Барысы да гаиләдән
Барысы да гаиләдән башлана, диючеләр белән килешми мөмкин түгел. Нәкъ менә биредә баланың киләчәгенә нигез салына, характеры формалаша, якыннарыңа, туган җиреңә һәм, әлбәттә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Фәнил Муллаәхмәт улы һәм Илүсә Гаптрафикь кызы Габделмәновлар гаиләсе күпләргә таныштыр, дип уйлыйм. Тумышлары белән алар Султанайдан, хәзер Бардада яшиләр. Бу искиткеч гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, тәрбияле, сәләтле, һәрберсенең яраткан шөгыле бар. Өлкәннәре Сиреньгә 18 яшь. Егет 9 классны тәмамлаганнан соң Осада белгечлек ала. Ул — булачак автомеханик. Әти-әнисе әйтүенчә, Сирень









