Хәерле сәгатьтә!

Барда инде икенче тапкыр “Пермь крае — мәдәният үзәге“ проекты кысаларында җиңүче булып танылды. 2009 елда “Барда — менә ул! Бар!“ проекты белән җиңү яулаган идек. Димәк, безне тагын вакыйгаларга бай ел көтә, район үзәгендә яңа объектлар барлыкка килә дигән сүз бу.
“БардаДа.Перезагрузка“ программасын ачу тантанасы 27 апрельдә Барда мәдәният hәм ял йортында уздырылды. Бу көнне районга крайдан бик күп кунаклар килде, алар төрле эчтәлектәге чараларда катнашты.
Иң беренче булып сүзне Барда авыл поселениесе башлыгы Ә.С. Балтаева алды, тамашачыларны сәламләп көннең уңышлы үтүен теләде. “Барда җире — гүзәл Гәйнә иле“ фильмын караганнан соң Пермь крае татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте советы әгъзалары “Пермь крае территорияләре үсешенең этномәдәни аспекты“ семинар-киңәшмәсенә җыелды. Бу киңәшмәдә Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева, Пермь крае губернаторы Администрациясенең эчке сәясәт департаменты милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы А.А. Субботина, “Губерния“ Пермь халык иҗаты йорты генераль директоры Т.М. Санникова, тарих фәннәре докторы, Рәсәй Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты А.В. Черных h.б. катнашты.

Участники семинара
Участники семинара

Шулай ук чарада булган Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н. Назин:
— Семинар-киңәшмәдә Пермь крае башкортлары Корылтае рәисе Р.Т. Мөхәмәтьянов, Пермь крае татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов үзләре җитәкләгән җәмәгать оешмалары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Галим А.В. Черных чыгышы кызыксыну уятты. Бу көнне “Пермь крае халыклары киемнәре. Татарлар hәм башкортлар“ китабын тәкъдир итү булды. Аралашу эшлекле кыяфәттә узды. Төрле авырлыкларга карамастан, милли хәрәкәт сүнми, мәдәни үсеш дәвам итә, — диде.
“Типик татар“ дип исемләнгән квест — уенда катнашучылар татар телен өйрәнүдән башладылар. “Кыйлар“, “Кызык-мызык“, “Сәлам“, “Чәк-чәк“ командаларына бүленеп “БардаДа“ күргәзмә-экскурсия оештырылды. Кунаклар Җәмигъ мәчетендә булдылар, түбәтәй чигү серләренә төшенделәр. Шәхси эшмәкәр “Акбашева Ф.Ш.“ камыр ризыклары пешерү цехында милли ашыбыз — татлы чәк-чәк пешерергә өйрәнделәр. Чираттагы этап — Г.Тукай паркында очрашу. Бөек шагыйрь иҗат иткән әкият геройлары сыннарына сокланып кына калмадык, ә Шүрәленең үзен дә “очраттык“, фотога төштек.
В парке Тукая
В парке Тукая

Тагын бер яраткан милли ризыгыбыз — тәмле кыстыбыйдан авыз итәргә шәхси эшмәкәр “Шәрипова Г.Н.“ янына ашыктык. Соңгы этапта кунаклар татарча биергә өйрәнделәр. Без булган “Кыйлар“ төркемен Барда гимназиясе укытучысы Х.Ә. Курлищук җитәкләде, этаплар барышында туган сорауларга җавап бирде ул. Барда буенча сәяхәттә кунакларыбыз: Пермь шәhәреннән Наталья Полыгалова, Сергей Островский hәм Чернушка районы, Сулмаш авылыннан Земфира Әхмәтова катнаштылар.
— Безгә бик ошады, Барданың истәлекле урыннарында булдык, милли ризыклар пешердек hәм тәмләп карадык, әкият геройлары белән очраштык, сорауларга җавап бирдек, биедек тә — барысы да югары дәрәҗәдә уйланган. hәр җирдә безне якты йөз белән каршы алган эшмәкәрләргә, хезмәткәрләргә, белгечләргә зур рәхмәт! — диделәр алар.
Пермь крае губернаторы Администрациясе, край татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Барда муниципаль районы администрациясе ярдәмендә оештырылган гүзәллек hәм осталык край конкурсы “Татар кызы — 2018“ финалы да бу көнгә билгеләнгән иде. Пермь краеннан 8 кыз (аларның дүртесе Барда районыннан) үзләрен төрле бәйгеләрдә сынады. Катнашучылар 23-27 апрельдә интеллектуаль, кул эшләре, спорт, кулинар, иҗади hәм авыл хуҗалыгы юнәлешләрендә хәзерлек этаплары уздылар: татар теле hәм әдәбиятыннан Л.И. Мусинадан, декоратив-кулланма сәнгать остасы Ф.Ф. Әлимовадан, “Пандора“ кафесы аш-су остасы Р.Н. Кусаматовтан, вокал буенча укытучы
Г.Ф. Сафинадан, хореография буенча укытучылар Г.Ф. Нурихановадан hәм З.Ә. Нурыевадан дәресләр алдылар. Авыл хуҗалыгы этабы Бардабаш авылында “С.Т. Балтаева“ крестьян-фермер хуҗалыгында узды. Кыскасы, “Татар кызы“ конкурсында катнашучылар осталардан җырларга hәм биергә, сәхнәдә йөрергә, әдәби татар телендә аралашырга, тастымал hәм түбәтәй чигәргә, милли ризыклар пешерергә өйрәнделәр, “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы тренажер залында шөгыльләнделәр hәм бассейнда суда йөзделәр, хәтта сыер да савып карадылар!
Эльвина Туйгульдина
Эльвина Туйгульдина

Ә 27 апрель көнне кызларны сәхнәдән мәртәбәле жюри әгъзалары игътибар белән күзәтте, бәя бирде. “Татар кызы — 2018“ конкурсында җиңүче булып Бардадан Эльвина Туйгульдина танылды.
— Бу конкурста катнашуыма бик сөенәм. Якыннарыма, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм, — диде ул әңгәмә вакытында. Эльвинаны җиңүе белән котлыйбыз, җәй көне Казан шәhәрендә үтәчәк халыкара матурлык бәйгесендә уңышлар юлдаш булсын сиңа! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татар кызы“ халыкара конкурсы вәкиле Гөлия Фәнил кызы Мөхтәрова аның турында: “Талантлы кыз, күңелемнән ул җиңәр дип уйлаган идем“, — диде.
“Зирәк кыз“ номинациясендә Айзирәк Мостаева (Барда районы, Сараш авылы), “Уңган кыз“ номинациясендә Альбина Назибуллина (Чернушка районы, Сулмаш авылы), “Ягымлы кыз“ номинациясендә Юлия Гарипова (Октябрьск районы, Ишим авылы), “Хыял кыз“ номинациясендә Диана Насибуллина (Барда авылы), “Әкият“ номинациясендә Альбина Бәхтиярова (Октябрьск районы, Ишим авылы), “Нәфис кыз“ номинациясендә Гөлназ Гайсина (Барда районы, Озын Ялан авылы), “Җитез кыз“ номинациясендә Ленара Кучукбаева (Пермь шәhәре) җиңүче булып танылдылар. Гөлназ Гайсина исә тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды.
“БардаДа.Перезагрузка“ программасын ачу тантанасы да шушы ук көнгә билгеләнгән иде. Барда районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева, Пермь краенда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле П.В. Миков, Пермь крае губернаторы Администрациясенең эчке сәясәт департаменты милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы А.А. Субботина, “Губерния“ Пермь халык иҗаты йорты генераль директоры Т.М. Санникова истәлекле чара уңаеннан мөрәҗәгать иттеләр.
— “БардаДа“ программасын ачу тантанасында сезне кайнар сәламлим. Инде яңа проект старт алды. Ике проект арасындагы 10 ел эчендә район үзәге үзгәрде, төзекләнде. Быел да проект кысаларында яңа объектлар барлыкка киләчәк, — диде Т.В. Балтаева.
— Барда — Пермь крае мәдәният үзәге исемен йөртер өчен лаеклы территория. Район үсә, йортлар төзелә, милли үзенчәлекләр саклана. Быел Барда бик күп кунаклар кабул итәчәк. Уңышлар юлдаш булсын! — диде П.В. Миков.
— Проект уңышлы тормышка ашсын. Бардада булганны сакларга hәм аның данын арттырырга, халыкның милли үзенчәлеген саклап дуслыкта яшәргә язсын, — диде
А.А. Субботина.
— Проект зур иҗади hәм административ чыгымнар таләп итәчәк. Бөтенрәсәй авыл Сабан туен үткәреп, Барда рәсәй татар дөньясы үзәгендә булган иде инде. Соңгы биш елда кунакларны болай ачык йөз белән каршы алган авылны әле очратмадым. “Пермь крае — мәдәният территориясе“ программасы кысаларында билгеләнгән чараларның да шулай ук истәлекле булуын телим, — диде Т.М. Санникова.
Бу тантанада край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары Г.А. Ткаченко hәм В.А. Сухихның ярдәмчеләре С.О. Казаков hәм Ф.Ф. Корбангалиева да изге теләкләрен юлладылар.
Проект кысаларында октябрь аена кадәр 30 дан артык чара үткәреләчәге hәм Бардада барлыкка киләчәк яңа объектлар: “Бәхет түбәтәе“ дип исемләнгән җәйге мәйданчык, районыбыз билгесе булган барда бәрәңгесе hәм каз рәсеме h.б. турында да сүз булды.
Тантана барышында Бөтенрәсәй hәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты Гүзәл Сафина җырлавы, “Дуслык“ үрнәк халык биюе ансамбле, “Нурлы“ хореография коллективының искиткеч чыгышлары чарага ямь өстәде. Казанда яшәүче якташыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразованың Пермь краена багышланган җыры аеруча үзенчәлекле булды hәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Чара ахырында проект командасы әгъзасы Эльдар Машаров крайдан килгән журналистлар сорауларына җавап бирде.
— Ата-бабаларыбыз безгә бай мирас калдырган. Без — яшьләр аны сакларга, тагын да тулыландырып киләсе буынга тапшырырга тиеш, — дигән теләген әйтте ул.
Бу көннең асылына төшенү өчен чарада булучыларның фикере белән кызыксындым.
— Чара яхшы оештырылган, югары дәрәҗәдә узды. Барда — сыйфат билгесе ул. Мондый чараларны үткәрү өчен ресурслар кирәк, ә Бардада алар бар, — диде Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте региональ җәмәгать оешмасы советы әгъзасы М.Н. Миниәхмәтов.
— Бай эчтәлекле көн булды. Кайда гына булмадык, ниләр генә күрмәдек. Проектның авторлары — актив яшьләр hәм бу бик куанычлы, — дип фикерен белдерде “Пермь крае — мәдәният территориясе“ программасы дирекциясе координаторы О.Н.Сафрошенко.
Проект старт алды, планлаштырылган барлык чараларны уңышлы башкарып чыгарга насыйп булсын, хәерле сәгатьтә!
Роза Гыйзәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *