“Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында 3 февральдә 2007-2009 елларда туган (15-17 яшьлек) егетләр hәм кызлар арасында сугыш хәрәкәтләрендә hәлак булганнар истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенрәсәй турниры уздырылды. Ел саен үткәрелүче бәйге Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруныӊ 35 еллыгына да багышланды. Чара Пермь крае физик культура hәм спорт министрлыгы, “Батыр” билбау көрәше федерациясе, Барда муниципаль округы администрациясе булышлыгы ярдәмендә оештырылды.
Рәсәйнеӊ төрле төбәкләрендә яшәүче спортчылар Бардага әле иртәгә ярыш буласы көнне үк җыйнала башлады, аралар шактый ерак шул. Иртәгесен иртә белән әзерлек эшләре алып барылды: үлчәнүләр, җирәбә салу h.б. Татарстан hәм Башкортостан Республикалары, Чиләбе өлкәсе, Пермь крае округлары вәкилләре hәм үзебезнеӊ Барда округы егетләре катнашындагы бәйгедә йөзләгән егет hәм кыз үзара көч сынашты.
Биюче балалар чыгышы белән башланган бу чарада катнашучылар күп булды: Әфган сугышын үткән райондашлар, Барда муниципаль округы җитәкчелеге, Барда округы чик буе сакчылары бергәлеге, күрше районнар вәкилләре, спортчылар hәм җанатарлар.
Әфганстан Республикасында 200дән артык бардалы интернациональ бурычын үтәде, ә Озын Яланнан Ринат Рәүхәт улы Батыркаевныӊ hәм Байавылдан Наиф Шәриф улы Исмәгыйловныӊ яшь гомерләре өзелде. Ни кызганыч, хәзер дә дөньялар тыныч түгел, аерым стенд-ларда Украина җирендә шәhит киткән якташларыбызныӊ фоторәсемнәре урнаштырылган иде. Ил азатлыгы өчен сугыш хәрәкәтләрендә hәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Тантананы ачу хөрмәтенә Рәсәй Федерациясе гимны яӊгырады. Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов, 23нче округ буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе
Ф.Ф. Корбангалиева, Пермь краеныӊ “Батыр” билбау көрәше федерациясе” физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты
А.И. Амаева, Әфган сугышы ветераны Ә.М. Мәүликаев турнирда катнашучыларны кайнар сәламләп уӊышлы чыгышлар, лаеклы җиӊүләр теләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Пермь краеныӊ ирекле көрәш федерациясе президенты И.Н. Шубин исеменнән хөкүмәт телеграммасы укылды.
Көрәшүче спортчыларга сокланып карыйсыӊ, кайберәүләргә җиӊү өчен бик аз вакыт кирәк, бик осталар hәм көчлеләр. Кызлар да егетләрдән калышмыйлар. Башкортостан вәкиле – Дәүләкән районы тренеры Марсель Айрат улы Галимов белән әӊгәмә кордык.
— Бардага кичә килдек, 400 километрдан артык юл үттек. 50, 55, 60, 70 кг үлчәү авырлыгында 5 егетебез катнаша. Көрәш буенча түгәрәк алып барабыз, 10 яшьтән алып 2 төркемгә егермешәр бала йөри, күнегүләр атнага 3 тапкыр уздырыла. Үзем грек-рим көрәше буенча спорт осталыгына кандидат, “Батырлык” ордены иясе, — диде.
Шул ук республиканыӊ Белорецк шәhәреннән 9 көрәшче чыгыш ясады, тренерлары — Айдар Әнгам улы Маhияров.
Татарстаннан Андрей Михайлович Чиндин:
— Без дә 2 февральдә юлга чыктык, 8 сәгать поездда килдек. Дүрт спортчы бил алыша бүген, алар спорт мәктәбендә атнага 6 тапкыр көрәш белән шөгыльләнәләр. Ә ярышлар алдыннан күнегүләрне 7-8 көн дәвамында көненә икешәр тапкыр үткәрәбез. Спорт мәктәбенә якынча 50 кыз hәм малай йөри. Үзем 6 яшемнән көрәшкә тартылдым. Укучыларым уӊышка ирешә, ярышларда җиӊәләр, призлы урыннар яулыйлар. Яшь буынга телефонда утырганчы күбрәк спорт белән шөгыльләнсеннәр, диясем килә, — диде.
Татарстанныӊ билбау көрәше буенча баш тренеры Рәмис Рөстәм улы Вафин чараныӊ эчтәлекле булуын билгеләде.
— Бу ярышта бездән 20 бала катнаша, Бардага hәр елны киләбез. Шуны әйтәсем килә, әти-әниләр балаларын спорт түгәрәкләренә йөртсеннәр иде, телефон белән утырып кына булмый бит. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип халык белми генә әйтмәгән шул.
Чиләбе өлкәсенеӊ Златоуст шәhәренннән Иван Михайлович Трифонов Бардада беренче тапкыр икән.
— Өч катнашучыбыз бар. Бардада безгә ошады, бик матур, — диде.
Ярышларныӊ баш хөкемдары Гафур Ягъфәр улы Хафизов белән аралашу мөмкинлеге туды, ул Башкортостанныӊ Краснокама районыннан:
— Бүгенге ярышларда Рәсәйнеӊ 4 төбәгеннән 120 спортчы катнаша, барысы да яхшы уза. Беренче урын алучылар спорт осталыгына кандидатлык нормативын үтәгән булып санала, — диде.
Пермь крае вәкилләре белән дә аралаштым. Уен районыннан Илhам Мөгыйн улы Хаҗиев:
— Хезмәт стажым 30 ел тәшкил итә. Бу ярышка ел да киләбез, бүген 6 укучым көрәшә. hәр ел призлы урын алабыз. Миндә тәрбияләнүчеләр арасында Ранил Зәйдуллин беренчелекне бирми иде, сабантуйларда көрәште, хәзер ул махсус хәрби операциядә катнаша, — диде. Хаҗиевныӊ укучысы Злата Попова бу ярышта кызлар арасында III урын алуга иреште, ул 6 яшеннән дзюдо, самбо белән мавыга, инде бер ел билбау көрәше белән шөгыльләнә икән.
Суксун районыннан тренер Сирень Кадыйр улы Ахунҗанов:
— Бездән 5 егет чыгыш ясый, атнага 3 тапкыр икешәр сәгать күне-гүләр үткәрәбез. Спортта 24 ел тәҗрибәбез бар, — дип җаваплады.
Финал чыгышларыннан соӊ бүләкләү тантанасы башланды. Ул да концерт номеры – “Дуслык” үрнәк халык бию ансамбле чыгышы белән дәвам итте. Яшь көрәшчеләр адресына котлау сүзләре, җылы теләкләр әйтелде. Күпләр спорт осталыгына кандидатлык нормативын үтәде.
Башкортостан Республикасы вәкиле Ислам Гыймадиев 95 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды.
— Тренерларым Эльвир Төхвәтуллин hәм Хәлил Гарифуллин. Ун еллап грек-рим, бер ел билбау көрәше белән шөгыльләнәм. Көрәшкә картәтием алып килде. Хәзер миӊа 16 яшь, нефть колледжында укыйм, — диде ул.
Ярышлар бик киеренке узды, Башкортостан hәм Татарстан Республикалары вәкилләре ныклы хәзерлек күрсәтте. Пермь краеннан 4 спортчы призлы III урынны яулады: Уен hәм Суксун районнарыннан берәр укучы hәм Барда округы данын яклаучылардан Артем Мәүлитов hәм Ринар Иткинов. Көрәшче егетләребезне котлыйбыз, киләчәктә тагын да зуррак җиӊүләр теләп калабыз, максатларыгызга ирешегез, теләкләрегез чынга ашсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.