Хезмәтебезгә югары бәя бирелде

veteransoke podvor`eПЕРМЬ КРАЕНДА ветеран хуҗалыклар арасындагы смотр-конкурс һәр ел игълан ителә һәм өч этапта: район, зона һәм край дәрәҗәсендә үтә.
Конкурста йортлары һәм каралтылары, бәрәңге һәм башка яшелчә культуралары, җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр үстерелүче бакчалары булган, терлек һәм кош-корт тоткан, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлар (ирләр 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк, хатын-кызлар 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр) катнаша ала.
Конкурсның төп максаты — шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы ветераннар тәҗрибәсен пропагандалау һәм алар үрнәгендә яшьләрдә актив яшәү позициясе, эш сөючәнлек, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү.
26 ноябрьдә Пермьдә «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы-2014» смотр-конкурсының финал этабы үтте. Биредә конкурста катнашкан җиде гаилә арасында Бардадан Рәсилә Минҗан кызы һәм Мәҗит Нәкый улы Дускаевлар 2 урын яулады.
Без Дускаевлар гаиләсе белән очрашып, ветеран хуҗалык башлыгы Мәҗит Нәкый улы белән әңгәмә кордык.
— Әйтегез эле, ветеран хуҗалыклар арасында смотр-конкурста катнашу турындагы уй сездә беренче тапкыр кайчан туды?
— Без беркайчан да моның турында уйламадык, шуңа күрә конкурска махсус әзерләнмәдек тә. Район ветераннар советында бу конкурста катнашу өчен безнең барлык шартлар булуын инде күптән беләләр иде. Шуңа күрә алар безгә бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Әмма безнең хезмәтебез, тырышлыгыбыз шулкадәр югары бәяләнер, дип уйламадык та.
— Сезнең гаилә конкурсның барлык этаплары аша үтте. Сез үзегез өчен нинди яңалык һәм файдалы якларны ассызымлар идегез?
— Конкурс белән чын-чынлап кызыксынуыбыз үз зонабызда алты: Барда, Елово, Оса, Куеда, Чайковский һәм Чернушка районнары арасындагы этапка йомгак ясаган вакытта барлыкка килде. Без күрше район ветераннарының нәрсә белән шөгыльләнүләрен якыннан белдек.
Без яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне маринадлау һәм тозлауның яңа рецептларын белдек, сө ттән һәм иттән җитештерелгән продуктлар, эчемлекләрне үз күзләребез белән күрдек.
Иң мөһиме, яңача фикерләүче һәм эшләүче яңа кешеләр белән таныштык.
— Башка ветеран гаиләләргә һәм смотр-конкурсны оештыручыларга сезнең теләкләрегез…
— Безнең район — авыл хуҗалыгы районы. Бездә ныклы үскән шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәрлек, шул исәптән ветераннар арасында да. Без һәрвакыт үзебезнең шәхси ярдәмче хуҗалык исәбенә яшәдек һәм яшибез. Шуңа күрә смотр-конкурс киләчәктә дә үсеш алсын, катнашучылар күбрәк булсын.
Минемчә, без туклану продуктлары җитештерү белән күпме күбрәк шөгыльләнсәк, шулкадәр санкцияләргә азрак бәйле булачакбыз. Шуңа күрә шәхси ярдәмче хуҗалык темасы һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы бүген икеләтә актуаль.
Ветеран хуҗалыклар арасындагы смотр-конкурс елдан-ел эчтәлеклерәк була бара, үзешчән сәнгать элементлары белән баетыла. Ул ветераннарга хуҗалыклары һәм үзләре турында сөйләү мөмкинлеге бирә.
һәр эштә уңай яклар белән бергә, эшләнеп җитмәгән якларны да күрергә мөмкин. Безнең фикер буенча, смотр-конкурс положениесендә үз эшчәнлегендә аерым бер юнәлеш буенча специальләшкән ветераннар өчен берничә номинация булдыруны карарга кирәк. Мәсәлән, кемдер зур мәйданнарда кәбестә, бәрәңге һәм башка культуралар утырта яки күпләп мөгезле эре терлек асрый. Нәтиҗәдә, мондый ветераннар җиңүгә исәп тота алмый, чөнки аларның чәчәклеге, агач һәм куаклар саны номинация таләп иткәнчә булмаска мөмкин. Ә гамәлдәге положениедә хуҗалык итүдә төрлелек төп шартларның берсе булып тора.
Шуңа күрә конкурс положениесенә төзәтмәләр кертү аеруча мөһим. Шул вакытта үзең өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен дә кызыклы һәм файдалы бу бәйгедә катнашучылар тагын да күбрәк булачак.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *