Спорт белән шөгыльләнүе ошый

Икенче декабрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Халыкара инвалидлар көне уӊаеннан “Спорт үрләренә таба — алга!” дип исемләнгән чара уздырылды. Спорт бәйрәмендә округ авылларында яшәүчеләр: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар hәм хатын-кызлар, шулай ук 7 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар бик теләп катнашты.

Спорт бәйрәме инвалидларны hәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны адаптив физик культура hәм адаптив спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Чараныӊ бурычлары булып Паралимпия хәрәкәтен пропагандалау, инвалидларныӊ hәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларныӊ сәламәтлеген ныгыту hәм физик үсешен пропагандалау, инвалидларны җәмгыятькә җайлаштыру hәм интеграцияләү, инвалидлар арасында адаптив физик культураны hәм спортны популярлаштыру, дуслык hәм спорт элемтәләрен ныгыту санала.

Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Роза Мусалева катнашучыларны кайнар сәламләде hәм спорт төрләре буенча шартларны аӊлатты.

— Бүген барлык территорияләрдән дә инвалидлар катнаша, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне даими рәвештә физкультура hәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында ел саен бәйрәм уздырырга тырышабыз. Ункөнлек игълан ителде, аныӊ кысаларында төрле чаралар оештырылачак, — диде безгә соӊыннан Роза Рафил кызы.

Бу чараны төп оештыручы — Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенеӊ Барда район оешмасы рәисе Раушан Таhиров та күтәренке кәеф hәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

— Чарада Барда, Яӊавыл, Төнгүк, Озын Ялан, Үдик территориаль бүлекләреннән килгән инвалидлар катнаша. Җиӊүчеләргә дипломнар белән медальләр, сертификатлар hәм татлы бүләкләр бирелә. Спорт белән шөгыльләнү үз-үзеӊне җиӊәргә, дуслар табарга, дөньяга карашыӊны киӊәйтергә ярдәм итә, спорт белән шөгыльләнергә, үзеӊне 4 дивар белән генә чикләмәскә кирәк, — диде Раушан Рафис улы.

Бәйрәмдә катнашучылар үзләрен дартс, гер күтәрү, урыннан ераклыкка сикерү, тупны боҗрага ыргыту, корнхол hәм башка спорт төрләрендә сынадылар.

— Барда коррекция мәктәбендә укучылар белән килдек, анда 2013 елдан бирле адаптив физкультура дәресләрен алып барам. Балаларыбыз буш вакытларында чаӊгы, теннис, йөгерү h.б. буенча түгәрәкләргә йөри hәм ярышларда катнашалар, “Батыр” комплексында йөзү дәресләрендә шөгыльләнәләр. Җәен мәйданчыкта пионербол, футбол, “Күӊелле стартлар” уеннары белән мавыгалар, — диде укытучы Гүзәлия Дьякова.

— Коррекция мәктәбеннән төрле спорт төрләре буенча биредә 40 бала катнаша. Бездә физик тәрбия дәресләре укытыла, hәр ялда диярлек укучылар ярышларда катнаша, — диде укытучы Гөлмәрьям Рәемова.

Без әӊгәмә корган арада җиӊүчеләр исемнәре дә билгеле булды.

— Бүген туп ыргыту hәм корнхол буенча җиӊдем. Ярышларга еш йөрим, спорт белән шөгыльләнү миӊа ләззәт бирә, улым да спортныӊ чаӊгы, карате, йөгерү кебек төрләре белән мавыкты, — диде Озын Ялан авылыннан Файка Кадыйрова.

— Мин гер күтәрүдә җиӊүче булдым, корнхол буенча II урын алдым. Ярышларда hәрвакыт катнашам. Хәрәкәтләнергә кирәк дип саныйм, тән чыныгу ала бит, — диде Искирдән Айдар Зимасов.

— Барда коррекция мәктәбендә III класста укыйм, 10 яшьтә. Йөгерергә, сикергечтә (скакалка) сикерергә, кыршау (обруч) әйләндерергә яратам, физкультура дәресләре ошый. Бүген урыннан ераклыкка сикерүдә I урын яуладым, — диде Валя Шарло.

— Миӊа да физкультура, спорт белән шөгыльләнүе ошый. Футбол, баскетбол уйныйм, чаӊгыда йөгерәм, — диде шул ук мәктәптән 14 яшьлек Рәдис Хөснияров.

Әйе, физик күнегүләр, спорт кемгә булса да көч hәм дәрт, иртәгесе көнгә ышаныч, күӊел көрлеге, саулык бүләк итә, гомерне озайта. Ә сәламәтлек, белгәнебезчә, иӊ зур байлык ул.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотоларында бәйрәм мизгелләре.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *