Уңганның барысы да булган
«Кайда йөрсәң дә, тырыш бул, тырыш кеше хур булмас», — дигән максат белән яшәүче тынгысыз җан иясе Тәрҗимә Лотфулла кызы Кузаева турында сөйләми мөмкин түгел. Тәрҗимә апа Байавылда туып-үсә. Туган мәктәбендә укыганнан соң, урта белемне Үдиктә ала. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап диплом алганнан соң, туган мәктәбендә өч ел балалар укыта. Бөтен якка өлгер, оста, яшь белгечне 1967 елда Төнгүк урта мәктәбенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Биредә ул балаларга тарих, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем









