докторлары, психологлар белән очрашкач килде, азмы-күпме балалар белән аралашу күнекмәләренә ия булгач, аларны тагын да күбрәк аӊлый, сәләтләрен күрә, серләрен, куркуларын ача башладым, — ди тәҗрибәле тренер.

Спорт мәйданчыгында шартлар яхшыруга бәйле үзгәрешләргә килгәндә, Эльмарт Ильфат улы округ администрациясе, спорт мәктәбе дирекциясенеӊ Пермь крае Хоккей федерациясе белән хезмәттәшлеге ярдәмендә ябык аренада федераль, край чараларын үткәрү, Пермь крае территорияләреннән боз ареналары булган hәм ел әйләнәсе күнегүләр ясаучы командалар белән уйнау мөмкинлеге ачылуын билгеләде. “Без балаларыбызга хоккейныӊ яӊа, бераз югарырак дәрәҗәсен күрсәтә алдык, башка командаларга карап, алар чагыштыра, яӊа күнекмәләргә өйрәнә башлады. Шул ук вакытта аралашу, танышулар барышында хоккей белән кызыксыну да арта. Хәзер без турыдан-туры күнегүләр ясау белән шөгыльләнәбез, бозны тәртипкә китерү өчен вакыт сарыф ителми, махсус машина бар, шугалакны кардан чистартырга кирәкми”.

— Эльмарт Ильфатович, хоккей балаларда нинди сыйфатлар тәрбияли?

Хоккей — команда уены, ул бердәмлекне, команда рухын тәрбияли, дус булырга, бер-береӊ өчен таудай торырга өйрәтә. Хоккей фикерләү тизлеген, реакцияне үстерә, күрү хәтерен яхшырта.

Тренер өчен иӊ мөhиме ярышлардан кайткан тәрбияләнүчеләренеӊ ихлас карашы, аларныӊ хоккейдан алган кәефе. “Мин балаларныӊ саф hавада күбрәк вакыт үткәрүләрен, актив яшәү рәвешенә тартылуларын телим”, — диде ул йомгаклап hәм хоккей уенын күзәтү, балалар белән аралашу өчен Барда округы чемпионаты кысаларында Әрҗән hәм Үдик командалары арасында булачак турнирга чакырды.

Бармый калмадык, әлбәттә. Ике команданыӊ да яшь хоккейчылары фикере кызыксындырды.

— Хоккей белән 3 ел шөгыльләнәм. Тренировкаларга теләп йөрим, — диде Әрҗән авылыныӊ кече командасы уенчысы Артур Балтаев.

Шул ук командадан Барда урта мәктәбе укучысы София Шәмсетдинова да өченче ел хоккейга йөри, ул әле шахмат уйнарга да ярата икән. Хоккейга килгәндә, кыз аныӊ җитезлекне, тизлекне, реакцияне үстерүен, көч бирүен билгеләде.

— Хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнәм, 4 класста укыйм. Бездә шугалак түбә астында түгел, ә биредә кар чистартырга кирәкми, җил дә тими, — диде Үдик командасыныӊ кече төркеменнән Әлфиз Туктамышев ябык шугалакныӊ уӊай якларын билгеләп.

Яшь хоккейчыларныӊ җәhәт кенә бозда шууларына, шул ук вакытта ниндидер маневрлар ясап алка артыннан тиз-тиз кууларына карап шаккатып тордым, моӊа кадәр уен барышын күзәткәнем юк иде. Балаларныӊ уӊайлы, ябык мәйданчыкта шөгыльләнә алуларына күӊел сөенә. hәрберебез тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланып, сәламәтлегебезне ныгытсак, буш вакытыбызны актив үткәрсәк иде. Бары теләк кенә кирәк!

Ләйсән Кучукбаева.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *