Мине йолдызлардан эзләгез

Дамира Кузаева: "Ищите меня среди звезд"

Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаеваның тууына 70 ел уңаеннан апрель ахырында Барда районында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре оештырылды. Төнгүк, Барда hәм Үдик авылларында спектакльләр куелды, укучылар өчен остаханәләр эшләде. Гастрольләрдә Дамирә Кузаева белән бер сәхнәдә иңнәрен иңгә куеп иҗат итүчеләр: Татарстанның халык артистлары Роза Салихова, Луиза Солтанова, Камил Вәлиев h. б. катнашуы үзе үк олы мәгънәгә ия булды. Барда мәдәният hәм ял йортында спектакль тулы зал белән узды. Мондый эчтәлекле чыгышны

Подробнее

Җырлагач, күңелләр яшәрә

Фольклорный ансамбль «Тугызак»: «Песня всегда с нами»

Түбәнавыл мәдәният йорты каршында “Тугызак“ фольклор ансамбле 1986 елда ук барлыкка килә. Ләбибә Шамил кызы Зимасова белән уртак фикергә килеп, коллективны Фәния Хәмит кызы Мостаева оештыра. Тамашачалар мәхәббәтен алар инде күптән яулаган. Хәзерге вакытта ансамбльне Айсылу Аптукова җитәкли, яңа сулыш өрә. Шунысы игътибарга лаек, составында ир-атлар гына булган ансамбль бүтән авылларда юк. Сәхнәгә костюм-галстуклардан, я камзуллардан чыккан ир-атлар чыгышын халык бик җылы кабул итә. Әхнәф Мидхәт улы Булатов (гармун партиясен алып бара), Мәүлиҗан Мөхәммәтҗан улы Зимасов, Шәфигулла Хәмит улы Илкәев,

Подробнее

Кыш Бабай кулыннан — гран-при

«Дуслык» Бардымского ЛПУМГ стал обладателем Гран-при

Барда ЛПУ МГсе “Дуслык“ халык биюе үрнәк ансамбле 10-13 январьда Великий Устюг шәhәрендә үткән “Кышкы әкият“ ХI Халыкара балалар, үсмерләр hәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивалендә “Халык биюе“ номинациясендә Гран-прига ия булды. Халыкара конкурс Россиянең ерак почмакларыннан hәм якын чит илдән 600 дән күбрәк катнашучыны берләштерде. Килгән көнне безнең өчен матур hәм борынгы Великий Устюг шәhәре буенча экскурсия оештырылды. Безне зур сандагы чиркәүләр, матур борынгы агач йортлар, тыныч урамнар hәм чиста ак кар таң калдырды. Котлау открыткалары hәм Кыш Бабай почтасы музеенда

Подробнее

Балалар сәнгать мәктәбенә — 50 ел

Бардымской детской музыкальной школы - 50 лет

Музыка коралларында — халык күңеле Барда балалар музыка мәктәбенең беренче укытучылары күңел җылысы hәм ярату белән ясаган альбомның саргайган битләрен карыйм. Нәкъ менә алар — фикердәшләр hәм 50 ел элекке яшь мәктәп директорлары — Морозова Маргарита Александровна, Чазова Татьяна Васильевна өчен таяныч, бердәм, тату коллектив булып, музыка мәктәбенә нигез, традицияләр салдылар. Әйе, алар безнең районыбыз өчен чын табыш, сирәк профессия кешеләре. Бүген без ихтирам белән аларның исемнәрен искә алабыз – Раhип Нәҗмек улы Монасыйпов, Әдибә Ваhап кызы Мостаева, Галина Васильевна

Подробнее

Туган җиргә мәхәббәт белән

Ильгиза Сайранова

“Гашыйклар тавы“. Лысьва шәhәрендә яшәп иҗат итүче Илгизә Сайранованың беренче иҗат җыентыгы шундый исем белән чыкты. Ул “Таң“ редакциясе hәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Идият Әширов тарафыннан әзерләнеп, Пермьдә басылды hәм каты тышлык белән эшләнде. “Гел-гел китап чыгара алмам, булган икән – яхшы булсын“, — диде Илгизә hәм җыентыгына үз тормышы сәхифәләрен чагылдыручы төсле фотосурәтләр дә кертте. Китап чыгару чыгымнарын ул хәерхаhлы иганәчәләр ярдәме белән күтәрде. Әле шушы көн-нәрдә генә Лысьвада “Гашыйклар тавы“ китабын укучыларга тәкъдир итү үткәрелде. Шагыйрәнең

Подробнее

Музыкасыз яши алмыйм

Адис Маликов

Мәгълүм ки, hәр сәнгать кешесенең — шагыйрьме ул, көйләр язучы яисә җырчымы, рәссаммы – иҗатында югары үрләр яулаган, зур уңышка ирешкән йолдызлы сәгате була. Әдис Маликовның да булды ул. 2016 елда “Болгар“ радиосы үткәргән татар җыры фестивалендә Әдис иҗат иткән hәм Винарис Илъегет башкаруында яңгыраган “Килеп китсәң ни була“ җыры лауреат булып танылды. Авторлар hәм башкаручы Казанда “Пирамида“ сәхнәсенә чакырып тәбрикләнде. Мондый уңыш күпләргә елмаймый, hәм Ә.Маликовның ул мәлдә нинди шатлыклы уй-хисләр кичергәне аңлашыладыр. Бу – горурлык та, шул ук

Подробнее

Балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына

К 50-летию Бардымской детской школы искусств

Кеше тормышы кызыклы вакыйгалар, күңелле мизгелләр, уңай уй-кичерешләр белән тулы. Әмма, мөгаен, тормышта иң якты, истә калырлыгы студент еллары буладыр. Мин әнием Әдибә Ваhап кызы Мостаеваның студент тормышындагы иң кызыклы хәлләре турында язарга батырчылык иттем. Ул гомеренең 40 елдан күбрәген башта балалар музыка мәктәбендә, аннан, лаеклы ялга чыкканчы, 4 санлы балалар бакчасында балаларга музыка тәрбиясе бирүгә багышлаган искиткеч кеше. Узган гасырның ерак 60 нчы еллары…Нәкъ менә 1963 елда әни Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга китә. Аңа музыка инструменты буенча

Подробнее

Елның музыкаль ачышы

Ансамбль "Салям" - музыкальное открытие года

Безнең күпчелегебез өчен бу ел ачышларга бай булды, спортта, мәдәнияттә уңышлар белән хәтердә калды. Шундый мизгелләрнең берсе — Барда сәхнәсендә яңа “Сәлам“ ансамбле барлыкка килү. Группаның дебюты ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада булды. Аның кабатланмас стиле hәм танылган композицияләрне кызыклы башкаруы коллективка шушы кыска вакыт эчендә зур популярлык китерде. Тамашачыларның фикерләре уртак: “Сәлам“ группасы – елның музыкаль ачышы. Ансамбль белән күп санлы вокаль конкурслар лауреаты Гөлнур Ибраhимова җитәкчелек итә. Бөтен вокалистлар актив яшәү рәвешен алып бара, үзләренең профессиональ

Подробнее

Мәгърифәтчеләр истәлегенә

Мероприятия в честь Гали Чокрый

Күренекле шагыйрь hәм мәгърифәтче, галим Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киеков) тууына 190 ел hәм аның улы шагыйрь, фикер иясе Гарифулла Киековның тууына 155 ел тулу уңае белән Башкортостанның Тәтешле җирендә искә алу чаралары үтте. Район администрациясе Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты белән берлектә оештырган тантаналы чарага безнең крайның Барда, Чернушка hәм Куеда районнары вәкилләре дә чакырылды. Бардалылар делегациясе составына район башкорт корылтае рәисе К.С.Зиятов, туган як тарихын өйрәнүче Ә.С.Мәүликәева, район музее директоры А.Р.Мәхмүдов, шулай ук “Таң“ның баш мөхәррире Э.Ш.Уразов кергән иде.

Подробнее

Курай бәйрәме

Праздник курая в Перми

Край башкортлары hәм җәмәгатьчелеге тормышында мөhим вакыйга булды: 6 декабрьдә Пермьдә яңа бер чара – “Курай бәйрәме“ үткәрелде. Аны бәйрәм дип кенә карау дөрес булмас иде, чөнки чара “Башкорт халкының рухи мирасы“ темасы буенча түгәрәк өстәл сөйләшүен, “Башкортостан“ киностудиясе эшләгән фильмнар белән таныштыруны үз эченә алды, ә кичен край филармониясенең орган залында Башкортостан сәнгать осталарының зур, матур концерты булды. Колачлы бу вакыйга Бөтен-дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Бөтенрәсәй Курайчылар берлеге тарафыннан hәм Пермь крае губернаторы администрациясе, край

Подробнее