Таныш булыгыз, яӊа китап!
Кодаш авылы район халкына биредә табылган каберлек белән билгеле. Бу Халыкларныӊ бөек күченеше чорына караган археологик hәйкәлдә менә ике дистә елга якын Удмуртия дәүләт университеты хезмәткәрләре казу эшләре алып бара. Каберлек табылдыклары бу территориядә батыр, тәвәккәл, тырыш халык яшәгәнлеген сурәтли. hәм аларныӊ варислары да ата-бабаларыннан калышмый. Нинди соӊ алар, кодашлылар? Бу сорауга җавапны үзәк китапханәдә үткән Фәимә Мөбәрәк кызы Газизованыӊ ”Бәкин тау батырлары“ дип аталган китабын тәкъдир итү чарасында табарга була иде. Фәимә Мөбәрәк кызы үзе дә Кодашта туып-үсә. Кодаш,









