Кешене өмет яшәтә
— ТОРМЫШ — кызык әйбер. Белем аласың, эшлисең, лаеклы ялга чыгар вакыт җиткәнен көтәсең. Ул көн килә, тик, бер эшләп гадәтләнгәч, тукталып калып булмый, һаман эшлисе килеп тора. Соңгы вакытка кадәр гел хезмәттә булуым шул теләкнең бер чагылышыдыр, минемчә… Сәлим Нәҗип улы Назин белән әңгәмәбез аның хезмәткә мөнәсәбәтен күрсәтүче шушы сүзләрдән башланды. Алтмыш биш яшен билгеләүче юбиляр белән сөйләшеп, тормыш юлы борылышларын барладык, тормышка һәм дөньяга карашлары белән кызыксындык. Газета укучыларны Сәлим Нәҗипович белән таныштырып тору кирәкмидер дә шикелле. 1978 елда









