Оста куллы Ямантай кызы

ГөЛСИНә Шакманаева — Үдик авылында яшәүче кул осталарының берсе. Күңел җылысын биреп башкарган хезмәтләре күп авылларда үз хуҗаларын тапкан.

— Үзем Ямантай авылында туып үстем. Чигәргә кечкенәдән апамнан өйрәндем, дүртенче классларда укыган чагымда картәтиемнең иске түбәтәен сүтеп яңаны чиктем. Соң-рак мавыгуым яраткан шөгылемә әйләнде. Яшь парларга туй тастымаллары, мендәр тышлары чигәм, бияләй, оекбашлар, кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйлим, идәнгә үрмәләр үрәм, — дип сөйли оста.

— Кул эшләрен башкарырга күп вакыт китәме? — дип кызыксынам.

— Бер тастымалны өч көндә, ашыксам ике көндә чигәм. Төрле үрнәкләрдән файдаланам. Мендәр тышларын 4-5 көндә өлгертәм. Тамбур энәсе белән чигәргә Бардада яшәүче Кәримә апа Әшировадан өйрәндем. Бик теләп өйрәтте, рәхмәт аңа.

Гөлсинә Шакманаева чигеп һәм бәйләп кенә утыра икән дип уйлап, ялгыша күрмәгез. Бу шөгылен ул йорттагы эшләрен тәмамлагач, буш вакытларында гына, көзге, кышкы озын кичләрдә генә башкара.

— Минем өчен хобби бу! Акча өчен башкаруым түгел — җаным тынычлана. Эштән бушыйм да, кулыма тизрәк энәләремне алам. Чиккән тастымал, мендәр тышлары районның күп авылларына таралды, шәһәрләрдә дә бар.

Моннан тыш безнең героебыз төрле яшелчәләр, бакча җимешләре, чәчәкләр үстерә. Йорт шартларында үзе сабыннар әзерли, дусларына бүләк ясап сөендерә.

Ире Халик абый белән 40 елга якын бергә. Өч бала: ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныклары бар. Гөлсинә Мәхмүт кызы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү сферасында, элемтә системасында, терлекчелектә дә эшли. Хәзер лаеклы ялда.

— Яңа үрнәкләр өйрәнәсем килә, хәзер шундый уйлар белән яшим. Балаларыма оныкларымны тәрбияләргә булышам. Барчабызга изге теләкләрем, — ди ул.

Без дә Гөлсинә апаның уй-хыяллары чынга ашуын, халкыбызның гасырлардан гасырларга сакланып килгән милли бизәкләрен, күңел җәүһәрләрен яшь буынга җиткереп изге һәм саваплы гамәл кылуын телибез. Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *