Барысы да гаиләдән

Барысы да гаиләдән башлана, диючеләр белән килешми мөмкин түгел. Нәкъ менә биредә баланың киләчәгенә нигез салына, характеры формалаша, якыннарыңа, туган җиреңә һәм, әлбәттә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә.
Фәнил Муллаәхмәт улы һәм Илүсә Гаптрафикь кызы Габделмәновлар гаиләсе күпләргә таныштыр, дип уйлыйм. Тумышлары белән алар Султанайдан, хәзер Бардада яшиләр. Бу искиткеч гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, тәрбияле, сәләтле, һәрберсенең яраткан шөгыле бар.
Өлкәннәре Сиреньгә 18 яшь. Егет 9 классны тәмамлаганнан соң Осада белгечлек ала. Ул — булачак автомеханик. Әти-әнисе әйтүенчә, Сирень — аларның төп ярдәмчесе. Ялларга кайтканда күп нәрсә эшләргә өлгерә — тиешлесен ремонтлый, төзәтә, малларны да карый. Дилүс 11 класс укучысы, быел ЕГЭ тапшырырга әзерләнә. Яраткан шөгыле — спорт, дөресрәге, өстәл теннисы. Ул яулаган медальләр һәм кубоклар, шулай ук грамоталар һәм дипломнар йортның түрендә урын алган. Аның соңгы уң ышларыннан берсе — 6 декабрьдә үткән өстәл теннисы буенча Пермь крае беренчелегендә 16 егетләр командасы арасында парлы разрядта 3 урын. Шулай ук быел ул «Кама буеның яшь талантлары» губернатор стипендиясенә лаек булган. Дилүснең сүзләре буенча, аның максаты — спорт мастеры булу. Сигезенче класста укучы Илназ спортның күп төрләрен үз итә — чаңгыда йөри, йөгерә, баскетбол, волейбол уйнарга ярата. Үзенең коллекциясен өстәл теннисы буенча медальләр белән тулыландыра башлаган. Кечкенә Илизә бар нәрсәгә җитешә. Ул беренче класска укырга кергән, яхшы укый, җырлый, рәсем ясый, шахмат һәм өстәл теннисы белән мавыга.
Әти-әниләре, балаларының хоббиеннан тыш, хезмәт тәрбиясенә аеруча игътибар бирәләр. Алар хуҗ алыгында күпләп мөгезле эре терлек асрала — 4 сыер, 10 үгез, 3 тана, дуңгызлар, һәр ел симертү өчен бройлерлар, тавыклар, үрдәкләр, казлар сатып алалар.
— Без балаларны эшләтеп үстерәбез, һәрвакыт нәрсәдер белән шөгыльләндерергә тырышабыз, җ аваплылык хисе тәрбиялибез. Алар акчаның нинди тырышлык белән эшләп табылганын аңлыйлар, күреп, белеп үсәләр. Бөтен нәрсәгә карата сакчыл, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булырлар, алар өчен кызарырга туры килмәс, дип уйлыйм, — ди Илүсә Гаптрафикь кызы.
— Без дә эшләп үстек. Кече яшьтән үк әти-әниләргә безнең ярдәм кирәклеген аңлап үстек, — дип әң
гәмәгә Фәнил Муллаәхмәт улы кушыла. — Шәхси ярдәмче хуҗалык буларак 10 ел эшлибез. Бу еллар эчендә күп нәрсәгә өйрәндек — терлекләр чирләсә, үзебез дәвалыйбыз, бозаулатабыз, вакцина ясыйбыз, ясалма орлыкландырабыз. Үзебездән арткан сөтне һәм итне халыкка сатабыз, үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Бер сүз белән әйткәндә, сату базары җайга салынган.
Итнең сыйфаты күп вакыт мал азыгының сыйфатына бәйле. Печәнне, мәсәлән, алар берничә ел дәвамында Оса районы Нижняя Чермода авылыннан ташыйлар. Ул ямь-яшел, экологик чиста. Шулай ук азыкны төрләндерү өчен шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы икмәк заводы белән искергән икмәк-күмәч әйберләр сатып алуга килешү төзегән.
Эшлекле кешеләр белән чыгымнар, керемнәр, савым, планнар һәм булган проблемалар турында озаклап сөйләшергә була, тик эш көтә — сыерларны савып, ашату, чистарту… Менә шулай районда иртәгесе көнгә планнар, зур ышаныч һәм өмет белән яшәүче, лаеклы буын тәрбияләүче нык гаиләләр күбрәк булсын иде.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *