Талантлы егет
Гармун моңы халкыбыз язмышыннан аерылгысыз булган. Җәйге ямьле матур кичләрдә кояш баткач, су буйлары, урман аланнары егет-кызларның шат авазына күмелгән. Кичке уеннар гөрләгән тугайларда уен-көлке, җыр-моң тынмаган. Яшьләр күрешкән, сөйләшкән, вәгъдәләр бирешкән. Кичке уеннарның яме булып җырчы, биючеләр белән беррәттән гармунчы егет тә саналган. Шунысы сөенечле, гармун моңын хәзерге яшьләребез дә үз итә. Күптән түгел II Әрҗән авылы мәдәният йортында үткәрелгән “Гармун сайрый сандугачтай“ дип исемләнгән чара шуның ачык мисалы. Яшь талант — Барда балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы








