Катлаулы, әмма кызыклы эш

Ильсур Мазитович Дускаев
10 ноябрьдә барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме, бу көнне алар традиция буенча котлаулар hәм җылы теләкләр кабул иттеләр. Әгәр тарихка күз салсак, ул “Эшче милиция“ – тәртип сагын тормышка ашыруга чакырылган орган буларак, 1917 елда оештырыла, әмма милиционерларны күптән түгел — 1980 елдан гына рәсми рәвештә хөрмәтли башладылар. Еллар үтә — күп нәрсә үзгәрә, 35 ел эчендә бәйрәм исеме берничә тапкырлар үзгәртелде, әмма аның датасы үзгәрешсез кала.
Полиция майоры Илсур Мәҗит улы Дускаев полиция бүлегендә 22 ел эшли. 10,15 hәм 20 ел тырыш хезмәте өчен 3, 2 hәм 1 дәрәҗә “За отличие в службе“ медаленә лаек була. Аңа профессия сайлауда 20 елдан күбрәк гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган әти-әнисе Мәҗит Нәкый улы hәм Рәсилә Минҗан кызы Дускаевлар көчле йогынты ясый. Әтисе – милиция майоры, озак еллар милиция начальнигының сәяси часть буенча урынбасары булып эшли, әнисе — эчке служба майоры — паспорт-виза службасын җитәкли.
— Яшьтән үк мине милиционер булуның абруйлылыгы җәлеп итте, Ә әти-әнинең матур формасы, погоннары hәм выправкасы бу профессияне сайлауда өстәмә фактор булып торды, — ди Илсур.
Барда урта мәктәбен hәм Чебоксар урта махсус милиция мәктәбен тәмамлагач, Илсур Мәҗит улы 1995 елда участок уполномоченные булып эшкә башлый. Бу вазыйфада биш елга якын эшли hәм вакытлыча тоту изоляторы начальнигы итеп күчерелә. Ә 2002 елдан башлап ул Барда районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе.
Унике ел дәвамында төрле эшләрдә камилләшә — юл-транспорт фаҗигасеннән алып милек җинаятьләре (урлашу, талау) hәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүгә кадәр. Соңрак тәҗрибәле тикшерүчегә катлаулы, күп эпизодлы җинаять эшләре йөкләтелә башлый, мәсәлән, юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүче hәм гаепләнүче арасында зур конфликт туганда.
— Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны билгели алам, күпчелек юл-транспорт фаҗигаләре тизлекне арттырудан барлыкка килә hәм икенче мөhим фактор – водительнең нинди хәлдә булуы. Әгәр ул исерек икән, мондый хәл hәрвакыт диярлек авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт фаҗигасенә китерә. Сирәк очракта аварияләрнең тагын бер сәбәбе булып юлда барганда тәгәрмәчнең кинәт тишелүе тора, — дип сөйли И.М.Дускаев.
“Урлашуларны ничек булдырмый калырга мөмкин?“ – дигән сорауга, әңгәмәдәшем: “Мондый очракларда зыян күрүчеләр еш кына үзләре гаепле була. Беренчедән, йортны, машинаны, гаражны, сарайны беркайчан да караучысыз калдырырга ярамый. Икенчедән, озак вакытка киткәндә hәрвакыт күршеләрне кисәтү, алардан йортны карап торуларын үтенү мөhим. Мөмкинлек булганда видеокүзәтү урнаштыру отышлы“.
— Минем практикамда урланган иң зур сумма якынча 400 мең сум булды. Урланган тулысынча кире кайтарылды. Тикшерүче булып эшләве катлаулы да, әмма кызыклы да. Миңа ачарга туры килгән эшләрнең берсе дә гади булмады, әмма мин hәрвакыт эшне ахыргача җиткерәм. Ә нәтиҗәле эшләү өчен тикшерүче игътибарлы, акыллы, сабыр, зирәк булырга тиеш, — дип билгеләде Илсур Мәҗит улы.
Бүген И.М.Дускаев – дежур частенең оператив дежурные. Аның вазыйфаларына җинаятьләр, административ хокук бозулар, фаҗигаләр турында гаризалар hәм хәбәрләр теркәү керә. Ул коралның, сугыш кирәк-яраклары, махсус средстволар, бүлек милегенең сакланышы өчен җавап бирә, вакытлыча тоту изоляторын, гаепләнүчеләрне, гаеплеләрне, административ кулга алынганнарны судка, тикшерү чараларына конвойлауны контрольли h.б.
Мәҗит Нәкый улы hәм Рәсилә Минҗан кызы гаиләсендә өч ул үскән кебек, Илсур hәм тормыш иптәше Эльвираның гаиләсендә дә өч Дускаевлар нәселен дәвам итүче үсә. Тимур, Марат hәм өлкәне, 9 класста укучы Артур, әтисе әйтүенчә, хәрби булырга планлаштыра.
Профессиональ бәйрәм уңаеннан Илсур Мәҗит улы үз коллегаларына нык сәламәтлек, иминлек, барлык теләкләренең тормышка ашуын, куркынычсыз юллар, ә гаиләләргә — сабырлык hәм аңлау тели.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *